Кыскармасын тел. Татарстан депутатлары туган тел мәсьәләсендә үз сүзен әйтте

Туган тел юкка чыгарга мөмкин. Мәскәү түрәләре аның урынына «Россия Федерациясе халкы теле»дигән төшенчәне гамәлгә кертү яклы. Мәгърифәт министрлыгы әзерләгән боерык быел 1 сентябрьдән үк эшли башларга мөмкин. Хәтта «рус телен туган тел итеп санамаган кешенең Россияне Ватаны итеп саный алмавы» турында да ачыктан-ачык әйтәләр. Берләшергә кирәк булган заманда аеру турында сөйлиләр түгелме? Дәүләт Советындагы бәхәснең асылы шул булды.

«Бездә булганы юк иде»

«Нәрсә эшлибез?» – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга.

– Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклап калуны сорап,хат юллады, – ди ул. – Сез беләсез: уку планының беренче һәм икенче вариантлары телләрсез. Безнең республикада беренче һәм икенче вариант беркайчан да булмады. Өченче, дүртенче, бишенче вариантларда туган тел бер сәгатькә кыскартыла. Балаларга гомуми максималь йөкләнешнеарттырмыйча, уртак фикергә килербез, дип уйлыйм, чөнки бүген бу юнәлештә департамент, министрлык белән эш алып барыла.

Илсур Һадиуллин бу урында ачыклык та кертте: Россия Мәгърифәт министрлыгы федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) кертеләсеүзгәрешләргә бәйле боерык әзерләгән, ул быел 1 сентябрьдән үз көченә керә. Документ нигезендә «туган тел» атамасы «РФ халыклары телләре»атамасына үзгәрә һәм башлангыч сыйныфларда туган телне өйрәтү дәресләре кыскара.

«Конституция Судында тикшерергә кирәк»

Министрдан аермалы буларак, депутатларның бу мәсьәләдә чыгышы күпкә ярсулырак иде. Күбесе Россия Президенты ярдәмчесе Елена ханым Ямпольскаяның бәхәс уяткан сүләрен искә алды. «Если русский не родной, то и Россия не Родина», –дип язды ул узган ел. Бу ханымның мантыйгы белән фикер йөртергә җөрьәт итсәк, туган теле дип татар телен санаган кешенең Ватаны ни булып чыга, алайса?

– Тукайның шундый юллары бар: «Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас. Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. Кичә якты вә милли бер күңелдән, Бүген тычкан утыдай нур табылмас». Миндә дә шул сорау: бездә тычкан уты кадәр генә булса да яктылык күренерме икән? Бүген барлык халыкларда: якутларда да, татарларда да, башкортларда да туган телне өйрәнү мәсьәләсе зур борчу уята, – дип нотык тотты Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

Аның әйтүенчә, Ямпольская ханым тарафыннан җәмгыятькә нигезсез рәвештә рус телен башка телләргә каршы кую тагыла. «Без, һичшиксез, халыкның аерым бер өлеше өчен рус телен дә, татар телен дә, башка халыклар телләрен дә туган тел дип саныйбыз. Белем бирү стандартларында беркем дә «РФнең туган телләре», «туган рус теле»төшенчәләрен саклап калырга комачау итми. Монда бернинди дә каршылык юк, тик бу мәсьәлә кемгәдер тынгылык бирми. Кызганыч, федераль структуралар тагын да алга китеп, башлангыч сыйныфларда туган телне укытуны 2 сәгатьтән 1 сәгатькә калдырырга карар кылды. Без атнага 1 сәгать эчендә нәрсә эшли алабыз, балаларыбызга нинди туган тел укыта алабыз?» – диде ул.

Илшат Әминов фикеренчә, ФГОСка бәйле үзгәрешләр бик куркыныч. «Кайбер федераль хакимият органнарында аңлаешсыз тенденция барлыкка килә. Язмышны хәл итә торган законнарны төбәкләр белән фикер алышмыйча гына кабул итү – бик куркыныч тенденция. Алдагы адым туган телләр турындагы закон булачак. Сишәмбе көнне Россия Мәгърифәтминистрлыгында киңәшмә булачак. Сез бу законны күрдегезме? Мин – юк. Федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, Россия Конституциясе күзлегеннән караганда да, уртак хәл ителергә тиешле мәсьәләләр булып тора. Әмма документ «югары серлелек» режимында кабул ителгән. Нәрсәдән куркалар? Бөтен халык фикер алышуыннанмы? Татарстан Дәүләт Советы кертәчәк төзәтмәләрдәнме? Болар барысы да гадел дулкынлану һәм аңламау тудыра», – ди ул. Илшат Әминов әйтүенчә, яңа боерыкны РФ Конституция Судында тикшерергә кирәк, ул законсыз кабул ителгән.

«Ник ашыгалар?»

Моның белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да килеште.

– Белем бирү стандартларыннан «туган тел»төшенчәсен төшереп калдыру РФ Конституциясенә каршы килә, – диде ул. – Федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм Россия Федерациясе халыклары телләре турында Федераль законга үзгәрешләр кертү проектында «туган тел»төшенчәсен «РФ халыклары теле» төшенчәсенә алмаштырырга тәкъдим ителә. Бу терминология илнең мәгариф өлкәсендәге база канунына туры килми. Бүген Россиядә 155 тән артык тел кулланыла. Әгәр дә без кешеләргә үз халкының телен туган тел дип санауны тыйсак, без РФ Конституциясенең барлык халыкларга туган телләрен саклап калу хокукын гарантияли торган 68 нче маддәсен бозачакбыз».

Вәлиуллин ассызыклаганча, әлеге карарлар ил төбәкләре белән килештермичә кабул ителгән, гәрчә бу мәсьәлә гомуми күзаллау предметына керсә дә. Шул ук вакытта төбәкләрдән бу хакта фикерләрен ике көн эчендә тапшыруны таләп итәләр. «Ник ашыгалар? Аңлашылмый», – дип гаҗәпләнүен яшермәде депутат.

«Татар буларак, рәнҗетте»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев бу уңайдан федераль хакимияткә туган телләрне саклауга кагылышлы мөрәҗәгать җибәрергә тәкъдим итте.

– Мин русча уйлыйм, ләкин үземне татар дип саныйм. Елена Ямпольская белдергәнчә, әгәр синең туган телең рус түгел, ә татар теле икән, Ватан сиңа исәп тотмый булып чыгамы? Бу бит күрелмәгәнхәл! Һәм моңа беркем дә бәя бирмәде, – диде депутат.

Камил Нугаев әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы елларында үз Ватанын төрле милләт кешеләре бергә яклаган. «Хәзер егетләр махсус хәрби операциядә катнашалар. Бөек Ватан сугышы вакытында татарлар Советлар Союзы Геройлары саны буенча дүртенче урында торган. Руслар, украиннар, белоруслар, аннары татарлар булган, – диде ул. – Совет чорында мин Ульяновск өлкәсендә яшәдем. Ул вакытта бу төбәкнең татар авылларында тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар татар телендә укыды. Хәтта Якутиядә дә Бөек Ватан сугышы вакытында татарлар яшәгән җирдә татар теле укытылган. Телләр – байлык бит ул! Күпмилләтле Россиядә аларны саклап калырга кирәк. Җитмәсә, Ямпольская безнең республикадан депутат иде. Ул безнең авылларны күрмәгәнме әллә? Ул шәхсән мине, татар буларак, рәнҗетте».

«Теле юкның иле юк»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты РкаилЗәйдулла, туган телебезне яклап, татарча чыгыш ясады.

– Иле барның теле бар, иле юкның теле юк, – диде ул. – Әгәр теле юк икән, димәк, аның иле дә булмый. Игътибар итегез: бу хәл 2004 елда мәктәпләрдә милли компонентны алып ташлаудан башланды. Һәм шуннан соң акрын-акрын гына рус теленнән башка телләрне юкка чыгару сәясәтен системалы рәвештә алып баралар. Тарих күзлегеннән, бу – гасырлар буена килә торган сәясәт. Төрле чорлар булган. Безәлбәттә, оптимистлар. Бер шагыйрь: «Безне шулкадәр кыстылар, без алмазга әверелдек», – дигән. Без дә,күрәсең, шуңа әверелгән. Инде басымны тоймый да башлаганбыз, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, моның икенче ягы да бар. «Без менә шулай чигенә-чигенә барганда,үзебезнең телебезне югалтабыз. Чөнки соңгы җанисәп вакытында 600 мең татар үзенең теленнән ваз кичкән, 1 миллион татар кимегән. Кимү турында мин инде әйтеп тә тормыйм. Моның төрле сәбәпләре бардыр. Демографик чоңгыл да бар, сүз дә юк. Әмма 600 мең кешенең үзенең телен югалтуы бик күп нәрсә сөйли. Хикмәт менәнәрсәдә: телен югалта икән, халык юкка чыга. Халык юкка чыга икән, аның дәүләтчелеге юкка чыга. Димәк, бу безнең милли республикаларга да турыдан-туры яный. Шуны онытмасагыз иде», – диде депутат.

«Республика үз сүзен әйтәчәк әле»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган телнең язмышы турындагы сорауга утырыш барышында да, аннан соң да кат-кат җавап бирергә туры килде. Сессиядән соң парламент җитәкчесе журналистлар белән очрашып, Татарстан Дәүләт Советының 2025 елның беренче яртысындагы эшенә йомгак ясады. Тик каләм әһелләрен дә күбрәк туган телләр язмышы кызыксындырды кебек.

– Россиядә дә, Татарстанда да һәр милләт үз теле белән горурланып яши. Татарлар өчен – татар теле, чуашлар өчен чуаш теле милләтнең аерылгысыз өлеше булып тора. Минемчә, бу – бик зур ахмаклык. Менә шулай яңгыраганнан соң, әлеге мәсьәләдә уртак фикергә килә алырбыз, дип уйлыйм. Без үз позициябезне белдердек. Күпмилләтле Россия халкының үз туган теленә хокукы бар. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дә булып тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, мәктәпләрдә дәресләрне кыскарткан очракта йөзләгән, меңләгән укытучы эшсез калачак. «Мәктәпләр болай да зур игътибар таләп итә, – диде ул. – Моны нәрсәгә нигезләнепэшләгәннәрдер, белмим. Миңа калса, болай итеп,күпмилләтле Россия халкы арасында киеренкелекне арттыралар гына. Нәрсәгә ирешмәкче булалар? Нишлиләр?»

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, федераль дәүләт белем бирү стандартларына туган телләрне укытуга һәм «туган телләр» терминын «РФ халыклары телләре»нә алмаштыругакагылышлы үзгәрешләр кертелгән документ Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан игътибар белән өйрәнеләчәк. «Әлеге документны кулга алгач, без аны игътибар белән карарбыз. КүптеллеРоссиябезнең байлыгыбыз. Бу сораулар игътибарталәп итә. Бу уңайдан республика үз сүзен әйтәчәкәле», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре