Күзләр сәламәт булсын өчен 6 шифалы киңәшне истә тотарга кирәк.
Витаминлы салат. Берәр өлеш угычтан уылган кишер, вакланган күрәгә, әфлисунга 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга да шуны 10 минуттан ашарга кирәк. Әлеге витаминлы салатны бер ай дәвамында көн дә ашасагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс.
Чабыр (чабрец). Составында каротиноидлар күп булганлыктан, аның күзгә файдасы әйтеп бетергесез. Әлеге матдә күзләрдә кан әйләнешен яхшырта, күз ясмыгын яман үзгәрешләрдән саклый.
Яшел чәй. Андагы антиоксидантлар күп кенә хроник күз авыруларына китергән ирекле радикалларны юк итә.
Гөлҗимеш чәе. Аны ясау өчен 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган җиләк салып төнәтергә кирәк.
Бал. Күз өчен иң файдалы тәм-томнарның берсе бу. Көненә 100 грамм бал ашау күз күрүен яхшырта. Төнгә баллы су эчеп ятсаң да файдалы. 1 аш кашыгы балны 1 стакан җылы суга болгатып эчәргә кирәк.
Йөзьяшәр үләне согы. 1 чәй кашыгы күләмендә кулланыла. Аны ашарга 20–30 минут кала көненә 2–3 тапкыр йотып куярга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез