Әллә былтыргы җылы кыш сәбәпчеме, әллә быелгы кебек озакка сузылган көзме – халык җылы кием-салым сатып алырга ашыкмый икән. Сатучылар шулай ди. Кышка «керү» күпмегә төшә? Мамык курткаларга сорау ник кимегән? «ВТ» хәбәрчесе башкаланың билгеле бер базарын урап кайтты.
Хәзерге кебек диванда яткан килеш кенә интернет-кибеттән барлык кирәк-яракны сатып алып булган заманда кеше базарга йөриме? Шимбә иртәсендә базарга җыенганда иң беренче итеп башка әнә шул уй килде. Кышкы суыкта картон кәгазь өстендә басып торган килеш күлмәк-чалбар киеп караулар күптән онытылды бит инде. Хәер, базары да элеккеге түгел инде аның хәзер: ябык биналарда сәүдә итәләр. Без исә үсмер улым белән кибеттә дә, маркетплейсларда да булмаган кышкы куртка эзләп базарга киттек.
Вакыт әле иртә булгангамы, кеше күп түгел. Күбрәк өлкән яшьтәгеләр һәм балалы гаиләләр күренә. Бәяләр төрле. Базарның бер очында хатын-кызлар өчен кышкы башлыкны 700 сумга сатсалар, икенче очында – 1500 сум.
– Базарда ике дурак – сатучы һәм алучы, – ди егерме биш елдан артык укытучы булып эшләгән, хәзер биредә сәүдә ноктасы тотучы Сәкинә Искәндәрова. – Элеккеге кебек сәүдә юк хәзер. Кеше йөрми, интернетта гына утыра. Ә сатучының керемен югалтасы килми. Шуңа күрә бәяне чамадан тыш арттырып куялар. Мин башлыклар сатам. Күңел юанычы өчен генә эшлим дисәң дә була. Ирем хәрби, хәзер пенсиядә. Шөкер, 70 мең сумга якын пенсия ала. Минем пенсияне дә өстәсәң, безгә тормыш итү өчен җитә. Сатып алучылар турында уйлап, бәяне артык күтәрмим. Менә бу башлыкның үз бәясе – 450 сум, аны 700 сумга сатам. Ярар, алсаң, сиңа 500 сумга бирәм, ни сиңа, ни миңа.
Алинә Закирова базарда ике кечкенә улы белән йөри.
– Кышка җылы киемнәр алырга дип килдек, – ди әни кеше. – Ике бала белән базарда йөрү кыен, әлбәттә. Аларга күп нәрсәне маркетплейслардан гына сатып алырга тырышам. Әмма шул ук кибет һәм базарның отышлы ягы: биредә киемне киеп карап була. Шунда ук төсен һәм фасонын да сайлыйсың. Балаларның икесенә дә кышка куртка кирәк. Кибетләрдә бәяләр кыйммәт. Интернетта сыйфаты ошамады. Шуңа күрә базарга килдек. Кышкы комбинезоннарның бәясе 5 мең сумнан башлана. Үзебезнең илдә җитештерелгәннәре юк диярлек. Күбрәк Кытайдан алып кайтып саталар. Аяк киемнәренең искеләре дә ярап тора. Җылы кофта-ыштаннар алдык. Ике баланы кышка киендерү 17 мең сумга төште.
Кышкы курткалар карый-карый, алга узабыз.
– Әйдә, киеп булса да карагыз, аның өчен акча алмыйбыз, – дип үзенә чакырды бер сатучы. – Барыбер буш утырабыз. Бу һава торышы белән эш харап. Көннәр җылы булгач, кышкы кием сатып алучы юк. Соңгы бер-ике көндә генә сәүдә бераз алга китте. Моңа кадәр көненә бер-ике куртка саттык. Ирләр киемнәрен сату бигрәк тә авыр. Чөнки хатын-кызлардан аермалы буларак, алар өс-башны сирәк яңарта.
Үзен Нгуен дип таныштырган Вьетнам эшкуары бик ачык кеше булып чыкты. Улыма яраклы курткаларны бер-бер артлы тәкъдим итеп кенә торды. Ул арада сөйләшергә дә җай чыга.
– Быел бәяләр кыйммәт түгел. Узган елга караганда, арзанрак та әле. Чөнки доллар төште. Менә сезгә тәкъдим иткән кебек мамык курткаларны былтыр 8–8,2 мең сумга сатсам, быел алар 7,5 мең сум тора. Алсагыз, ташлама да ясыйм. Товарны Кытайдан алып кайтабыз. Алар фабрикада тегелгән, сыйфатлы. Былтыр иң кыйммәтле ирләр курткасы 13 мең сум торса, быел – 11,5 мең сум. Менә шуннан чыгып чамалагыз инде, – ди сатучы.
«Хәзер Кытайдан товар кайтару читен бит», – дип тә кызыксынам аннан. «Без кышкы киемнәрне җәйдән үк сатып алып куябыз, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Мин, мәсәлән, кышкы кием-салымга июльдә үк заказ биреп, акчасын түләп куйган идем. Безнең эштә башкача булмый. Курткаларны үтүкләргә генә дә бер айлап вакыт китә. Былтыргы кебек кыштан соң дубленкаларга гомумән дә заказ бирмәдем. Кеше демисезон куртка белән кыш чыга бит хәзер».
Базарда аяк киеменең ниндие генә юк. Интернет-кибетләрдә бик күпләп сатыла торганнары да байтак. Тик үлчәмнәре генә калмаган.
– Быел кыш көне бу модель модада булачак, – дип җылының «җ» хәрефе дә булмаган кроссовкага төртеп күрсәтте сатучы. – Дүрт төрле төстә. Әмма 44 нче размердан зурраклары гына калды. Чөнки ихтыяҗ зуррак булган үлчәмнәрне маркетплейслар өчен күмәртәләп сатып алып бетерәләр. Бездән алалар да интернетта бәясен күтәреп саталар.
Шундый ук аяк киеме минем телефон кушымтасындагы «кәрзин»нәрнең берсендә ята. Әлеге дә баягы, замана шаукымыннан калышырга теләмәүче улым тәкъдим иткән иде аны. Телефонны яңадан ачып карадык. Чыннан да, базарда шул ук товарны 2,5 мең сумга сатсалар, маркетплейста ул 3,8 мең сум тора. Алыпсатарлар әнә шулай да акча эшли икән. Ә без, базар, дибез...
Базарда кием-салым бәяләре (сумнарда)
Ирләргә көзге куртка – 4500
Ирләргә кышкы куртка – 7200
Хатын-кызларга көзге куртка – 5000
Хатын-кызларга кышкы озын куртка – 8500
Балаларга кышкы башлык – 2000
Ирләргә кышкы аяк киеме – 3500
Хатын-кызларга мамык тукымалы итәк – 2700
Балаларга пирчәткә – 350
Фикер
Регина Әюпова, стилист:
– Заманча булып күренү өчен баштанаяк яңа кием-салым сатып алу мәҗбүри түгел. Бу кышта мех, ачык төсләр һәм тукымага төшерелгән зур сурәтләр модада булачак. Мамык тукымадан тегелгән киемнәргә өстенлек бирегез. Мех дигәннән, мода артыннан куарга теләп, булганы өстенә яңа куртка яки пальто сатып алырга кирәкми. Өс киемен мех кушып эшләнгән шарф белән бизәп җибәрергә дә мөмкин. Шәмәхә, сары, әфлисун төсе, ачык коңгырт төс актуаль. Итәкнең мөмкин кадәр озынрак булганнары модада. Ирләр стилендәге чалбарлар һәм чалбар-костюмнар да кала. Джинс чалбарның гап-гади туры балаклысына өстенлек бирегез. Оверсайз свитерларны итәк белән дә, чалбар белән дә кияргә була. Күпкатлы итеп киенү модада. Бу көзнең тагын бер кәттә киеме – озын кара пальто. Иң мөһиме – сыйфатлы кием сатып алырга киңәш итәм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез