• Фото: Автор фотосы

Кыю революционер: Мулланур Вахитовның тууына 140 ел

Бу исемне яхшы белсәк тә, Ленин һәм Сталин белән аралашып яшәгән каһарман милләттәшебезнең язмышы, эшчәнлеге турында мәгълүмат аз. Казанда Мулланур Вахитов истәлегенә һәйкәл бар, башкаланың үзәгендәге район аның исемен йөртә. Дөресен әйткәндә, башкасын бик белеп тә бетермибез. Шул уңайдан тарих фәннәре докторы, профессор Айдар ХӘБЕТДИНОВ безгә күп нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итте.

– Мулланур Вахитовның биографиясе белән таныша башлауга, каршылыкларга килеп төртеләсең. Кайбер чыганаклар буенча, ул Казанда туган, икенчеләрендә Пермь губернасының Казаево авылы күрсәтелгән...

– Мулланур Вахитов чынлыкта Казанда туган. Әмма ул вакытта әти-әнисе Пермь губернасының Күнгәр өязендәге Казаево авылында яшәгән. Бервакыт шулай Муллаҗан абый белән Өммегөлсем апа Түбән Новгород губернасындагы Мәкәрҗә ярминкәсенә дип юлга чыкканнар. Казан яныннан үткәндә, әнисенең тулгагы башлана һәм алар туганнарында тукталырга булалар. Мулланур, вакыты җитмичә, җиденче ай дигәндә дөньяга аваз сала. 1885 елның августы була бу. Метрика кәгазе Мәрҗани мәчетендә языла. Яшь революционерның балачагы исә Казаево авылында үтә.

Өммегөлсем апаның кыз фамилиясе Казакова була. Тарихчылар моны күп вакытта Пугачев восстаниесенә бәйлиләр. Чыннан да, качак казакның татар авылында яшеренеп калып, татар кызына өйләнүе бик мөмкин.

– Төрле чыганакларда Мулланур Вахитов исеме «кыю», «үткен», «башбирмәс», «оратор» кебек сүзләр белән бәяләнә. Ул башка сәясәтчеләрдән нәрсә белән аерылып торган?

– Инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы чорында ул татар революционерлары арасында изелгән халыкны яклаучы иң күренекле фигура булган. Аның ораторлык осталыгына сокланмаган кеше калмаган. Башта рәсми рәвештә большевиклар партиясенә кермәсә дә, аларның карашлары уртак була. Бигрәк тә милли мәсьәләләр буенча. Мулланур Вахитов Владимир Ленин белән Иосиф Сталинның ышанычлы кешесе була. Алар белән берничә тапкыр очраша. Ул татар большевиклары арасында Татар-башкорт республикасын төзү буенча Сталин проектын алга сөрүче беренче фигура була. Әмма, әйтергә кирәк, бу кыю революционер большевикларның һәр идеясен дә яклап чыкмый.

– Мулланур Вахитовның революция юлы ничек башлана?

– 1899 елда Вахитовлар гаиләсе Казанга күченә. Әтисе белән әнисе арасында аңлашылмаучылык килеп чыга, алар аерылашалар. Малай әнисе белән кала. Шул ук елны реальное училищеның беренче сыйныфына укырга китә. Яхшы укый. Бу елларда студентлар, реалистлар, гимназия укучылары революцион үсеш белән җенләнә, төрле демонстрацияләр белән мавыга. 1906 елда Вахитов инициативасы буенча марксистик әдәбиятны өйрәнү өчен түгәрәк оештырыла. 1907 елда ул Петербургтагы политехник институтта укый башлый. Әмма 1911 елда аны бу югары уку йортыннан чыгаралар. Шул ук елны психоневрология институтының юридик факультетына керә. Анда Михаил Фрунзе, Владимир Бехтерев, Лариса Рейснер кебек булачак революционерлар белән таныша. Дүртенче курста чагында аны әлеге уку йортыннан да чыгаралар. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, бу чорда Вахитовлар гаиләсе бик авыр яши, шуңа күрә уку өчен түләргә акчалары булмый. Тик аның вуздан китүе революциягә бәйле, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Ул вакытта андыйлар күп була бит. Хәтта Ленин да шул юлдан китә. Уку чорында Вахитов үзен русча нәшер ителә торган «Мусульманская газета» битләрендә фәнни прогресс һәм исламның яңадан торгызылуы идеяләрен яклаучы публицист итеп таныта. Аның мәкаләләре яшьләрчә идеализм белән аерылып тора. Шулай ук «Игенче» газетасында да мөхәррирлек эшчәнлеген башлап җибәрә. Аңа Дәүләт Думасының мөселман фракциясе каршындагы бюро лидерларының берсе, «Вперед-Алга» сугышка каршы социал-демократик төркеме тарафдары Әхмәт бәк Цаликов (Саликов) сизелерлек йогынты ясый.

Казанга кайткач, 1917 елгы Февраль революциясеннән соң ул Мөселман социалистлар комитеты оештыра. Комитет Казандагы төрле социалистик төркемнәр һәм Елга аръягындагы (хәзерге Киров районы) эшчеләр оешмасы федерациясе була. Оешма үзенең басма органын – «Кызыл байрак» газетасын чыгара. Аны «социализм фикерен тарата торган гыйльми вә әдәби газета» дип атыйлар. Вахитов үзе язган мәкаләсендә оешманың сәяси таләпләрен ачыклый: хөкүмәтне эшчеләр, игенчеләр һәм солдатлар вәкилләре советлары кулына тапшыру; җирне игенчеләргә бирү; Дәүләт Думасын һәм Дәүләт Советын тарату; иске хөкүмәтнең союзниклар белән ясаган яшерен килешүләрен халыкка фаш итү һәм азат ителгән Россия аларны үтәргә тиеш түгел дип тану; сугышны тизрәк бетерү. «Кызыл байрак» Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе игълан ителүне хуплый, киләчәктә милләт бәхетен тәэмин итәргә һәм аңа зур хезмәт күрсәтергә сәләтле милли автономия органнары буларак, милли шуралар төзү өчен агитация алып бара. Ул буржуаз революциядән социалистик революциягә күчүне тизрәк хәзерләү яклы була. Социалистик революциянең максатын һәр милләтнең пролетариатын мөстәкыйль үстерүдә күрә. Шәһәрдә совет властен урнаштыруда ярдәм итә.

Октябрь революциясеннән соң Казандагы татар милли оешмаларының уртак утырышында Вахитов Россиядә хакимиятне – Учредительное собрание кулына, ә татарларда Милләт Мәҗлесенә тапшыру турындагы резолюцияне хуплый.

– Юлбашчыларның ышанычлы кешесе булу ниләр эшләргә мөмкинлек бирә?

– Казан сайлау округыннан Учредительное собраниегә әгъза булып сайланганнан соң, Вахитов Петроградка килә. Хакимиятнең яңа структурасын төзү буенча тәкъдимнәр белән беренче чиратта Иосиф Сталинга мөрәҗәгать итә. Аның Ленин һәм Сталин белән хезмәттәшлек итүен сәяси биографиясендә иң мөһим вакыйга дип әйтергә кирәк. Алар белән очрашу вакытында Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршында Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча үзәк комиссариат төзү турында килешүгә ирешә. Комиссариат милли хәрәкәттә гегемониягә дәгъва кылган башка төр структураларга каршы көч булырга тиеш була. Аның җитәкчесе итеп Мулланур Вахитов сайлана, урынбасарлары Галимҗан Ибраһимов белән Шәриф Манатов була.

Ул чорда Казанда «Болак арты республикасы» дип тарихка кереп калган каршылыклы хәлләр килеп чыга. Проблеманы хәл итү өчен, Вахитов Лениннан ярдәм сорый. Юлбашчы тиз арада Казанга матрослар отряды җибәрә. Алар «Болак арты республикасы»н таркаталар. Бу хакта архивта документлар саклана.

1918 елның 22 мартында Вахитов Сталин белән бергә «Россия Совет Федерациясенең Татар-Башкорт Совет республикасы турындагы нигезләмә»гә кул куя. Бу республика Идел-Урал штаты җирләрен, ягъни Казан, Уфа һәм Оренбург арасындагы өчпочмакны үз эченә ала, аның мәйданы 300 мең квадрат километрдан һәм халкы 7 миллионнан артык була.

Шул ук елның июль аенда ул Идел буенда азык-төлек буенча гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә. Август аенда, акгвардиячеләргә каршы көчләрне мобилизацияләү өчен, Казанга килә. Шәһәрне казна алтынына хуҗа булырга килгән акгвардиячеләр һәм чех гаскәрләреннән саклый. Әмма көчләр тигез булмый. Казан бирелә. Вахитовны Богородское авылы янында кулга алалар. Солдатларны урында аталар, ә кызыл комиссарны Казанга алып китәләр. Вахитов белән Пләтән төрмәсендә бергә утырган кешеләрнең истәлекләре дә саклана әле. Ул үзен бик тыныч, шул ук вакытта батырларча тоткан. 1918 елның 19 августында аны атып үтерәләр.

– Муланур Вахитов җирләнгән урын билгелеме?

– Чыганаклардан күренгәнчә, аны башта Кремльдәге Спас-Преображенский монастыре зиратына җирлиләр. Әмма руханилар «денсез» кешенең анда ятуын теләмиләр, башка урынга күчерүне таләп итәләр. Озак вакытлар аның кайда күмелүе билгеле булмый. Бу хакта очраклы гына Архангел зиратындагы кабер казучының кызы Анна Бряндина белеп кала. 12 яшьлек кыз акгвардиячеләр үтергән революционерларның (шул исәптән Мулланур Вахитовның) күмелгән урынын исендә калдыра. Бу ачыш 1942 елда Архангел зиратында, Октябрьнең 25 еллыгы уңаеннан үткәрелгән минтингта була.

Хәтер

Казанда

1922 ел. Иске Татар бистәсендә Мулланур Вахитов исемендәге беренче баскычлы берләштерелгән мәктәп оештырыла. Бу уку йорты милләтебез өчен бик күп күренекле кешеләр тәрбияләп чыгара. Бүген аның дәвамчысы – Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп. Юнысов мәйданында Вахитовка беренче һәйкәл куела.

1922 ел. Элеккеге Бертуган Крестовниковларның сабын заводы Мулланур Вахитов исемен ала. Ул күп еллар Вахитов исемендәге химкомбинат дип йөртелә, хәзер – «Нәфис-Косметикс».

1924 ел. Казанның тарихи Николаев бистәсендәге урамнар барысы да, саннар кушылып, Вахитов хөрмәтенә үзгәртелә. Хәзер аның берсе генә бу исемне йөртә.

1973 ел. Шәһәрнең көнчыгыш өлешендәге бер районына Мулланур Вахитов исеме бирелә. 1995 елда ул зурая һәм үзәкне дә үз эченә ала. Шулай ук революционер хөрмәтенә шәһәрдәге тимер юл станциясе аның исеме белән атала башлый.

1985 ел. Татарстанда Мулланур Вахитовның 100 еллыгын зурлап үткәрәләр. Чистай урамының бер өлеше аның исемен йөртә башлый. Башкаланың үзәк мәйданында Мулланур Вахитовка һәйкәл куела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре