LADA автомобильләренең йолдызлы сәгате яки хәбәрләрнең төбенә төшмәвең хәерле

Рәсми хәбәрләр гадәттә аналитикадан ерак тора. Яңалыклар турында сөйләгәндә, чынбарлыкны тәфсилләү аларның максаты түгел. Һәр нәрсәнең төбенә төшеп аңлата башласаң, ажитоаж тудырып, паника китереп чыгаруың да ихтимал. Шулай да хәбәрләр, аңлап тыңлаганда, безгә күп нәрсә сөйли.

Әйтик, рәсми телеграм-каналларның берсе Россиянең икенчел автомобиль базарында LADA автомобильләренең популяр булын хәбәр итә. Май аенда гына шундый 130,5 мең машина сатылган. Уңай хәбәр бит инде бу. Бердән, кешеләр, тотылган булса да, күпләп автомобиль сатып ала, икенчедән, үзебезнекен алалар. Иске иномаркалар читкә этеп куела. Хәбәрнең соңгы өлеше «үтерә» ләкин. Кулланылган автомобильләр арасында иң популяр модель – LADA 2107. «Семерка»ның, сыйфаты түбән булу сәбәпле, яңа чагында да бер дә абруе юк иде. Арзан булган өчен генә аны фәкыйрь катлам үзенеке итте. Әмма «семерека»лар 2012 елның апрелендә үк конвейердан алынды. Димәк, линиядән төшкән иң соңгы машинага да хәзер унике яшь инде. Модельнең бик тиз ватылуы белән танлыган булуы яше уникедән арткан машинаның ни хәлдә булачагын яхшы аңлата. Бик фәкыйрь булмасаң, андый автомобильгә якын килмисең. Шунда ук хәтереңә «Бер ишек ябылса, һичшиксез икенчесе ачыла» дигән канатлы гыйбарә искә төшә. Афоризм кешеләрне өметләндерү өчен уйлап чыгарылган булса да, халык аны LADA 2107гә күчерде һәм юмор эчтәлеге белән төрде.

Финанс министры Антон Силуановның бер белдерүе шулай ике катлы булуы белән игътибарны тарта. Ул төбәкләргә күчемсез милек салымы ставкасын мөстәкыйль билгеләү мөмкинлеге биреләчәген әйтә. Мөстәкыйльлек – шәп нәрсә, күчемсез милек салымының тулысынча төбәкләрдә калучы бердәнбер диярлек салым булуын искә төшергәндә бигрәк тә. Салымны кыйммәтле милеккә генә артырачаклар, монысы да фәкыйрь халыкны тынычландыра ала. Ләкин федераль үзәкнең төбәкләргә яңа салым чишмәсе ачуы тиктомалдан түгел. Физик затларның салымына керем бар бит әле. Аны хәзер прогрессив шкала белән түләтәчәкләр. НДФЛ – шундый салым: аның 85 проценты төбәктә кала, 15 проценты җирле бюджетка китә. Ләкин байлар арттырып түләячәк өлеше моннан соң федераль бюджетка китәчәк. Силуанов белдерүе – төбәкләргә шуның компенсациясе ул.

Фото: vk.com

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре