Россиядә кунакчыл халык яши. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге шундый нәтиҗә ясаган. Россия халкы кунакны кабул итәргә дә, үзе кунак булырга да ярата. Тикшеренүләрдән күренгәчә, соңгы биш елда күпләр даими рәвештә дусларына һәм туганнарына кунакка йөри. Ә менә хезмәттәшләре белән араны сакларга тырыша. Ә сез кунакка еш йөрисезме? Кунак чакырасызмы? Бүген шул хакта фикерләштек.
Татар халкының элек-электән ачык йөзле, кунакчыл булуы һәркемгә мәгълүм. Элек йортлардан кунак өзелмәгән. Кем генә килеп керсә дә, хуҗалар өстәл корып, табын әзерләп куйган. Хәзер исә кунакларны бары тик зур бәйрәмнәрдә генә көтәсе. Яңа ел һәм Сабан туена, мәсәлән. Арчаның Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов та шундый фикердә:
– Хәзер кунак чакыру дигән нәрсә юк. Ә элек көн саен дәшкәннәр. Нинди генә бәйрәм булмасын – каз өмәсеме, килен төшүме һ.б. – һәр өйдә кунак булган. Безнең ерак әбиләр дә кунакчыл иде. Һәр көн мәҗлес ясарлар иде. Булганы белән кунак итеп, чөкердәшеп чәй эчәләр, хәл-әхвәл белешәләр... Элек ике яклы кечкенә йортлар булса да, сыйганнар. Хәзер болын кадәр зур йортка бер кунак килми. Татар халкы кунакчыл, әмма бу сыйфатын югалта бара. Кеше үз эченә бикләнде, – ди ул.
Кунак чакыру мәшәкатен бар кеше дә өнәп бетерми. Күпләр күбрәк үзләре кадер-хөрмәттә сыйланып йөрүне хуп күрә. Кунакта рәхәт, әлбәттә, әмма чакырылмаган кунакка берәү дә шатланмас. Халык белми әйтми: чакырылмаган кунак татардан да яманрак.
– Хәзер кунак килә дип әзерләнәсең бит инде. Табын мул булсын, өй чиста булсын, дисең. Әмма көтелмәгән кунак килеп керсә дә, кире борган юк. Булган сый-нигъмәттән авыз иттерәбез. Иң мөһиме – якты чырай, тәмле чәй, – дигән фикердә Рамил Мөхетдинов. – Әйткәнемчә, хәзер «кунак» дигән сүз югалып бара. Кеше сорылыкка чумды. Әмма элеккеге гадәтләрне искә төшерү җәһәтеннән кунакка йөрүчеләр артты. Халык интернеттан да туя башлады. Хәзер мобиль интернет эшчәнлеге көн саен диярлек чикләнә. Бу – кунакка барырга, кеше белән күрешеп аралашырга бер сәбәп. Җанлы аралашуны берни алыштыра алмый. Без әби-бабайларның чөкердәшеп чәй эчкәннәрен, аралашканнарын беләбез, ә безнең балалар буыны кунакның нәрсә икәнен бөтенләй белмәячәк.
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова да бу сүзләр белән килешә. «Әниләр һәм бәбиләр» проекты геройлары гел күрешеп торабыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Безне күреп, балаларыбыз да кунакка йөрешер», – дип өметләнә җырчы.
– Кунакка йөрү – аралашу, күрешү, энергия алу һәм тәҗрибә белән бүлешү дә ул. Аралашкан кешеләребезнең балалары бар, без генә түгел, балаларыбыз да аралаша, бергә уйный. Үзебезне дә кунакчыл гаилә дип атар идем. Үз йортыбызда яшәгәч, кеше йә мунчага килә, йә ачык һавада утырырга. Гаиләбездә музыка осталары күп булгач, бездә күңелле – һәр көн концерт, – дип көлә ул.
Әле бер атна элек кенә тормыш иптәше Илназның туган ягында – Арчада бертуган абыйларында кунак булып килгән алар.
– Өч көннән артык кунак булырга ярамый, диләр. Бик дөрес сүзләр. Менә без гаиләдә 5 кеше. Барыбыз бергә җыелып, кая да булса кунача барабыз икән, безгә биш урын әзерләргә, табын корырга туры киләчәк. Без киткәч, җыештырасы да әле! – дип көлә Гүзәл ханым. – Шуңа күрә, күп дигәндә, бер көнгә кунакка йөрибез. Очрашулар озакка китсә, туйдыра бит. Кунак та туйдырырга тиеш түгел. Безнең арттан: «Тагын килсеннәр иде», – дип калырлык булсын.
Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон да «Кунак булсаң, тыйнак бул» шигаренә нигезләнеп яши. «Берничә көн кунак булырга, хуҗаларны уңайсызландырырга яратмыйм. Кунакка йөрибез, әмма кунача барган очраклар бик сирәк», – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез