Кышын су коенучы Шамил әфәнде: "Батыраеп, әзерлексез генә салкын суга кермәгез"

Аларны суык бөтенләй куркытмый. Арада кышын Зәңгәр күлдә коенучылары да, бәкегә чумучылары да бар. Үзләрен морж дип санамасалар да, судан көч, энергия алуларын яшермиләр. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Беренче чирканчык, үз-үзеңне җиңәргә өйрәнү һәм чама хисен югалтмау турында үзләреннән сораштык.

«Зәңгәр күл, бик матур күл», – дип җырлап кына калмый алар. Кышын да рәхәтләнеп йөзеп, коенып мәш килә салкын судан курыкмаучы егет-кызларыбыз. Биектауда яшәүче биология-химия укытучысы Лаура Вәлидованың гаиләсенең дә яраткан урынына әйләнгән әлеге күл. Лаура ире белән 4 ул тәрбияли. Алар да салкын суның рәхәтен белә. Төпчекләре 7 айлык Локман беренче тапкыр ике атналык чакта ук чирканчык алган икән. Балалары җәй буе елгада, кыскасы. Декрет ялында булса да, Лаура туризм буенча гаилә клубы директоры да әле. Теләгәннәр өчен походлар оештыралар. Хәзерге вакытта тау чаңгысы серләренә өйрәтә.

– Гомер буе Казанда яшәдек. 6–7 яшьтән әти-әни белән су коенырга йөрдем. Җәй көне Казансу елгасын аркылыга-буйга колачлыйбыз. Өч ел элек Биектауда йорт салдык. Күл хәзер бик якын безгә. Анда 7 бәке ачтылар. Ял итәргә мөмкинлек бар, – ди 40 яшьлек Лаура Вәлидова.

Лаура инде өч ел салкын тиюнең нәрсә икәнен дә белми. Судан курыкмас өчен, чыныгуны җәен үк башларга киңәш итә ул.

– Ничә минут коенасың? – дип сорадык аннан.

– Нинди минут? Салкында секундларны саныйсың. Иммунитетны яхшырту өчен миңа бер минут та җитә. Мин морж түгел бит. Кайберәүләр хәтта 15 минут йөзә, – ди Лаура, елмаеп.

Динар Мингалиев – Кама Тамагы егете. Хәзерге вакытта Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта Зәңгәр күлдә коенырга да вакыт таба. Анда йөри башлавына бер ел була икән. Социаль челтәрдә Дамир исемле егетнең һәр шимбә су коенырга йөрүен күзәткән ул. Кызык булып киткән. Әлеге төркем өч ел элек оешкан икән. Бер барганда, 24 кеше җыелалар. Хәзер үзе дә башка дусларын ияртә.

– Кайчак кәеф тә кырылып китәргә мөмкин. Бергәләшеп йөрү күңелне күтәрә. Җомга намазына барган кебек бит ул. Хәер, мәчеткә дә йөрергә онытмыйбыз, – ди 34 яшьлек Динар Мингалиев. – Салкын су белән коена башлаганчы, башта табиб белән киңәшләштем. Дөрес, беренче вакытта курку хисе дә туа. Әмма үз-үзеңне җиңү яңа көч, ышаныч бирә. Салкын тиеп авырганым юк. Стресска азрак бирешә башлыйсың. Кызып китү гадәтем дә кимеде. Файдасы күп аның.

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Шамил Сабировка салкын суда коену үзен формада тоту өчен дә кирәк. Коткаручы булып эшли ул. Шуңа күрә водолаз егеткә һич тә авырырга ярамый. Бәлагә таручыларны коткарасы бар бит аның.

– Безнең һөнәр ияләренең сәламәтлеге нык булырга тиеш. Физик күнегүләр ясау, салкын суда коену, саф һавада йөрү... Боларның барысына да игътибар итәргә тырышам, – ди ул.

Беренче тапкыр бәкегә 15 яшьтә Шәмәрдәннең моржлар төркемендәге ир-атларга ияреп барган. «Әйдә», – дип кызыктыргач, каршы килмәгән. Беренче юлы өстенә салкын чүмеч белән генә су сибеп караган. Белмәгән килеш артыгын кыланырга ярамый. Шулай ияләшеп киткән. Елгага йөри башлавына ун ел икән инде.

– Хроник ангинадан интегә идем. Хәзер бетте. Салкын да сирәк тия. Энергия, көч тә күбәйде. Кышын да, җәен дә чишмәләргә дә йөрим. Бара алмаганда, урамга чыгып, ике чиләк су белән коенам. Урман эчендәге Кырбаш авылында бәке ясадылар. Бик уңайлы, кеше өзелми. 1 минут кына торам. Кач мануда коенмыйм. Әлеге бәйрәм үткәч, дуслар белән барабыз. Ә болай үзем генә йөрергә яратам, – ди ул.

Коткаручы Шамил Сабировтан киңәшләр:

* Иң беренче теләк булсын. Коенырга барганда, үзеңне яхшы хис итү кирәк. Авырыйсың икән, өйдә кал.

* Термос белән кайнар чәй, җылы киемнәр алыгыз. Башлык, бияләй дә булсын. Коенып чыккач, тән җылыда булырга тиеш.

* Башта сөлгене юешләтеп сөртенү яхшы. Менә шулай чыныгу аласың. Кыш көне яланаяк берничә минут карда йөреп организмны ияләштерергә мөмкин. Батыраеп, мин булдырам дип, әзерлексез генә салкын суга кермәгез.

* Бәкегә баскычтан суга аркагыз белән төшегез. Тыныч кына сулагыз. Баш белән чумарга ярамый. Җайлап кына атлап керегез.

* Кемдер суда озак тора, кемгәдер 10 секунд та җитә. Организм һәркемнеке төрлечә. Шуңа күрә моны үзең тоясың.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре