Куркыныч яңа вируслардан ничек сакланырга икәнен аңлатканнар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре Россиядә Гонконг һәм дуңгыз гриппы штаммнарының таралуы турында кисәтә.

Әмма, алар фикеренчә, бөтенләй яңа вирусның (белгечләр телендә шартлы рәвештә “Икс авыруы” дип йөртелә) пәйда булуы бик зур куркыныч тудырырга мөмкин. Аның янында COVID-19 пандемиясенең “чүп” кенә булып калуы бар. Табиб-иммунолог Владислав Жемчугов “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Саклануның төп чаралары – элеккечә үк, прививка ясату һәм битлек киеп йөрү. Шулай ук ОРВИ билгеләре белән эшкә чыкмау чиктән тыш мөһим, дигән белгеч.

Владислав Жемчугов сүзләренә караганда, экспертлар ковид тәҗрибәсе нигезендә киләчәктә пәйда булу ихтималы булган вирусларны күздә тотып эшли.

Белгеч әйтүенчә, чирне кисәтүнең иң яхшы ысулы – табибка вакытында күренү. Ул организмның йомшак урыннарын ачыклап, тәгаен сезнең өчен бик кулай булган киңәшләрен бирергә мөмкин. “Сәламәтлекне чыныктыру өчен иң әйбәт чараларның берсе – контраст душ”, – дигән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре