Кызыл балык бик күп файдалы үзенчәлекләргә ия. Диетолог-эндокринолог Наталья Лазуренко “Вечерняя Москва” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, бу продукт җитди авыруларны кисәтүгә ярдәм итә.
Кызыл балыкта файдалы майлар – омега-3 күп. Май кислоталары организмга көч-энергия өсти. Шулай ук ялкынсынуны киметә. Ә ялкынсынуның күп кенә чирләргә, әйтик, симерү, атеросклероз һәм остеопорозга китерүе беркемгә дә сер түгел. Омега-3 мондый чирләр куркынычын киметә”, – дип аңлаткан Лазуренко.
Табиб билгеләп үткәнчә, омега-3 организмнан токсиннар һәм метаболитлар чыгарырга ярдәм итә. “Кызыл балыктагы аксым бик җиңел үзләштерелә һәм аминокислоталарның тиз пәйда булуына ярдәм итә. Ә алар гормоннар, фермент, эчәк һәм бавыр күзәнәкләре өчен төзелеш материалы булып тора”, – дип өстәгән диетолог.
Шулай да, табиб кисәтеп әйткәнчә, кызыл балыкны чамадан тыш күп ашау зыянлы, чөнки сару кайнауга һәм авызда әче тәм пәйда булуга китерергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез