Курьерлар хезмәтенә ихтыяҗ арта. Ялкаулыкмы, әллә вакыт җитмәүме?

Татарстанда яшәүчеләр узган ел интернет аша ашамлык һәм ризык китертүгә 33,8 млрд сум акчасын тоткан. Бу – 2023 елгы күрсәткечтән 95 процентка күбрәк. Интернет аша әйбер алу өчен түләнгән һәр биш сумның берсе ашамлык һәм ризык китертүгә сарыф ителә. Сәбәбе нидә: ялкаулыкмы, әллә вакыт җитмиме?

Белгечләр фикеренчә, мондый күренешнең берничә сәбәбе бар: беренчесе, тормышның «кайнап» торуы аркасында халыкның вакыты җитмәү, тормышларын җиңеләйтергә теләүләре булса, икенчесе, уңайлы китереп бирү сервисларының көннән-көн үсүе, камилләшә баруы. Аналитиклар мондый тенденция әле озакка сузылырга мөмкин, әйтик, 2030 елга Россиянең әзер ризык китереп бирү базары 2,7 тапкыр үсәчәк, ди. Ә Казан бу юнәлештә иң тиз үсә торган шәһәрләр исемлегенә керә.

Лилия һәм Илсур Сәлимҗановлар Казанда үз кибетләрен тота. Аңа кадәр бер елга якын онлайн сату иткәннәр. Яшелчә, кипкән җиләк-җимеш, җимешләр, чикләвек сату, китереп бирү белән шөгыльләнгәннәр.

– Онлайн рәвештә сату иткәндә, билгеле инде, товарны бөтен кешенең өенә илтә идек. Кибетебез ачылгач та, даими рәвештә өйгә китертүчеләребез, сатып алучыларыбыз бар. Беренчедән, аларга һәрвакыт сыйфатлы яшелчә, җиләк-җимеш килеп тора. Икенчедән,  кибетнекенә караганда базардагы ризык һәрчак тәмлерәк була. Өченчедән, алар вакытларын сарыф итми, – ди Лилия.

Ул үзе дә курьер хезмәтеннән еш файдалана.

– Миңа калса, вакытның кадерен белгән кеше өчен курьер – иң отышлы, уңайлы хезмәтләрнең берсе. Олы улым 2017 елның көзендә туды. 2018 елның кышы карлы булды. Безнең бистәдә Яңа елдан соң кардан чистарту – бик сирәк күренеш. Бала арбасы белән кибеткә барып кайту өчен генә дә 2 сәгатькә якын вакыт китә иде, – ди ул. – Курьерлар аша ризык китертү хезмәте пандемия вакытында бик популярлашты, дип уйлыйм. Чикләүләр беткәч тә, актуальлеген югалтмады, чөнки бу чыннан да бик җайлы. Юлга артык вакыт сарыф итмисең. Шул ук ризыкларны да безгә 15–17 минут эчендә китереп бирәләр. Ә мин баланы кышын кимендә 20 минут киендерәм. Бала белән кибет эчендә йөрү үзе генә ни тора! Шуңа күрә мондый хезмәтләр булуына сөенеп туя алмыйм.

Мондый китереп бирү хезмәтенең чәчәк атуы яхшы күренеш тә шикелле. Сатып алучыга уңайлы, өстәвенә бушлай да. Китереп бирүчесенә – эш урыны. Рәсми саннар да икенчеләренең яхшы гына хезмәт хакы алуын исәпләп чыгарган. Әнә SuperJob сервисы уздырган тикшерү нәтиҗәләре Казанның әлеге профессия өчен иң югары хезмәт хакы тәкъдим итә торган шәһәрләр бишлегенә керүен күрсәткән. Безне Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург кына уздырган. Шулай итеп, быелның мартында башкаладагы курьерларның уртача хезмәт хакы 85 мең сумга җиткән. Исегезгә төшерәбез: Росстат мәгълүматлары буенча, узган ел илдәге уртача хезмәт хакы 87 952 сумны тәшкил иткән иде. Экспертлар фикеренчә, курьерларның хезмәт хакы зур булгач, зуррак көч таләп иткән башка һөнәр ияләре дә шул эшкә күчә.

Әлеге уңайдан SuperJob порталына нигез салучы Алексей Захаров исә менә нәрсә ди:

– Дәүләт болардан елына якынча 3–4 триллион сум салымын югалта. Аның каравы бездә пицца – 15, такси 3 минутта килеп җитәргә, суыткычка төнге сәгать 3 тә заказ биреп, аны 4 тә китереп һәм урнаштырып бирергә мөмкиннәр, – дигән ул.

Руслан Әгълетдинов бер кибетләр челтәрендә курьер булып эшли. Уртача алганда, көненә 20–30 кешенең өенә азык-төлек китереп, 3000–4000 сум акча ала икән.

– Әйтик, узган эш көнем 11 дә башланган иде. Кичкә кадәр 20 кешегә азык-төлек алып килдем. Зур чеклар да, вак-төяге дә бар. Нинди генә сумма булса да, китереп биргән өчен сатып алучыга акча түләргә кирәкми. Ә курьерга бер заказ өчен 160 сум акча исәпләнә. Мин курьерлыкка төп эштән соң яки ялларда гына чыгам. Шуңа күрә бер айга ничә сум эшләүләрен төгәл әйтә алмыйм, – ди ул.

Аның фикеренчә, әлеге профессия алга таба да үсәчәк, эшләргә теләүчеләр дә күп булачак.

– Яшьләр заводка барып эшләгәнче, менә шундый профессияне кулайрак күрә. Хәзер БДИдан куркып, урта һөнәри белем алучылар күп. Югары белем алган егетләр зур сумка күтәреп йөрмәсәләр дә, студентлар, өстәмә эш эзләүчеләр өчен менә дигән вариант. Сатып алучының да эшен җиңеләйтә. Кибеткә чыгарга вакытың булмаганда, бик уңайлы бит инде. Хәзер мин хатынымны да шуңа өйрәттем. Телефон кушымтасына кереп, берничә төймәгә генә басасың да, кирәкле продукция инде синең өеңдә. Белмим, кибетләр моннан нәрсә отадыр? Анысын гына аңлап бетермим. Бәлки халыкны ияләштереп, киләчәктә бу хезмәт өчен акча ала башларлар, – ди курьер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре