Күп фатирлы йортларның иң яхшы идарәчесен билгеләү буенча бәйге башланды

Бәйгене оештыручылар төбәкләрдә үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә әйбәт тотылучы йортларны табып, аларны идарә итүнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтүне максат итеп куйган. Бәйгене “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы Россия Төзелеш министрлыгы, Территорияләрне үстерү фонды белән берлектә үткәрә.

Конкурста катнашу өчен йортның ничек тотылуын тасвирларга һәм 15 августка кадәр https://moydom.er.ru сайтында заявка тапшырырга кирәк.

Чара түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Күп фатирлы йорт советының иң яхшы эш тәҗрибәсе”, “ТСЖ/ЖСКның иң яхшы эш тәҗрибәсе”, “Иң дустанә йорт”, “Капиталь төзекләндерү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе”, “Иң яхшы подъезд” һәм “Иң яхшы ишегалды”.
Җиңүчеләр 5 сентябрьгә кадәр билгеләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

“Лучший дом. Лучший двор”

Көн хәбәре