Financial Times газетасында язалар: «Япония, Европа һәм Бөекбританиянең Үзәк банклары җитәкчеләре дөньяның иң эре икътисадларында халыкның картаюы аркасында киләчәктә эшче көч җитмәү ихтималы турында кисәтте». Бик кызыклы факт бит инде бу: тормыш дәрәҗәсе югары булган алга киткән илләрдә туу коэффициенты бик түбән. Иң түбән коэффициент – Көньяк Кореяда, 2023 елда ул анда 0,72 генә булган, ягъни бала табу яшендәге бер хатынга бер бала да туры килмәгән. Исегезгә төшерәм: җәмгыятьтә халык саны үссен өчен, коэффициент 2,1 дән югарырак булырга тиеш. Кореялыларның нинди катастрофалы темп белән юкка чыгып баруларын аңлыйсыздыр. Ә бит һәрвакыт алай булмаган. 1980 елда гына илдә туу коэффициенты 2,82 гә тигез. Иң кызыгы шунда: 45 ел элек ил күпкә фәкыйрь яшәгән: җан башына туры килгән эчке тулай продукт 1 714,6 долларга тиң булган. 2023 елда бу сан 33 121 долларны тәшкил итә. Доллар инфляциясен искә алганда да, кореялыларның байлыгы бик нык арткан. Байлык арткан саен, үрчү темплары кими, дигән нәтиҗә ясап булмыймы моннан?
Демографик кризистан чыгу өчен, бездә нинди чаралар күрелә әле? Әйе, әйе, гаиләләрнең матди хәлен яхшыртырга тырышалар. Германиядә, әйтик, социаль яклау системасы шактый ук көчле. Хатыннар бала таба һәм аны тәрбияли алсын өчен, байтак чаралар каралган. Башка алга киткән илләрдә дә шулай бу. Шуңа карамастан, эшче куллар табу кыен. Мигрантларны күпләп китертү юлы гына кала. Көнбатыш илләре болай да мөһаҗирләр күплегеннән интегә. Күпме генә чаралар каралмасын, демографик кризистан чыга башлаган бер генә алга киткән илне дә табып булмый. Шул исәптән Россиядә дә хәл хәвефле. Кытайда да. Чиннарныкы аңлашыла, алар демографик упкынны үз куллары белән үзләре ясады. Ә менә алга киткән илләрдә гаиләләр өчен теплица шартлары тудыру омтылышы нәтиҗә бирми. Хатыннар бала тапмыйлар. Күбесенчә теләмиләр, кайвакыт теләгәннәре таба алмый, сау-сәламәт ир-хатыннардан да бала тумый. Майн Рид дөрес әйтә: «Атны елга янына бер кеше дә алып килә ала, әмма кырык кеше дә эчәргә мәҗбүр итә алмый». Социаль пособиеләрне мул өләшергә була, бала табарга мәҗбүр итү мөмкин түгел. Алга киткән илләрнең Үзәк банк җитәкчеләре әйтүенчә, демографик кризис җитештерү күләмен киметеп кенә калмый, инфляцияне дә көчәйтә.
Шул ук вакытта фәкыйрь Африка илләрендә туу коэффициенты болытлардан югары. Нигерда 6,89 га тигез, мәсәлән. Халыкның караңгылыгы белән генә аңлатып булмый моны. Көньяк Кореяда да кайчан гына әле бала туу югары булган, ил икътисадый яктан сикерешле алга киткән һәм шуңа пропорциональ рәвештә демографик упкынга сикергән.
Бу парадоксны Америка биологы Джон Кэлхун тычканнар белән үткәргән тәҗрибә берникадәр аңлата. Ул бер төркем тычканны яшәү өчен идеаль шартлар булган махсус урында яшәтеп карый. Ашау-эчү мул, торак өчен кайгырасы юк, табигый дошманнар да күренми, вируслардан да имин, «психологик һәм физик кыенлыклар» дигән киртәләр дә куелмаган. Газета укучыларының реакциясен аңлыйм: кеше белән тычканнар арасында зур аерма бар, диячәкләр. Хак сүз, әлбәттә, әмма «Моби Дик» романы авторы Герман Мелвилл: «Хайваннар үзләрен никадәр генә акылсыз тотмасыннар, кеше үзенең акылсызлыгы белән алардан күпкә алдарак», – дип тиктомалдан гына язмаган. Бүгенге җәмгыятькә күз салсак, адәм балаларының кайчак хайваннардан да түбән төшүенә меңләгән мисал табачакбыз. Үрчү инстинкты хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә бертөрле ул.
Яхшы, теплица шартларына куелган тычканнарга ни булган соң? Башта җәнлекләр кызу темплар белән үрчиләр. Әмма 315 көннән соң темп сизелерлек акрыная. Сан 600 гә җиткәч, төркемнәргә бүленү башлана, башкалардан читләшә торган «бәхетсез»ләр төркеме пәйда була, көчле тычканнар зәгыйфьләренә һөҗүм итә һәм кыерсыта башлый. Ана тычканнар балаларын кайгыртудан туктый, башкаларның балаларына бер сәбәпсез һөҗүм итә. Нормадан тайпылышлар пәйда була һәм үсә: гомосексуальлек, агрессия, бер-берсен ашау… Каннибализм ачлыктан түгел. Азык-төлек җитәрлек, кайгырасы юк. Ике елдан соң ахыргы тычкан туа. Бу чакта инде балалар үлеме 100 процентка җиткән була. 1973 елга бер тычкан да калмый үлеп бетә.
«Галәм 25» (Universe 25) дип аталган тәҗрибә шуны күрсәтә: хезмәт итү, кыенлыклар аша үтү ихтыяҗы беткән җәмгыять котылгысыз рәвештә череп таркалуга һәм тулысынча һәлак булуга таба хәрәкәт итә. Экспериментны Джон Кэлхун 25 тапкыр үткәрә. Нәтиҗә бер үк.
Аллаһы Тәгалә бик яхшы итеп аңлата бу хәлне. «Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык һәм фәсәд кылыр иделәр...» – ди («Шура» сүрәсе, 27 аять).
Бала үстерүче әти-әниләр өчен дә җитди кисәтү бу аять. Артык тырышлык күрсәтеп, әзергә-бәзер итеп бала тәрбияләү, тормыш өчен кирәкле һәр нәрсәне булдырып куярга тырышу омтылганның киресенә китерә: бернигә дә ярамган кеше үсә, шәхеснең деградациясе башлана.
Бер автор, атаклы фигуристлар, Олимпия чемпионнары Людмила Белоусова һәм Олег Протопопов белән самолетта очканын искә алып, менә ниләр язган иде. «Мин түзмәдем һәм сорадым: «Сез ничек итеп шулкадәр еллар беренчелекне саклап кала алдыгыз?» Белоусова миңа җавап бирде: «Без һәрвакыт чуеннан ясалган авыр билбаулар белән күнегү ясыйбыз. Аларны бары тик ярышларда гына салабыз, шунда гына бөтен кешене шаккатыра торган җиңеллек пәйда була».
Тормышта адәм баласы алдына киртәләр тиктомалдан гына куелмый. Үсеш өчен котылыгысыз кирәкле шарт алар. Кеше алдындагы шул киртәләрне кайгыртучан икенче бер зат алып куеп торса, бу һәлакәткә китерә. Җәмгыятьтә кысырлык башлана, аерым кеше тормышы да кысыр омтылышлар тезмәсенә әверелә. Акчасызлык, ачлык тулы еллар аша үтеп, уңышка ирешкән Гордон Самнер бу хакта: «Шунда ук уңышка ирешкән булсам, мин үз бәхетемне бәяли алмас идем», – ди.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез