«Кыл өстендә калган чаклар күп булды»

Сугыш бетәргә ярты ел вакыт калып бара. 1944 ел ахырында Советлар Союзы территориясе тулысынча диярлек немец гаскәрләреннән азат ителә. 25 октябрьдә Дәүләт оборона комитеты 1927 елгы 17 яшьлек егетләрне хәрби хезмәткә чакыру турында карар кабул итә. Яшь гвардия Япониягә каршы сугышка, Көнбатыш Украинаны, Белоруссияне, Балтыйк буе илләрен нацистлардан арындыру эшенә җәлеп ителә. Бүген Казанда яшәүче 98 яшьлек Равил Хәкимов та шул чакыруга эләгә.

Балачак

Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» медален тапшырды. Шул уңайдан без дә ветеран белән узган гомерне барладык.

– Апас районы Түбән Барыш авылында туып үстем. Гаиләдә 9 баладан 7 се үлеп китте. Иң олы апам 1913 елгы иде. Ул кияүгә киткәч, өйдә үзем генә калдым. Авыр булды ул еллар. Әти-әни, мал-мөлкәтен биреп, башта колхозга керде. Аннан ачлык еллары башланды. Алты яшьләр тирәсе иде бугай, бервакыт шулай, ашыйсы килүгә түзә алмагангадыр инде, дүрт малай колхоз председателе Бәхтияров (исеме истә калмаган) янына киттек. Син сөйләшә беләсең дип, мине алга төртеп чыгардылар. Ишегалдында итеген чистартып тора иде. Янына килеп бастым да: «Иптәш Бәхтияров, ачка үләбез бит инде. Кайчан ашата башлыйсыз безне?» – дидем. «Улым, ачка үтермәбез, балаларга площадка ачабыз», – диде. Детсад кебегрәк урын иде ул. Шунда 20 ләп колхозчы баласы йөрдек. Сентябрьдә мәктәпкә киттем. «Нулевой»ны да санап, авылда биш ел укыдым. Аннан күршедәге Зур Күккүз авылына җиде сыйныф укырга киттем. Әти-әни укый-яза белми иде. Шуңа күрә ярдәм итүче кеше дә булмады. Үзем ерып чыктым. Мәктәпне 42 бала тәмамладык. Шул елны сугыш башланды. Безгә 14 яшь иде. Авылдан күпләп фронтка китә башладылар. Колхоз эшенә чыкмый чара калмады. Әмма укырга теләк шундый көчле иде. Күршедәге Тәмте авылында урта мәктәп бар, 8 нче сыйныфка бер үзем шунда чыгып киттем. Декабрь азакларында директор Насыйбулла абый сыйныф бүлмәсенә керде дә: «Мәктәпне яптылар, иртәгә укырга килмәгез», – диде. Шулай итеп, ике чирек белән урта мәктәпне «тәмамладым». Авылга кайтып эшли башладым.

Үсмер чак

Февраль аенда районара колхоз яшьләре мәктәбенә 6 айлык курска, хисапчылыкка укырга җибәрделәр. Авылда эш булмагач, Кече Күккүзгә җибәрделәр. Декабрь аенда сугышка кадәр шушы урында эшләгән Хәбиб абый Кәлимуллин кайтып төште. Шулай итеп Апаска райсобеска күчтем. Кырык дүртнең азагына кадәр шунда эшләдем. Аннан армиягә алдылар. 17 яшьтә кулга корал алырга туры килде.

Хәрби тормыш

1944 елда 17–18 яшьлек 1 миллион 156 мең 727 егет Кызыл армия сафына алына. Шуның 60 меңе Халык комиссариатының эчке эшләр гаскәрләренә җибәрелә. Калганнары белән махсус училищеларда, төрле курсларда өйрәнү үткәрелә.

Мин эчке гаскәрләр сафына килеп эләктем. 1945 елның 22 гыйнварында хәрби ант кабул иттек. Балтыйк буенда дүрт ел хезмәт иттем. Хәрәкәттәге армия сафларына кермәдек. Урманнарны, хуторларны «лесные братья» дип йөртелгән нацистлардан чистарту эше белән шөгыльләндек. Хәрби складларны, күперләрне, станцияләрне сакладык. Колхоз, авыл советы председательләре гел сак астында булды. Кыскасы, бу территорияләрдә сугыш беткән дә кебек, әмма туктамаган да кебек иде әле. Кулга автомат тотып, аркага икмәк салынган биштәр асып, көненә 50 шәр чакрым әйләнеп кайтабыз. Нацистларның ояларын туздырабыз. Кара-каршы атышырга да туры килде. Тормышның кыл өстендә калган чаклары күп булды.

Дүрт ел хезмәт иткәннән соң, Эчке эшләр министрлыгының Владикавказдагы эчке һәм чик гаскәрләре хәрби училищесына барырга тәкъдим иттеләр. Бик теләп ризалаштым. Бу – 1948 ел иде. Авыр еллар. Халык хуҗалыгы торгызылмаган. Шулай да ипигә карточка системасын бетерделәр. 1951 елда училищены тәмамлагач, Урал хәрби округына җибәрделәр. Анда 1953 елның урталарына кадәр хезмәт иттем. Лаврентий Берия кулга алынгач, армиядә үзгәрешләр, кыскартулар башланды. Әмма бу миңа кагылмады. Пенсиягә киткәнче офицер булып хезмәт иттем. Урал округыннан Саратовтагы хәрби частька җибәрделәр. Бер ел укып кайткач, политчасть буенча аерым батальон командирының  урынбасары итеп билгеләделәр. Әлеге вазыйфа миңа хәрби академиягә керергә мөмкинлек бирә иде. Табиблар: «Сәламәтлегең әйбәт түгел», – дип уздырмадылар. Ник болай килеп чыкканын хәзер дә аңлый алмыйм. 98 яшь тулды, шөкер, хәзер дә зарланганым юк бит әле. «Ул вакытта ни булды икән миңа?» – дип шаккатам.

1967 елда Казанга кайттым. Уку теләге сүнмәгән иде әле. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамладым. Хәрби хезмәтемне 10 ел буена Казан гарнизонында дәвам иттем. Аннан танк училищесында политчасть буенча командир урынбасары булып, курсантлар белән эшләдем.

Тыныч тормышта

– Армиядән киткәч тә, бер көн дә өйдә утырганым юк, – дип сүзен дәвам итә Равил ага. – Левченко бистәсендәге фотожелатин заводын хәтерлисеңме икән? Шунда гражданнар оборонасы штабы начальнигы булып эшләдем. Бу вазыйфамнан башка да төрле эшләрне табып кына тордылар. Күбесе бушка инде. Партия кушкач, каршы килеп булмый.

2004 елда Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары оешмасына чакырдылар. Ветераннарга ярдәм итү йөзеннән, оештыру һәм социаль-хокукый яклау бүлекләрен 21 ел буена тартып бардым.

Равил Гыйниятович хәзер дә бик актив тормыш алып бара. Аның мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан, төрле очрашулардан  кайтып кергәне дә юк.

Гаилә, туган җир

Сугыш ветеранының бер бүлмәле фатиры музейны хәтерләтә. Анда нинди генә фотолар, бүләкләр юк. Санап түгел, карап бетерерлек тә түгел. «Булган бүләкләрнең барысын да алып бетердем бугай инде», – дип елмаеп та куя. Фотоларда үзе генә түгел, тулы бер офицерлар династиясе. Шуларга карап сөенә дә, горурлана да ул. Гомере буена укытучы булып эшләгән кызы Лилиянең улы Марат Галиуллов – полковник. Улы Рамил Казан танк училищесын тәмамлый. Германиядә, Кривой Рогта, Чиләбе өлкәсендә хезмәт иткәннән соң, Казанга кайта. Рамилнең улы да Казан танк училищесын тәмамлый. Кызганыч, бик яшьли бакыйлыкка күчә. Моннан 20 ел элек араларыннан китеп барган әниләре Рәшидә апа да, гаиләнең шатлыкларын-кайгыларын уртаклашып, дивардан күзәтеп тора кебек.

Равил абый туган җире белән әле дә араны өзми. Түбән Барыш күлен дә саклап калырга ярдәм иткән ул.

– Бервакыт шулай авылга кайткач, яныма килделәр дә: «Күлебез үлә бит. Сазлыкка әйләнә. Саклап калсаң, син генә саклап кала аласың», – диештеләр. Халык үтенечен ничек итеп җиргә салып таптыйсың инде? Дөрес, эш шактый елларга сузылды. Шул арада берничә башлык алышынды. Кайсы акча юклыкка сылтады, кайсы, шөкер, бик миһербанлы булды. Алты тапкыр экология министрына кереп, гозеремне юлладым. Күлне саклап калдык, әмма эше бөтенләйгә бетмәгән әле. Эшләп бетерәсе бар.

Бу сүзләрне Равил абый бик еш кабатлый. Хәер, болай да күренә инде: китаплар, альбомнар, ниндидер сызымнар, чыгышлар белән бүлмәсе тулган. Үзе дә янып тора. Ходай эштән, кешеләр белән аралашудан, сәламәтлектән аермасын, ди ул. Без дә шундый теләктә калабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре