«Куып чыгармадык»: чит ил брендлары кайчан әйләнеп кайтачак?

Махсус хәрби операция башлангач безнең илдән киткән 350 ләп чит ил бренды кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Бу көннәрдә әлеге хәбәр Zara күлмәк-чалбарларын бер тапкыр киеп карамаучыларның да теленнән төшми. Россиягә беренче булып кемнәр һәм кайчан әйләнеп кайтачак? Шап итеп ишекне ябып чыгып китүчеләрне кабаттан илгә кертү кирәкме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Салам түшәү

Чит ил брендларының күпләп кире кайтырга җыенулары турында узган ялларда чын-чынлап сөйләшә башладылар. Россия Сәүдә үзәкләре берлеге хәбәр итүенчә, алар Zara, Bershka, Pull&Bear кебек танылган сәүдә маркалары белән кирегә юл турында фикер алыша башлаган. Океанның теге ягындагылар үзләре дә моңа каршы түгел. Россия белән АКШ арасында сөйләшүләр башлану җитә калган, күрәсең. Кирегә юл ачылган очракта, иң беренче булып нәкъ менә кием-салым брендлары кайта башлаячак, дип фаразлаганнар. Дөрес, сәүдә үзәкләрендә урын тапсалар. Хәер, соңгысы хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел. Бигрәк тә, сүз акча турында барганда.

Россия Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков әйтүенчә, быел илдә Visa һәм Mastercard кебек халыкара түләү системалары да кабаттан эшли башларга мөмкин. Коммуникацияләр менеджменты институты директоры, сәясәтче Вадим Сипров исә авыз суларын ук китерде. Аның сүзләренә караганда, быел McDonald’s һәм Coca-Cola да әйләнеп кайтачак. Болай булса, бүген кибет киштәләрен басып алган ничәмә-ничә төрле «Кола» җитештерүчеләргә ай-һай авырга туры киләчәк. Һәркемнең үзенекен эчертәсе килә бит. Автомобиль җитештерүчеләрнең кирегә юлы иң озыны булачак, дип тә әйтәләр.

– Kia, Hyundai, Volkswagen кебек киң таралган чит ил брендлары киткәч, бушап калган урынны Кытай машиналары тутырды. Бүген автомобиль базарының 60 проценты аларга туры килә. Шуңа күрә качканнарны беркем дә колач җәеп көтеп тормаячак. Өстәвенә аларга Россиядә җитештерүне өр-яңадан җайга салырга туры киләчәк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

Билгеле булганча, чит ил брендлары махсус хәрби операция башлангач бик күпләп Россиядән китә башлады. Кайбер саннарга караганда, 2022–2023 елларда 560 танылган сәүдә маркасы бездә эшен туктаткан. Сәүдә үзәкләре бушап та калды хәтта. Тик изге урын озак буш тормады: киткәннәр урынына яңа компанияләр, шул исәптән үзебезнекеләр килде.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республиканың җиңел сәнәгать тармагында 14 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Шуның 6 миллиард сумы диярлек кием-салымга туры килгән. 2023 ел белән чагыштырганда узган ел республикада кием-салым җитештерү 21 процентка арткан.

«Куып чыгармадык»

– Җитештерүчеләр күзлегеннән караганда, чит ил брендларының китүе үзебезнекеләргә юл ачты, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Сыйфат һәм бәя ягы да бар, әлбәттә. Тик монысы – икенче мәсьәлә. Барыннан да бигрәк, җиңел сәнәгать һәм автомобиль җитештерүчеләрнең кире кайтуын көтәләр. Бу форсаттан, 2018 елда машина сатып алган чак искә төште. Корея, Япония, Германия, Америка автомобильләре дисеңме, сайлау мөмкинлеге зур иде. Кулланучыга бу бик отышлы. Чөнки тәкъдим күбрәк булган саен, бәя дә төшә. Бүген халык илдә бәяләр үсүдән туйды бит инде.

Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, мәсьәләнең сәяси ягын да онытырга ярамый. «Без чит ил брендларын куып чыгармадык. СВО башлангач, үз теләкләре белән киттеләр. Кайсы санкцияләрдән курыкты, кайсы шул рәвешле безгә үз мөнәсәбәтен белдерде, – ди ул. – Чит ил брендларына Россия икътисадына кире әйләнеп кайтканчы, бүген ил алдында торган бурычларны да хәл итәргә туры киләчәк. Шул исәптән соңгы елларда илдә логистика авырлашты. Шуны җайга салырга кирәк».

Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, чит ил брендларына кире юлны ябарга тырышудан отмыйбыз, оттырабыз гына. «Халыкара сәүдә – икътисад үсешенең нигезе, – ди икътисад белгече. – Аларны «сатлыкҗан» дип атап, илгә кире кертмәскә кирәк, дигән фикер дөрес түгел. Илләр җитештерү эше яхшы җайга салынган товарны сата, ә булмаганын сатып ала. Бөтен дөнья шулай эшли. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Россиядә инфляция күрсәткече 9,52 процент тәшкил итте. Базардагы ихтыяҗ белән тәкъдим арасындагы аерма зур булганлыктан бу. Теге яки бу товарга булган дефицит бәяләр үсешенә китерә. Кибет киштәсен кабаттан читтән кайткан «элеккеге таныш»ларыбыз тутырса, базарда тәкъдим артачак. Димәк, бәяләр төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта, без үзебезнең җитештерүчеләргә алга таба да үсәргә мөмкинлек булдырырга тиеш. Бу уңайдан импортка квота кертергә яки илдә зур үсеш алмаган юнәлешләргә читтән ярдәм итәргә кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырый башлады инде. Монысын дәүләт дәрәҗәсендә уйлап бетерү зарур. Брендлар бүген-иртәгә генә әйләнеп кайтмаячак, моның өчен бер-ике ел кирәк булачак, шуңа күрә вакыт бар әле».

Үзгәреш көтәсезме?

Азат НӘҖМЕТДИНОВ, «Кыстыбый» рестораннар челтәре хуҗасы:

– Чыннан да, 2022 елда кием-салым, автомобиль базары кебек юнәлешләрдә зур үзгәрешләр булды. Җәмәгать туклануы тармагында исә брендларның китүе, кайберәүләрнең үз исемнәрен үзгәртүеннән кала, артык сизелмәде, дисәк тә була. Гомумән алсак, моның файдасы булды. Чөнки кечкенә җитештерүчеләргә базарга керү һәм биредә ныгып калу өчен мөмкинлекләр ачылды. Тик таякның ике башы булган кебек, әлеге мәсьәлә дә ике яклы. Базарда исемнәре танылган зур сәүдә маркаларының булуы – көндәшлек дигән сүз. Без чит ил брендларына карап, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә өйрәнәбез. Ә көндәшлек булмаса, үсеш тә булмаячак. Шуңа күрә базарда көчле катнашучылар булырга тиеш. Безнең илебез ачык. Шуңа күрә чит ил брендларының кире әйләнеп кайту мөмкинлеген дә кире какмыйм. Иң мөһиме: без көндәшлектән куркырга тиеш түгел. Дөньякүләм базар шартларында эшләргә өйрәнергә кирәк.

Сәфинә СӨЛӘЙМАНОВА, спорт һәм фирма киемнәре тегү белән шөгыльләнә торган «АЙDA PROSPORT» компаниясен оештыручы:

– Соңгы елларда булган вакыйгалар безгә уңай тәэсир итте дип уйлыйм. Чөнки без үз культурабызны тагын да ныграк аңладык. Шушы вакыт аралыгында көчле якларыбызны белдек. Көндәшләрме алар, юкмы, мин яңа брендлар пәйда булуына сөенәм генә. Татарстан Хөкүмәте республика җитештерүчеләренә бик нык ярдәм итә. Хәзер «Татарстанда эшләнгән»нең кадере артты. Алай гына да түгел, милли үзенчәлекләребез горурлыкка әверелде, бездәге ватанпәрвәрлек хисе ныгыды. Мин чит ил брендларының кире кайтуына каршы түгел. Без беркайчан да Nike яки Adidas белән көндәшлек итмәдек. Чөнки без төрле. Соңгы елларда моны сатып алучы да аңлады. Безгә исә сыйфат ягыннан чит ил брендларыннан калышмаска гына кирәк. Ә без алардан ким түгел. «Күрше авыл кызы» дип язылган футболка булганда, «Coca-Cola» футболкасын киеп йөрүнең бер мәгънәсе дә юк.

Ильвир РУФИН, Кукмарадагы «Забава» лимонад заводы директоры:

– «Cola»ны эчкәннәр, эчәләр һәм эчәчәкләр. Нишләтәсең, бренд бит инде ул. Чын «Cola»ның тәме хәзер кибетләрдә сатыла торганнарыннан нык аерыла. Тәгаен рецептын белмәгәч, охшатып кына ясап булмый. Чит ил брендларының кире әйләнеп кайтырга җыенуыннан курыкмыйбыз. Элек тә бер базарда эшләдек, алга таба да югалып калмабыз. Пыяла шешәдә көненә 3 мең литр лимонад, тархун, мохито, газлы һәм газсыз сулар җитештерәбез. Күрсәткечләр ел саен үсә. Һәр сатып алучының үз товары бар. Безнеке – үзебездә җитештерелгән. Шуңа күрә сыйфатына ышаныч зур.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре