Квестта тереләй янып үлгән19 яшьлек кыз 5 көн элек кияүгә чыккан булган

19 яшьлек Асият туйдан соң 5 көн узгач Махачкалада квест вакытында тереләй янып үлгән.

19 яшьлек Асият өйләнешкәннән соң 5 көн узгач Махачкаланың “Дом ужасов” квестында тереләй янып үлгән. “SHOT” мәгълүматларына караганда, бик чибәр бу туташ әле 16 июльдә генә кияүгә чыккан булган. Туй тантанасыннан соңгы видеоларын Сәид исемле 20 яшьлек ире белән хоррор-квестка барыр алдыннан гына социаль челтәрләргә урнаштырган.
Асият – республика балалар стоматология хастаханәсенең баш табибы кызы. Үзе шәхси стоматологиядә ортодонт булып эшләгән.

Исегезгә төшерәбез: “Дом ужасов” квесты бер сценарий буенча гына эшләгән: кунакларны урындыкка богаулап, читлеккә утыртканнар. Алар шуннан ничек тә чыгарга тиеш булган. Квест хезмәткәре, махсус пирчәткәне, ут төртеп, керосинлы бензин пычкысы янына ыргыткач, янгын чыккан. Бу вакытта квестта катнашучы бер кыз урындыкка богаулап куелган булган. Ике егет коткарып калынган, ә ике кыз җан тәслим кылган. Квестның бер хуҗасы – җирле КВНнчы Гусейн Ибраһимов тоткарланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре