Газетага язылу

Күп балалы ана 12 яшьлек улын үтерергә тырышуда гаепләнә

Күп балалы ана 12 яшьлек улын үтерергә тырышуда гаепләнә

Санкт-Петербургта хатын-кыз 12 яшьлек улын үтерергә омтылган. Башта ул баланы көчләп уксус эчәргә мәҗбүр иткән, аннары йөзенә кислота сипкән һәм күлдә батырырга тырышкан. Бу хакта 10 октябрьдә шәһәр судларының берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, вакыйга 8 октябрьдә булган. Санкт-Петербургта яшәүче Валентина Григорьева улының авызына көчләп 70 процентлы уксус салган. Аннары малайның йөзенә кислота сипкән һәм аны Дудергоф күлендә батырырга тырышкан.

Шуннан соң хатын-кыз вакыйга урыныннан киткән. 12 яшьлек малай судан үзе чыга алган.

Хатын-кызга карата үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Красносельский район суды аны 8 декабрьгә кадәр сак астында тоту турында карар чыгарган. Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре