Сугышкан, кыйнаган, мыскыллаган, урлаган... Игътибар итәсезме икән: җинаятьләргә бәйле хәбәрләрдә «каһарман» буларак балалар һәм үсмерләр ешрак күренә башлады. Алар йә үз ишләренә зыян сала, йә хайваннарны рәнҗетә, йә олыларга ташлана, йә булмаса бүтән төрле тыелган эшкә тотына. Алар арасында явызлык очраклары башка сыймаслык тизлек белән арта.
Сәбәпләре төрле. Барыбыз да сүгәргә яраткан интернет, компьютер уеннары, телефон белән кино йогынтысын гына атап, җаваплылыкны өстән бик тиз төшерер идек тә соң. Бала-чагадагы усаллык шул исәптән илдәге гомум социаль-икътисадый вазгыятькә дә барып тоташа. Әмма белгечләр беренче урынга гаиләдәге мөнәсәбәтләрне куя. Явызлыкның тамырын алдан юк итәргә мөмкинме? Яшүсмерләр җинаятькә илткән сукмакка ник баса? «ВТ» хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.
Күңелле түгел
Үсмерләрдәге явызлыкның көчәюен хокук саклау органнары да таный. Алар китергән кайбер мәгълүматларга күз салыйк.
Татарстанда 2024 елның дүрт аенда яшүсмерләр катнашында 258 җинаять эше тикшерелгән. Күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт процентка югарырак. Җинаятьләрнең төренә килгәндә, автомобиль урлау очраклары 360 процентка (5 очрактан 23кә), мошенниклык 34 процентка (26 очрактан 35кә), наркотик сату 65 процентка (43 очрактан 71гә) кадәр арткан. Җинаятьләрне 183 балигъ булмаган бала кылган. Аларның 17се исерек хәлдә булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полициясе хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Марат Фәтхуллин җинаятькә илткән сәбәпләрне атады.
– Наркотиклар сату һәм яшүсмерләр арасында мошенниклык очракларының күплеге, беренче чиратта, глобаль цифрлаштыру һәм көндәлек тормышның күп кенә тармакларының интернетка күчүенә бәйле, – диде ул. – Күпчелек очракта яшүсмерләр бу эшчәнлеккә өстәмә акча эшләү теләге белән алына. Шул ук вакытта аларга акча гына кирәк дию дә дөрес түгел, аларда җинаятьләргә карата кызыксыну да көчле.
Марат Фәтхуллин әйтүенчә, баланың нинди гаиләдән булуы мөһим түгел.
– Анализ шуны күрсәтә: кырын адымга бик яхшы гаиләләрдә үсүче балалар да бара. Балаларның буш вакытларын файдалы һәм эчтәлекле итеп уздыру өчен мөмкинлекләр булырга тиеш. Аларның явыз эшләргә вакыты калырга тиеш тә түгел, – ди ул. – Бала-чага үзенең нәрсә эшләгәне белми, аңламый. Баланы гаиләдә тәрбияләргә кирәк. Нәрсә эшләргә ярый-ярамый – аңлатырга. Бала ана сөте белән тәрбияләнә, ата-ана әйткән яхшырак барып җитә. Хәзер җәйге ял чоры. Баланың ни эшләгәненә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Яңа җинаятьчеләр үстерергә безнең хакыбыз юк.
Марат Фәтхуллин әйтүенчә, эш узгач, кычкырудан файда юк. Шуңа күрә бер адым алда барырга кирәк. Бигрәк тә ачыклау, профилактика эшендә.
– Фаҗига узгач кына эшли башларга түгел. Болай барса, золым очраклары артачак кына. «Салават Күпере» торак комплексында булган хәлне генә карыйк (искәрмә: әлеге торак комплексында бер төркем яшүсмерләр 11 яшьлек баланы чишендергән, кыйнаган, өстенә «пес» иткән иде). Бу бит – коточкыч дәрәҗәдәге явызлык белән башкарылган золым. Ул бернинди кысага да сыймый. Ә иң куркынычы – балалар арасында кызлар да бар. Бу явызлыкны алар кирәкмәгән сайтлар, социаль челтәрләрдән күрәләр. Балалар шуны күреп, тормышта та эшләргә ярый, дип саный. Аннан, бу торак комплексында яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең югары булуы монда төрле гаиләләр, балаларның яшәвенә дә бәйле. Бөтен Казаннан, хәтта башка җирләрдән дә күченеп киләләр. Балаларның да үз мәнфәгатьләре бар. Һәрхәлдә, кемдер лидерлык итә, кемдер төркемнәргә кушыла, кемдер дулкын белән бергә бара. Әмма бу торак комплексында яшүсмерләр арасында оешкан җинаятьчел төркемнәр бар дигән сүз түгел әле.
Сүз уңаеннан, быелның дүрт аенда хокук сакчылары 1026 балигъ булмаган бала һәм 1198 ата-ананы исәпкә куйганнар. Балигъ булмаганнар белән эшләү органнарында 2378 яшүсмер һәм 4393 ата-ана исәптә тора.
«Кызлар да явыз»
Үсмерләрдәге явызлыкның чишмә башы кайда? Гаиләдәге мохит роль уйныймы? Бала бәлагә әверелмәсен өчен, ата-анага нишләргә? Танылган педагог-психолог, нейропсихолог Солтания Гатауллина белән шуларга җавап эзләдек.
– Соңгы арада үсмерләр арасында агрессия очракларын күп күзәтәбез...
– Соңгы елда безнең җәмгыять өчен агрессивлык проблемасы актуаль. Бүген урамда да шәфкатьсезлеккә юлыгырга әллә ни күп кирәкми. Бигрәк тә яшүсмерләр арасында агрессия көчле.
Яшүсмерлек чоры – иң катлаулы чор, нәкъ менә шушы вакытта алар бөтен дөнья белән конфликтка керә, бигрәк тә, алар фикеренчә, өлкәннәр аларның тормышын чикли дип кабул ителә.
Уртача алганда 10 яшьтән 18 яшькә кадәр чорда эчке әгъзалар һәм системалар үсеше сыйфатлы үзгәрешләр ала, гормональ үзгәртеп кору чоры башлана, яңа социаль инстинктлар барлыкка килә, җенси тәртип формалаша. Болар барысы да баланың психик халәтендә чагыла. Барлык психик функцияләр дә үзгәрә. Элек кызыклы тоелмаган күренешләргә игътибар бирелә. Фикерләү дә, шәхси сыйфатлар да үзгәрә. Бу яшүсмерләрнең үз-үзен тотышында чагыла: протест реакциясе, үзләренә игътибар җәлеп итү, нормаль рәвештә сарыф ителмәгән энергияне гамәлгә ашыру, сабырсызлану.
– Агрессиянең сәбәпләре нидә?
– Күп кенә мәгълүматлар күрсәткәнчә, агрессив яшүсмер ул – барыннан да элек, гадәти бала, аңа гадәти нәселдәнлек хас. Агрессивлык кайдан барлыкка килә? Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Тәрбия эшендә җитешсезлекләр, хаталар, әйләнә-тирә мохиттә, гаиләдә килеп чыккан кыенлыклар йогынтысы, дисеңме. Үсмернең агрессивлыгы, нигездә, өлкәннәрнең аларны аңламавына каршы протест формасы буларак формалаша, чөнки ул җәмгыятьтә үзенең тоткан урыныннан канәгать түгел.
Шулай ук үз-үзен тотышына аның табигый үзенчәлекләре – темперамент (тиз кабынып китүчәнлек, ярсучанлык кебек сыйфатлар), хис-кичерешләр көче дә йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш, агрессиянең сәбәпләре ата-аналар һәм балалар арасындагы низаглар, массакүләм мәгълүмат чаралары, фильмнар, начар компания дә булырга мөмкин. Һәрхәлдә, бу хәлне игътибарсыз калдырырга ярамый инде.
Агрессия тумыштан бирелгән сыйфат була алмый. Агрессия тышкы шартлар нәтиҗәсендә формалаша. Кайбер сәбәпләрен алдарак әйтеп үттек.
– Малайлар гына түгел, хәзер бит кыз балалар да коточкыч дәрәҗәдә явыз... Бу ни сәбәпле шулай? Аннан, карап торышка бик яхшы булган гаиләләрдәге балалар да сугыш чукмарына әйләнеп куя...
– Төп роль – гаиләнеке. Нәкъ менә гаиләдә нормаларга һәм әхлак кагыйдәләренә нигез салына, дөньяга караш, тормыш кыйммәтләре, киләчәккә планнар һәм идеаллар формалаша. Ата-аналар һәм яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сыйфаты үсмернең холкы формалашуда бик мөһим фактор булып тора.
Үсмернең үз-үзен тотышына гаиләнең социаль статусы һәм тормыш дәрәҗәсе йогынты ясарга мөмкин. Әгәр гаиләдә акча җитәрлек булмаса, балалар үзләрен агрессив тота башлыйлар, чөнки аларның әти-әниләре кыйммәтле телефон яки планшет, соңгы модага туры килгән кием-салым сатып ала алмыйлар.
Әйе, имин, хәлле гаиләдә үскән, барысы да җитеш булган балалар да үзләрен агрессив тотарга мөмкин. Тик бу очракта яшүсмерләр үзләрен башкалардан өстен һәм яхшырак дип саный.
Кыз балалар арасындагы агрессиянең сәбәпләре дә гаиләдәге тәрбиядән килә. Алар үз ишләренә карата гына түгел, малайларга карата да явызрак. Тәрбиядә бигрәк тә әнинең кыз балага булган мөнәсәбәте мөһим роль уйный.
– Ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?
– Баланы бөтен барлыгы белән яратырга, аның сорауларын җавапсыз калдырмаска, күбрәк аралашырга, ничек бар шулай кабул итәргә, күзгә-күз карашып сөйләшергә, аңларга, якларга киңәш итәм. Гомумән, өлкәннәр балалар язмышына битараф булмасын иде.
ФИКЕР
Александр Бастрыкин, Россия Тикшерү комитеты рәисе:
– Интернет киңлекләрендә төрле алымнар ярдәмендә көч куллануны пропагандалый, яшүсмерләрдә деструктив активлык формалаштыруга ярдәм итә торган төркемнәр бар. Җәмгыятькә файда китерү максатын күздә тотмаган, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы тору үрнәкләрен хуплауга нигезләнгән мондый эшләр җитди куркыныч тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, аеруча рәхимсезлек белән кылынган хокуксыз гамәлләр сурәтләнгән фото яки видеоматериаллар таратканга җинаять җаваплылыгын көчәйтү өчен, мөмкин кадәр тизрәк административ җаваплылык турында закон кабул итәргә кирәк. Берничә секунд дәвам иткән кыска видеоязмалар кешеләрдә көчле агрессия тудыра, ул алга таба чын тормышка күчә.
(«Комсомольская правда»да басылган әңгәмәдән)
САН
* Тикшерелгән җинаятьләрнең яртысыннан артыгы (59,8%) – элек җинаять кылган кешеләр (596290), һәр дүртенчесе (22,4%) – исерек хәлдә (223043), һәр утыз җиденчесе (2,7%) балигъ булмаганнар яки аларның катнашында (27325) кылынган.
* 18-29 (33,9 %) һәм 30-39 (38,7 %) яшьтәгеләр элеккечә иң югары криминаль активлыкка ия.
* Оешкан җинаятьчелектә балигъ булмаган катнашучылар санының үсеше бара (+88,3% – соңгы биш ел эчендә, +2,6% – соңгы елда)
* Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты мәгълүматлары нигезендә, 2023 ел нәтиҗәләре
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез