Газетага язылу

"Квадрокоптер гаепле" – Очышларны оештыручы фаҗигагә бәйле фикерен әйткән

Кама Тамагы районында “Cessna 172” җиңел моторлы самолеты квадрокоптер аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. “Летай с нами” компаниясенең очышларны оештыручысы Степан Смирнов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Бу вакытта шул тирәдә квадрокоптерның да очканын күргәннәр. Аның самолетка бәрелеп, винтына яки башка өлешенә зыян китергән булуы бар”, – дип билгеләп үткән ул.
Степан Смирнов басым ясап әйткәнчә, очучы тәҗрибәле, әзерлекле, сау-сәламәт, техника да төзек, һава шартлары да әйбәт булган. Шуңа күрә, аның әйтүенчә, һәлакәтнең сәбәбен тышкы факторга бәйләп карарга кирәктер.
Исегезгә төшерәбез: очышларны оештыручы моңа кадәр һәлакәт сәбәбен пилотның күк йөзендә биеклек һәм тизлек белән артыгын мавыгып китү ихтималына бәйләп аңлаткан иде.
Хәзерге вакытта авиаһәлакәт буенча “Һава транспорты хәрәкәтенең иминлек кагыйдәләрен бозу” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Татарстан транспорт прокуратурасына фаҗиганең чын сәбәбен ачыкларга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре