Газетага язылу

Кышны көткәндә: ни хәлең бар, күрше?

Итек-бияләйләрегезне әзерли торыгыз, күршеләр! Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы чорында катнашу өчен гаризалар кабул итә башладылар. Ачык һавада күңел ачу, спорт йә булмаса башка төрле чара оештырырга теләүчеләргә шартлар шул ук. Быел күршеләргә тәүге тапкыр бәйрәм оештырырга теләүчеләргә ярдәм дә бар.

Кышны көткәндә: ни хәлең бар, күрше?

Хәтерләсәгез, күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуга юнәлдерелгән «Күрше» фестивале узган елның җәендә башланып китте. Ыгы-зыгылы тормышта мондый очрашу-аралашулар бик кирәк булган икән. Ишегаллары һәм җәмәгать урыннары кыш көне дә төрле чаралардан тынып тормады.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, «Күрше» фестиваленә карата кызыксыну гаять зур. Аның кысасында быелгы җәйге чорда гына да 1058 гариза кабул иткәннәр. 60 проект җиңүче дип табылган. Җәй дәвамында республиканың төрле районнарында узган чараларда 90 меңнән артык кеше катнашкан. Күршеләр өчен оештырылган бәйрәмнәр илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр арасында да зур кызыксыну уята икән. «Фестиваль күршеләрне уйнатып-биетеп кенә калмыйча, безне үзара берләштергән һәм бердәм булырга өйрәткән чын халыкчан бәйрәмгә әверелде», – диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева кышкы сезонның үзенчәлегенә дә аерым тукталды.

– Катнашучыларның тәҗрибәсе һәм идеяләреннән чыгып, бу юлы фестиваль өч юнәлештә узачак. Моңа кадәр гамәлдә булган «Күрше» һәм «Күрше. Мирас» юнәлешләренә «Күрше. Беренче адым» юнәлеше дә  өстәләчәк, – диде ул.

Фестивальнең яңа юнәлеше, исеменнән үк аңлашылганча, тәүге тапкыр чара оештырып карарга теләүчеләрне һәм моңа кадәр «Күрше»гә гариза тапшырып та, җиңүчеләр исемлегенә эләкмәүчеләрне күздә тота.

– «Күрше. Беренче адым» буенча гаризалар гадиләштерелгән тәртиптә кабул ителә, – дип сөйләде «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Ногуманова. – Башка юнәлешләрдәге кебек финанслашу таләп ителми. Катнашучыга булачак вакыйгалар программасын тасвирлап кына бирергә кирәк. Төп шартлар шундый ук: ачык һавада кимендә өч чара узарга, аларда 600 кеше катнашырга тиеш. «Күрше. Беренче адым»да 18 яшьтән өлкәнрәк үзмәшгульләр катнаша ала. Ярдәм күләме – 300 мең сумга кадәр. Әлеге юнәлештә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәттә яшәүчеләрдән гаризалар кабул ителми. «Күрше» һәм «Күрше. Мирас»та мондый чикләүләр юк. Ярдәм күләме исә 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, «Күрше» юнәлеше кысасындагы чаралар күбрәк күршеләрне очраштыру-аралаштыруны күздә тотса, «Күрше. Мирас»ның мәгънәсе тирәнрәк. «Ул, исеменнән үк күренгәнчә, киләчәккә мирас туплап калдыруны максат итеп куя», – диде вице-премьер. Аның сүзләренә караганда, җәйге сезонда әлеге юнәлеш буенча катнашучылар төрле остаханәләр, эшлекле уеннар, концертлар һәм гаилә бәйрәмнәре үткәргән. «Гаризаларның 90 проценты диярлек милли мәдәнияткә бәйле иде. «Күрше. Мирас» – фильмнар, спектакльләр, китаплар, төрле маршрутлар, арт-объектлар ул», – диде Ләйлә Фазлыева.

Фестивальнең приз фонды узган елгы кебек үк – 40 миллион сум. «Чараларны оештыруда бер ишегалдында яшәүче күршеләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре, шәһәр проектлары һәм бюджет оешмалары катнаша ала. Юридик затларга ярдәм күләме – 1 миллион сумга кадәр, физик затларга 600 мең сумга кадәр тәшкил итә», – диде Наилә Ногуманова.

Шунысы да бар: өч чараны да бер көндә үткәрергә ярамый. Моның өчен махсус вакыт чорлары билгеләгәннәр: 1 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр, 28 гыйнвардан 14 февральгә кадәр һәм 15 февральдән 15 мартка кадәр.  Бәйге шартлары нигезендә, бәйрәм үткәрүгә кирәкле акчаның 20 процентын финанслашу буларак, оештыручылар үзләре табарга тиеш. Бәйрәм чараларында очрашканга кадәр, күршеләр!

«Күрше» бәйгесен үткәрү тәртибе:

 1 декабрь, 2026 ел – гаризалар кабул итү төгәлләнә;

15 ноябрь – 9 декабрь, 2026 ел – экспертлар гаризаларны тикшерә;

10 декабрь, 2026 ел – җиңүчеләр игълан ителә;

10–15 декабрь, 2026 ел – халык арасында тавыш бирү оештырыла;

1 гыйнвар, 2027 ел – республика күләмендә ишегалды вакыйгалары башлана.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре