Тарихи бинада – тарихи вакыйга. Тинчурин театрының хәзер инде элеккеге бинасы 3 октябрьдә үзенә каләм ияләрен җыйды. Биредә чираттан тыш корылтай узды. Татарстан Язучылар берлеген Россиянеке белән куштылар. Зур җыелышка кадәр төрле фикерләр ишетелсә дә, берләшүне бертавыштан диярлек кабул иттеләр.
Мәскәү белән
Татарстан оешмасы мөстәкыйльлекне үзгәртеп кору елларында алды. Моңарчы ул төбәкләрендә бердәнбер мөстәкыйль берлек булып калды. Бердәм оешма төзү Россия Язучылар берлегенең быел февральдә Мәскәүдә узган XVII гадәттән тыш корылтаеннан соң хәл ителде. Ул вакытта берлеккә җитәкче итеп Россия Президенты ярдәмчесе, язучы Владимир Мединский сайланды.
Казанда узган чираттан тыш корылтайда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да катнашты. Мәскәүдән исә Россия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов килгән иде.
Берләшү мәсьәләсе уңай хәл ителсә, без Россия берлегенә төбәк берлеге хокукында керәчәкбез. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла утырышны шундый сүзләр белән ачып җибәрде һәм кушылу мәсьәләсенең ачык тавыш бирү юлы белән хәл ителәсен әйтте.
– Димәк, киләчәктә төп сорауларны Мәскәү белән хәл итәчәкбез. Ә төбәккә кагылганнары безнең карамакта калыр, дип уйлыйбыз, бу Совет чорында да шулай иде. Инде апрель аеннан бирле берләшүгә бәйле сорауларны без юридик яктан да, иҗади яктан да, кыскасы һәрьяклап өйрәндек, – дип, үз теләк-тәкъдимнәрен белдерде Ркаил Зәйдулла.
Вакыты шундый
Николай Иванов исә язучы халкының йөрәгенә сары май булып ятарлык сүзләрне кызганмады.
– Сезнең хезмәтегезне дә, тарихыгызны да хөрмәт итәбез. Россия Язучылар берлегенең төбәкләрдә 98 бүлеге бар һәм аларның күпчелеге үз эшчәнлеген мөстәкыйль алып бара. Без сезнең дә алга таба шулай үзенчәлекле, мөстәкыйль булып эшләвегезне телибез, – диде ул. – Берләшү Ватаныбызның рухи куркынычсызлыгын булдыру өчен кирәк. Хәзерге вакытта илебезне финанс, дипломатия, оборона ягыннан гына түгел, рухи яктан да ныгыту бара. Дөресен генә әйткәндә, без бит барыбер һәрвакыт бергә булдык.
«Безгә бердәм, нык, көчле булырга кирәк». Монысы – Марат Әхмәтов сүзләре.
– Сезнең хезмәтегезне республика җитәкчелеге таный һәм сезнең белән тыгыз элемтәдә эшли. Безгә бердәм, нык, көчле булырга кирәк. Үз әсәрләрегез белән халык күңеленә үтеп керә белә торган шагыйрьләребез, язучыларыбыз, сезнең сүзегез безгә яңа буын тәрбияләү өчен кирәк, – диде ул. – Мин Россия Язучылар берлегенә Владимир Мединскийның килүен дә өметле киләчәк белән бәйлим. Чөнки ул – Россия Президентының ярдәмчесе дә. Совет чорында, 1970–1980 елларда дәүләт үзенең язучылары, әдипләре турында ничек кайгырткан, шул мөмкинлекләрне кире кайтару өмете белән дә яшим.
Өмет
Мәсьәләне рәсми рәвештә хәл итү өчен тавыш биргәнче чыгыш ясаучылар шактый булды. Халык шагыйре Ренат Харис бердәм булып эшләүнең татар әсәрләрен тәрҗемә итү, дөньяга танытуда уңай юл икәнен ассызыклады. «Берләшү татар газеталарын саклап калырга да мөмкинлек бирсен иде», – дигән тәкъдимен җиткерде, шулай ук берләшүне хуплап, язучы, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев. Моңа җавап итеп Николай Иванов: «Россия Язучылар берлегенең яңа Уставында туган телне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклау беренче позициядә тора. Газеталар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәгеләр өчен дә бик кирәк. Егетләр үз төбәкләреннән килгән басмаларны, район газеталарын көтеп тора. Алар аша туган җирдәге яңалыкларны укыйлар», – диде Николай Иванов.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек Россия берлегенә керүне хуплады. Өч кеше каршы тавыш бирде.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Татарстанда язучыларның Татьяна Сушенцова һәм Николай Алешков җитәкчелегендәге тагын ике оешмасы эшләп килде. Алар корылтайда Татарстан Язучылар берлегенә кушылды.
Көн тәртибендә Татарстан Язучылар берлегенең яңа Уставын кабул итү дә каралган иде. Аның тирәсендә ризасызлык белдерүчеләр булды. Язучы Равил Сабыр берлек рәисен сайлауны элеккечә калдыру яклы. Яңасында каләм ияләренең аны Мәскәү раслаган кандидатуралар арасыннан сайларга тиешлеге язылган. Шулай ук төбәк берлеген Россия берлеге карары нигезендә үзгәртеп оештыруга да каршы чыкты. Николай Иванов кандидатураларны Татарстан үзе сайлап тәкъдим итәчәк, Мәскәү раслый гына дип белдерде. Яңа Уставка төзәтмәләр кертергә дип килештеләр. Чираттан тыш Корылтай берлеккә кабул ителгән яңа әгъзаларга таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.
Мөнәсәбәт
Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык язучысы:
– Мин СССР Язучылар берлегендә, ул таркалганчы, әгъза булып торырга өлгердем. Ул вакытта язучыларга игътибар бик зур иде. Үз әдәби фонды, үз иҗат йорты, бушлай дәвалану йортлары бар иде. Гонорар мәсьәләсе дә башка иде. Профессиональ язучылар бер китап чыгарып, берничә ел шуның акчасына яши ала иде. Әле шаяртып: «Бу гонорарга бер машина алырга була», – дип әйтәләр иде. Берлек таркалгач, без мөстәкыйль булдык. Бу, бер яктан, әйбәттер дә. Чөнки мөстәкыйльлек ул язучыларга рухи яктан көч бирә. «Без» дигән бер шигарь туа. Башта без яңадан берләшүгә күбебез каршы кебек идек. Аңлап та бетермәдек. «Нәрсәгә кирәк?» – дидек. Чөнки без мөстәкыйль яшәргә өйрәнгән идек. Әмма су уңга таба ага икән, аны сулга таба үзгәртеп булмый. Мин инде әллә нәрсә өмет итмим. Ләкин яшьләргә киләчәктә бәлки мөмкинлекләр туар.
Равил Сабыр, язучы, драматург:
– Фикерләр бик катлаулы, каршылыклы. Бер яктан, үз өеңдә – үз көең. Беркемнең дә мөстәкыйльлекне башкага тәлинкәгә салып бирәсе килми. Илдәге процессларга бәйле рәвештә бер Татарстан Язучылары берлегенең генә читтә кала алмавы да аңлашыла. Әгәр башка вариантлар юк һәм берләшергә кирәк икән, ул очракта безнең теләк-тәкъдимнәрне дә истә тотсыннар иде.
Факил Сафин, язучы, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе:
– Аерым булсак та, Россия оешмалары белән безнең элемтәләр бар иде. Ә хәзер Россия күләмендә бер оешма булса, элемтәләр тагын да ныграк булачак. Чөнки безнең Чаллы язучыларының әсәрләре «Литературная газета»да да, журналларда, балалар матбугатында да чыгып торды. Безнең бүлектә бик көчле русча яза торган язучыларыбыз бар. Әйтик, Николай Алешков, Нина Хәмидуллина, Ольга Кузьмичева-Дробышевская. Алар тәрҗемә буенча зур эш башкаралар. Мәскәүгә дә тәкъдим итәләр. Иҗади оешмаларның бергә булуы бик кирәк. Бүген язучы профессия булып саналмый. Иҗат берлекләре турында канун кабул ителмәгән. Ул таркаулык аркасында шулай. Андый канун бигрәк тә яшьләр өчен кирәк. Ә мөстәкыйльлеккә килгәндә, язучы, иң беренче чиратта, үзенең йөрәге белән мөстәкыйль. Ә оешмалар ул – оештыру мәсьәләләре. Без бит барыбер Татарстан Язучылар берлеге белән яшәячәкбез.
Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь, драматург:
– Киңрәк мәйданга чыгу мөмкинлеген күздә тотсаң, бу, әлбәттә, әйбәттер. Әле мин әдәбиятка килгән вакытта да совет заманында юлламалар, гонорарлар, китап чыгару мөмкинлекләре нинди булуы турында сөйлиләр иде. Ул чагында миңа да бу ымсындыргыч, кызык кебек тоела иде. Хәзер инде берләшү мәсьәләсе алдыбызга килеп баскач, ничектер каушау, югалып калу барлыкка килде. Үзеңчә, үз йортыңда яшәргә күнеккәннән соң, әйдә тулай торакка күчәбез, анда шартлар әйбәтрәк була, дип әйтү кызыктырып бетерми. Ләкин монда без аңлап бетерми торган яклар да бар. Шуларны да исәпкә алсаң, ихтимал, бу берләшү – дөрес юлдыр, дип уйлыйм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез