Хәйрия чаралары оештыру тәҗрибәләре һәм мәрхәмәтле йөрәкләре бар. Илүсә Низаметдинова өчен беренче тәҗрибә түгел инде бу.
– Игелек кылу өчен кемнәрдер ниндидер чаралар оештырганын көтеп торасы түгел икән. Теләк кенә кирәк. Без моны үзебез дә эшли алабыз, дип уйладык та, кызлар белән Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына барырга булдык. Максатыбыз андагы үсмер балаларга фотозона ясау буенча осталык дәресе уздыру иде, – дип сөйли Илүсә. – «Нур», «Сандугач» хәйрия фонды уздырган бер чарада катнашкан идем инде. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга иҗади фестиваль уздырды алар. Бизәндерү, чәч ясау буенча осталыгым бар, төрле курслар да узган идем. Балаларга ярдәм итәсем, нәрсәдер эшлисем килде. Минем дә өлешем керсен әле, дидем. Сәхнәгә чыгачак кызларны бизәндереп, чәчләрен җыеп әзерләдем.
Шулай да балалар йортына бару – бөтенләй икенче җаваплылык инде ул. Үзең дә әни булганда бигрәк тә. Ничек тә күңелгә артык якын алмаска, үзеңне кулда тотарга кирәк. Чулпан Нәҗметдинова үзенең борчылуын яшерми.
– Бик борчылып бардык. Ярый әле балалар йорты җитәкчелеге сөенеп ризалашты. Яңа ел алдыннан балаларга фотога төшү өчен бер зона булдыру аларның да исәбендә булган. Өстәвенә без үсмерләрнең үзләрен үк эшләргә, төрле фотозоналар әзерләп, акча эшләү серләренә өйрәтергә булдык, – ди ул.
Әзерләнү вакыты да озакка сузылмый, кызларга теләктәшлек күрсәтүчеләр табыла.
– Ниятебезне аңлатып, статуска куйган идем, 13 000 сум акча җыелды. Фотозонаны Яңа елда гына түгел, башка чараларда, бәйрәмнәрдә кулланырлык итеп, күчереп йөртерлек, нык булсын дип планлаштырдык. Казанның декор ясаучылар төркеменә язып ярдәм сораган идек, алар да төрле атрибутлары белән бүлештеләр. Чыдам, озакка җитә торган чимал сатып алдык, – ди Илүсә.
Үсмерләр белән эшләү җиңел булмасын чамалый инде кызлар. Бераз дорфалыкка, бу безгә нәрсәгә кирәк, дигән кебек карашларга да әзер булып баралар. Авыр язмышка дучар булган үсмерне түгел, үзеңнекеләрне дә тыңлату, кызыксындыру җиңел түгел. Әмма туйларны, юбилейларны, төрле бәйрәмнәрне бизәү белән шөгыльләнүче Алсу Сабирова үсмерләрнең күңеленә ачкычны тиз таба.
– Үзебезнең нәрсәдән башлаганны сөйләдем, акчасыз вакытларыбыз, авырлыкларыбыз белән уртаклаштым. Кайчандыр тәбрикнамәләр ясаудан башланган, бүген шактый керем китерә торган эшебез балаларда кызыксыну уятты. «Ул вакытта ничә мең сум эшләдегез?», «Хәзер керемнәрегез нинди?» дигән сораулар бирделәр. Һәрберсенә игътибар бирергә, күтәренке күңел белән эшләргә, кәеф өстәргә тырыштык, – ди Алсу. – Килеп кочаклап та алдылар, балалар йортына эләгү кыйссалары белән бүлештеләр, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары хакында сораштылар, серләрен чиштеләр. Ябык күңелләре белән шулай ачылып та киттеләр. Истәлеккә үзләре дә кул эшләнмәләре бүләк иттеләр.
Балалар йортын бизәп торган фотозона – кызларның һәм анда тәрбияләнүче үсмерләрнең күмәк эше. Тиздән аның янына чыршы куелыр. Чыршы уенчыкларын да балалар белән бергә ясаганнар.
– Берләшеп эшләсәң, монда әллә ниләр оештырырга була әле. Менә теләге булганнар, күмәкләшеп, бәдрәф бүлмәсенә җиһаз, бераз плитка бирсәләр, бер-ике кеше килеп эшләп китсә, шәхси эшмәкәрләргә зур чыгым да булмас иде кебек. Әмма матди ярдәмнән дә бигрәк балаларга остаз кирәк. Үз артыннан ияртүче, киңәшләре белән терәк булучы кешеләрнең ярдәме зур булыр иде, – ди Алсу.
Кызлар үрнәгенә иярүчеләр генә булсын инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез