Газетага язылу

Татарстанда мошенниклар алдаган кешеләр кими башлаган

Без гадәтләнгән мессенджерларның акрын эшли башлавыннан зарланганда, Роскомнадзор тарафыннан гамәлгә кертелгән чикләүләр кырыгалдарларның эшен шактый катлауландырган. Хокук сакчылары шулай дип ышандыра. Алар сүзенә караганда, Татарстанда мошенниклар алдаган кешеләр кими.

– Безнең республикада 2025 ел уртасыннан башлап гражданнарыбызга карата кылынган IT җинаятьләр саны 30 процентка кимегән иде. Гыйнвар йомгаклары буенча да кимү 24% тәшкил итте, – дип хәбәр итте Татарстан Прокуратурасы бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов.

Дроперлыкка, ягъни урланган акчаны күчерү һәм чыгаруда катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы кертүнең файдасы да бардыр, дип фаразлый хокук саклаучылар.

– Шулай ук Россиядә сим-карталар санын чикләү дә үз нәтиҗәләрен бирде. Бер кешегә 20 дән артык сим-карта рәсмиләштереп булмый хәзер, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Раил Куряков.

Шуңа да карамастан, мошенниклар яңа схемалар уйлап табуын дәвам итә. Хәзерге вакытта кырыгалдарлар ФСБ, Үзәк банк хезмәткәре булып шалтырату схемасын аеруча еш куллана. Төрлечә алдап, акчаны куркынычсыз счетларга күчертергә тырышалар. Узган атнада гына полиция бүлегенә Казанда яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган кеше аны счетындагы 800 мең сум акчасын урлатудан сакларга тырышкан. Ахыры исә гадәттәгечә тәмамланган. «ФСБ хезмәткәрләре әлеге операцияне туктата алды, тик сезнең ярдәм кирәк. Ул акча тамгаланган, аны алып, куркынычсызлык хезмәтенә тапшырырга кирәк», – дип алдыйлар аны. Мошенникларның сүзенә ышанып, алар әйткәнне башыннан ахырына кадәр үтәгән ир-ат билгесез кешеләргә 29 миллион сум акчасын биреп җибәргән.

Хокук сакчыларының мошенник әйткән буенча банкомат янына килеп җиткән кешеләрне туктатып калган очраклары да булган. 2025 елның дүртенче кварталыннан алып хәзергә кадәр Татарстанда 60 млн сумны саклап кала алганнар. Мондый очракларның күбесе нигездә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә була. Гыйнвар дәвамында республикада көн саен уртача 50 IT җинаять теркәлгән.

– Үзләренең җинаятьчел эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен мошенниклар башка затларны җәлеп итә. Бу тозакка үсмерләр, югары уку йортлары студентлары эләгә. Алар акчага кызыгып, үзләренең банк карталарын сата. Җинаятьчеләр ул карта аша урланган акчаны уздыра, – ди Алмаз Фәттахов.

Алдау схемаларын тормышка ашыруга килгәндә, телефон мошенниклыгы – әле дә беренче урында, вирус йоктыру программаларын да артта калдыра ул. Кеше ышанучан шул бездә. Икенчедән, банк системасында саклау чаралары югарырак булган саен мошенниклар яңадан сыналган шул ысулга – телефон аша алдауга әйләнеп кайта. Сак булыгыз! Бер генә дәүләт оешмасы да код әйтүне, акча күчерүне, акчаны саклап калу өчен кредит алуны таләп итми!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре