Илдә яшәүче һәр икенче кеше аена 75 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алып эшләү турында хыяллана. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре оештырган яңа сораштыру нәтиҗәләре шулай ди. Хәер, эш урыныннан һәм хезмәт хакыннан канәгать булу – икесе ике төрле нәрсә. Акча берәүнең дә кесәсен тишми бит. Россиялеләр, кесәне тишәрлек булсын өчен, керемнең нинди булырга тиешлеген дә әйткән: 96 882 сум!
Кесәдәге муллык
Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең өчтән икесе үзләрен һәм хәзер инде эшләмәүчеләрне тәэмин итеп хезмәт куя. Статистикага караганда, андыйларның 79 проценты үз эшләреннән канәгать. Тик хезмәт хакыннан – 56 проценты гына.
96 882 сум! Сораштыруда катнашучылар әнә шулкадәр акча алып эшләсәк, яхшы булыр иде, дигән. Шунысы бар: еш кына студентлар, хатын-кызлар һәм өлкәннәр «тыйнаграк» саннарны атаган, ә менә 34–45 яшьлек ир-атлар зур күләмдә хезмәт хакы турында хыяллана, ди.
Билгеле, күпләр «алма, пеш, авызга төш» дип көтеп ятмый, ә ...өстәмә эшкә урнаша! hh.ru мәгълүматларына караганда, «подработка» өчен хезмәт хакы аена 60 меңнән башлап 300 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Дөрес, икенче эшенә кемнең күпме вакытын һәм көчен сарыф итүенә дә бәйле инде бу.
2023 елда эш бирүчеләр өстәмә эш өчен (частичная занятость) 217,2 меңнән артык белгеч эзләгән. 2024 елда бу сан 305 меңнән артып киткән. 2025 ел башыннан исә эш бирүчеләр өлешчә мәшгульлеккә бәйле 336,8 меңнән артык вакансия урнаштырган. Кем әйтмешли, шуннан үзегез чамалагыз.
Өйрәнгәнең үзең өчен дигәнне искә төшерү зыянга түгел. Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, һөнәрле булу – замана таләбе дә.
– Беренчедән, тормыш шактый кыйммәтләнде. Кибеткә ипи-сөткә дип керсәң дә, кимендә 1 мең сум акча калдырып чыгарга туры килә. Ә хезмәт хаклары бәяләрне куып тотарлык түгел. Икенчедән, пандемия чорында без, көтмәгәндә эшсез калсаң, өстәмә керем чыганагы кирәк буласына төшендек. Эш белү файдага гына ул. Шуңа күрә хезмәт хакына, пенсиягә яки стипендиягә генә ябышып ятарга теләмәүчеләр артканнан-артачак, – дигән фикердә ул.
«Тотрыклылык югалыр дип куркалар»
Эш урыныннан канәгать булып та, акчасын арттыру теләге белән көн күргәннәргә нишләргә? Хезмәткәр ни өчен акча аз түләнгән җирдән китәргә ашыкмый? Бәйсез финанс белгече Гөлия Хөсәеновадан шул хакта сораштык.
– Россиялеләрнең күбесе үз эшләреннән канәгать, дөресрәге, хезмәтнең матди булмаган өлешләреннән. Мәсәлән, коллектив, эш шартлары, кызыклы хезмәт. Әмма күпләр күбрәк акча эшләргә омтыла. Мондыйларга нинди киңәш биреп була соң? Иң элек шул: һөнәри күнекмәләрегезне һәм компетенцияләрегезне үстерегез. Болай иткәндә, сезнең хезмәт базарындагы бәһагез дә артачак. Ихтыяҗ зур булган өлкәләрдә өстәмә белем алу мөмкинлеген карагыз. Шулай ук керемнең өстәмә чыганакларын эзләргә яки инде хезмәт урынында карьера үсеше мөмкинлекләрен барларга була. Ничек кенә гади яңгырамасын, матди хәлебезне даими рәвештә планлаштырып тору кирәк. Керемнең бер өлешен мая итеп тупларга, инвестицияләргә җәлеп итәргә, – дип сөйләде Гөлия Хөсәенова.
(акцент) Сүз уңаеннан, хезмәт базарындагы хәлләрдән безгә караганда яхшырак хәбәрдар булган белгечләр, өстәмә керем чыганагы өчен отышлы булган юнәлешләрне дә яшерми. Әйтик, иң күп акча эшләргә мөмкинлек биргән юнәлеш – видеомонтаж һәм IT тармак (мәсәлән, мәгълүмат саклау буенча белгеч). Моңа өстәп веб-дизайнерлар, контент-менеджерларга яхшы түлиләр. Репетитор, фитнес-тренер, клининг хезмәтендә эшләүчеләргә, няня, хуҗалык буенча ярдәмчеләргә дә ихтыяҗ арта һәм аларга түләргә дә әзерләр.
Ә менә эш урыныннан канәгать булмаган очракта ишекләрне ябып чыгып китәргә нәрсә комачаулый соң? Гөлия Хөсәенова сүзләренчә, моның берничә сәбәбе бар.
– Кешеләр тотрыклылык югалыр дип курка. Моңа өстәп эш урынындагы социаль гарантияләр дә китәргә комачауларга мөмкин. Психологик сәбәпләр дә юк түгел: билгесезлектән курку, үз-үзеңә ышанмау, мөмкинлекләр юк дип уйлау. Моңа өстәп гаиләне алып бару, тәэмин итәргә тиешле кешеләрем бар бит, дигән баштагы уй да кешене эш урынында тотып торырга мөмкин, – дип аңлатты белгеч.
Беренче хезмәт хакыгызны нәрсәгә тоттыгыз?
Идел КЫЯМОВ, Татарстанның атказанган артисты:
– Беренче эшләп алган акчам 14 яшьтә булды. Безне гаиләдә дә эш белән тәрбияләп үстерделәр. Бабай да хезмәт сөючән кеше иде. Урыны оҗмахта булсын!
Минем беренче эш урыным – бар-ресторан иде. Әле бу вакытта Казанда популярлаша гына башлаган иде андый урыннар. Мин гардеробта эшли башладым. Шунда ук официант та булырга теләк бар иде, әмма кыенрак хезмәт дип таптым. Озак та үтмәде, бу урында бар арт-бүлек белән талашып бетте. Өйдәгеләр эшләп йөрүемне белгәч: «Тол хатын йортында яшәмисең бит», – дип сүккән иде. Әти ачуланды инде. Ләкин беренче хезмәт хакын ала алдым: ызгышкан бар җитәкчелеге ике елдан соң 6 мең сумнан артык акча түләде. Бу акчага бик сөенгән идем.
Лиана МӘРДАНОВА, «Болгар радиосы» ди-джее:
– Беренче үз акчам «Ялкын» журналына яза башлагач барлыкка килде. Казан белән Актаныш арасы ерак булу сәбәпле, мин берничә айлык гонорарны җыеп ала һәм... шул акчаның күп өлешен Казанда ук кибетләрдә калдырып кайта идем. Калганын җыйдым: фотоаппарат аласым килде! Ә инде хезмәт кенәгәсе ачып эшкә урнашуым университетның икенче курсында укыганда булды. Чәчәк кибетенә төнге сменага эшкә урнаштым. Кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр эшлисе иде. Чәчәкләрне кисеп, бозыла башлаганнарын алып, суларын алмаштырасы, тузан сөртәсе, кибетне юып чыгасы, кеше керсә, чәчәк бәйләме җыеп бирәсе... Озакка бармады инде ул. Иртән сменадан чыгып укырга бару авырлашты. Ике ай эшләп, 8 мең сум акча алдым кебек истә калган. Шул акчага әнигә алтын алка, кулон сатып алдым.
Алсу МОТЫЙГУЛЛИНА, эшмәкәр (Кайбыч):
– 2012 елның маенда беренче хезмәт хакын алдым. Әлеге датаны яхшы хәтерлим. Чөнки бу елны укып бетердем, май аенда диплом эшләрен башкарып йөргәндә, буш вакытым күп дип, эшкә урнашырга булдым. Тәрҗемәчеләр студиясенә тәрҗемәче булып кердем. 17 мең сум хезмәт хакы бирделәр. Бу акчаны нәрсәгә тотканымны хәтерлим. Тун яисә дубленка сатып аласым килә иде минем. Кибеткә барып, «рассрочка»га дубленка сатып алдым. Эшли-эшли, түләп бетердем.
Балаларыма да хәзер финанс грамоталыгын сеңдерәм. Хәзерге заманда моннан башка булмый да. Аларны эшкә өйрәтәм, кул арасына керәләр. Кызыбыз үзебезнең пекарняда ярдәм итә, печенье тутырып тора. Моның өчен көненә 200 сум акча бирәбез. Ул аны җыеп бара. Былтыр да эшләде, акчасын җыйды. Без былтыр җыелган акчасына үзебезнекен дә өстәп, велосипед сатып алдык.
Светлана БӘДРЕТДИНОВА, декрет ялындагы әни (Көек бистәсе):
– Авылда яшәгәндә, балачакта җәен җиләк җыеп, шуны сатып акча эшли идем. Әллә ни зур суммалар булмагандыр инде ул. Беренче хезмәт хакым студент елларына бәйле. Тәүге сессиямнән соң, телефоннар сата торган салонга урнаштым, моңа өстәп сим-карталар тәкъдим иттем. Ипи-сөтлек булса да, хезмәт хакы булгандыр инде ул, студент кешегә азы да җитә, бик күп булса да бетә бит. Эшләп тапканның кадерен белдек, кыскасы. Акчаның бер өлешен хушбуй сатып алырга тотканым истә.
Хәзер инде мин кияүдә, ике кызым бар. Ике эштә эшлим, дисәм дә була (көлә). Иремнең кечкенә генә үз шәхси оешмасы бар, шунда исәп-хисап эшләрен алып барам, ягъни бухгалтерия мәшәкате минем өстә. Вакыт булганда бәләкәчләр өчен киемнәр тегеп сатам. Дөрес, анысы күбрәк күңел өчен һәм аңа вакыт хәзер бик аз кала.
САН
Росстат мәгълүматлары буенча, былтыр хезмәт хаклары 18,3 процентка арткан. Хәзер ул 87 952 ди. Ә быел, 16,8 процентка артканнан соң, 102 700 сумга җитәчәк, дип фаразлыйлар. 2026 елда исә, хезмәт хакы 11,4 процентка артып, 114 420 сумга җитәчәк икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез