Балтырган белән ничә ел көрәшсәләр дә, ул бирешергә уйламый. Киресенчә, соңгы биш-алты елда гына да республикада ул биләгән җирләр берничә тапкыр арткан. Көрәшүнең файдасы бармы? Без әлеге зәһәр үләннән иза чигүче кешеләрнең һәм белгечләрнең фикерләрен тыңладык.
Көн үсәсен төн үсә
Яшел Үзән районына эш сәфәре белән баргач, Күлбаш авылы уртасында котырып үскән балтырганнарны күреп гаҗәпкә калдык. Карауҗа авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Гөлчәчәк Исмәгыйлеваны иң төп борчыган проблемаларының берсе дә шул.
– Мин аңа каршы көрәшә-көрәшә хәлдән тайдым инде. Ни генә эшләп карамадык, ләкин аларны бетерү мөмкин хәл түгел. Алар бөтен җирдә: сулыклар, урманнар, зират буенда, көтүлекләрдә, авыл уртасында. Инде таралмасыннар дип, үз исемемдә булган бер участокны чистартып, эшкәртеп, авылга килеп төпләнгән кешеләргә яшел тәмләткечләр үстерер өчен бирдем. Аның өчен акча да сорамыйм, җир генә балтырганга батып ятмасын, – ди ул.
Шунысы иң яманы да шул: балтырган бик тиз арада тарала, ул биләгән мәйданнар елдан-ел арта. Саннарга күз салыйк. Татарстанда 2012 елда ул 109 гектар җирдә үссә, 2022 елда 1380 гектарга кадәр җиткән. Россельхозцентр идарәсенең соңгы мәгълүматлары буенча, әлеге үтә дә әрсез үлән Татарстан буенча 1530 гектар мәйданга таралган. Моннан 5 ел элек 15 районда гына үссә, инде хәзер 25 районны баскан. Биектау (745 гектар), Балтач (152 гектар), Питрәч (111), Арча (105), Лаеш (94), Әгерҗе (42) районнарында һәм Казанда аеруча күп үсә. Шулай ук Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында шактый очрый. «Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалы белгечләре, ел да районнарга чыгып, балтырган үскән мәйданнарны барлый. Кызганыч, мәйданнар күзгә күренеп арта», – ди үзәкнең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Галимнәр әйтүенчә, Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта аның кайберләрен ашарга да ярый, файдалы үсемлек булып санала. Ә менә «Борщевик Сосновского» дигәне агулы. Гүзәл Хөсәенова сөйләвенчә, ул июльдән алып августка кадәр чәчәк ата, орлыклары июльдән сентябрьгә кадәр өлгерә. Бер үсемлек 20 меңнән алып 100 меңгә кадәр орлык бирә.
– Балтырган җир ресурсларының көчен ала, әйләнә-тирәгә, кешеләргә бик зур зыян сала. Үсеш чорында әлеге зәһәр үсемлектә актив агулы матдәләр хасил була. Согы кеше яки терлек тиресенә эләксә, тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта пешү бик каты булырга, 3–6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә балтырганның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тиюгә, тизрәк юып төшерә, кояш нурлары тәэсирендә тагын да азып китмәсен өчен, кояштан сакланырга тырыша. Балтырганның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин.
Ничек көрәшергә?
Гүзәл Хөсәенова да, әлеге чүп үләннең кеше, техника керер өчен авыр булган сулыклар янында, ташландык җирләрдә, юл кырыйларында үсүе белән хәлне катлауландыруына басым ясады.
– Авыл территорияләрендә аларны 20 сантиметрга кадәр җиткәнче чабып алырга кирәк. Бу эшне даими рәвештә эшләү хәерле. Балтырганның тамырлары 3–7 см тирәнлектә урнашкан, шуңа күрә эшкәртү тирәнлеге 10 сантиметрдан кимрәк булырга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләрендә балтырган булган мәйданнарны сөреп чыгарга, юл кырыйларындагысын чабарга яки сезонга 2–3 тапкыр гербицидлар белән эшкәртергә киңәш итәбез. Сусаклагыч зоналар һәм сулыклар янында үсә торган үсемлеккә агу сибәргә ярамый, шуңа күрә бу очракта аларны чабып яки казып алып кына котылырга мөмкин, – ди белгеч.
Аның сүзләренчә, балтырган сабакларын чәчәк атып тәмамлану этабында һәм орлык хасил булганда чабу катгый рәвештә тыела. Беренчедән, аның бернинди дә нәтиҗәсе булмаячак, икенчедән, согыннан бик зур зыян килергә мөмкин. Чабып алынган үләнне сак кына җыеп яндырган очракта аның таралу тизлеген киметергә була. Әгәр инде чапкансыз икән, үләнне чапкан урында кибәргә калдырмагыз, чөнки мондый үсемлекнең дә орлыклары җитлегә алачак. Хәтта өлгереп җитмәгән орлыклар да агулы үлән таралырга сәбәп була ала. Орлыклары тулысынча өлгереп җиткән балтырганга да тимәвең хәерле, чөнки селкеткәч, алар таралачак.
Эшләп күрсәтәсе
Билгеле булганча, 2021 елдан әлеге әшәке үсемлек белән көрәшер өчен дәүләттән акча бүлеп бирә башладылар. Әйтик, 2021 елда бу максатларга 20 млн сум бирелсә, 2022–2024 елларда – 25 млн сум. Тик, Гөлчәчәк Исмәгыйлева әйтүенчә, бу акча, беренчедән, бик аз. Икенчедән, вакытында күчми.
– Балтырганны яз көне үк, апрель – май башларында чабарга кирәк. Ә акча әле дә булса күчмәгән. Монда нинди көрәшү турында сүз булырга мөмкин? Миннән таләп итәләр, ләкин мин генә башкарып чыга торган эшләр түгел бу. Безгә әле аларны агуларга да ярамый, чөнки без су саклау зонасында урнашкан һәм Себер түләмәсе базы да бар. Анысы хәлләрне тагын да катлауландыра, – ди җирлек башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы.
Субсидия буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да аңлатма алдык. «Аның күләме кимемәде, тик акча эш нәтиҗәсе буенча гына күчерелә. Ягъни башта эшләп күрсәтергә кирәк, аннан соң субсидия бирелә. Бу турыда районнарга хатлар җибәрелде, җирлекләр барысы да хәбәрдар булырга тиеш», – диделәр безгә министрлыкта.
«Борщевик Сосновского» үсемлеге биләгән мәйданнар:
2012 елда – 109 гектар
2018 елда – 536 гектар
2022 елда – 1380 гектар
2023 елда – 1650 гектар
2024 елның 15 июненә – 1530 гектар
Белеп тор!
- Балтырган согы тәнгә тигән очракта, ул урынны тиз арада кер сабыны белән салкын суда юып төшерергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пешкән урынны бәйләргә ярамый. Шулай ук кояшта йөрергә дә рөхсәт ителми.
- Табиблар тәннең пешкән өлешен натрий уснинатының ак чыршы маендагы эремәсе эшкәртергә киңәш итә.
- Балтырган согы күзгә эләккән очракта да тиз арада салкын су белән юарга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичкырын чабарга кирәк. Бу вакытта тән тиресен каплый торган кием, битлек һәм күзлек кияргә киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез