Линар Закиров: "Рилсларны татарча төшерү бермә-бер күбрәк рәхәтлек бирә миңа"

10 ел Казанда журналист булып эшләгәннән соң, тормышын төптән үзгәртергә теләп, Мәскәүгә китеп, эшкуарга әйләнгән Линар Закиров белән әңгәмә кордык. Линар татар телендә видеопроектлар төшерүе, социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып баруы һәм мәскәүлеләрнең татарларга нинди карашта булуы турында сөйләде.

– Мәскәүдә бүгенге көндә нинди эшчәнлек алып барасың?

Төп эшем марткетплейска бәйле, шул ук вакытта иҗади эшчәнлеккә дә вакыт кала. Икенче эшемә әйләнгән кебек булды инде ул. Мин башта автомобиль өчен татар телендә ябыштыргычлар чыгарып сата башладым, аннан соң аларга промо-роликлар, социаль челтәр өчен рилслар төшердем. Тора-бара татарча видео төшерү шулкадәр рәхәтлек китерә башлады. Социаль челтәрләрдә «Татарча авто ябыштыргычлар» дип аталган аккаунтка башка исем уйлап табарга туры килде, чөнки төркемнең эше, ябыштыргычлар белән генә чикләнмичә, киң колач җәеп киткән иде. Ахыр чиктә, «ӘЙТЧЕ» дигән исем уйлап таптым. Анда Мәскәүдәге һәм Мәскәүдән тыш тормышны татарча күрсәтәм. Кайбер кешеләр минем Мәскәү урамнарына, хәтта Кызыл мәйдан диварлары янында, Ленин мавзолее тупсасына басып, татарча видео төшергәнемә соклануын белдерә. Ә минем өчен бу – рәхәтлек китерә торган, инде гадәтигә әйләнгән хәл. Кылану да, кылтаю да түгел. Ихтыяҗ дип әйтсәм, дөресрәк тә булыр.

Белүемчә, «ӘЙТЧЕ» проектында берничә кызыклы һәм Мәскәүгә бәйле татарча сәхифәң бар.

– Мәскәүгә багышланган сәхифәләремнең берсе «Моңлы Мәскәү» дип атала. Аның кысасында башкаланың гадәти булмаган, сәеррәк ял итү урыннары белән таныштырам. Күптән түгел янутлар, чучкалар яши торган кафеларга барып кайттым.

«Хихи-хаха»га корылган рилслар хәзер җитәрлек бит, ә менә белем бирү форматында бөтенләй юк диярлек. Минск, Тула шәһәрләренә, шулай ук Лев Толстойның туган авылы Ясная Полянага барып, күләмле репортажлар да төшереп кайткан идем.

Берничә ел элек шагыйрә Луиза Янсуар белән «Тәгәрмәч» проектын да башлап җибәргән идек. Татар авылларының тормышын «Орел и решка» форматындарак күңелле һәм җиңелчә күрсәтү максаты белән эшкә керештек.  Интернетка чыккан әйбер озын гомерле була, атаклы Әлдермеш, Керкәле, Елховой, Урта Балтай һәм башка авылларга багышланган чыгарылышлар көн дә караулар җыя... «Тәгәрмәч» әйбәт кенә «әйләнеп киткәндә», Луизаның да, минем дә тормышымда үзгәреш булып, проектны туктатырга мәҗбүр булдык. Шунысын искәртергә кирәк: сыйфатлы итеп эшләнгән проектны фәкать үз акчабызга чыгара идек. Алай иткәндә, бернинди киртәләр, фантазияне чикләү юк, дигән сүз.

– Проектларың нинди аудиториягә юнәлдерелгән? Караучыларың кем?

– Яшь ягыннан бернинди чикләү куймыйм үземә. Блогымда олысын да, кечесен дә кызыктыра алырлык темалар күтәрергә һәм күрсәтергә тырышам.

– Шушы көннәрдә генә тагын бер яңа сәхифәң – МӘСКӘҮ[ЧӘ] подкасты дөнья күрде бит?

– Әйе, бу атнада, ниһаять, бар көчемне һәм матди мөмкинлекләрне биреп эшләгән проектым чыкты. Тапшыруның беренче кунагы – җырчы Әлфинә Әзһәмова. Әлфинә апаны иҗади башлангычларымда «крестная мать» дип атадым хәтта. Чөнки 12 ел элек «Кәеф ничек?»кә баш мөхәррир итеп билгеләнгәч, газетаның минем кул астындагы беренче саны нәкъ менә Әлфинә Әзһәмованың зур интервьюсы белән башланып, ул зур уңыш казанган иде.

Бу юлы да аңа мөрәҗәгать иттем. Әмма ул интервью бирергә яратмый, шуңа да Әлфинә Әзһәмованы шушы әңгәмәгә дәшүне батырлыкка тиңләр идем. Тапшыру подкаст, ягъни фикер алышу рәвешендә бара. Әлфинә апа, ник мине бүлдерәсең, кысыласың, дип шелтә белдермәде, фикер алышу бер тында барды. Бу тапшыру белән Мәскәүдә татар теленең яшәвен, киң кулланылуын күрсәтергә теләдем. Тапшыруда берничә сәхифә бар. Беренчесе – кунагыбыз белән Мәскәүдә пешерелгән татар ризыгы яки атаклы «Москва» тортыннан сыйлану һәм бәя бирү. Авызга капкан бөтен ризык та тәмле булмаска мөмкин бит. Икенчесе – татарча «распаковка» – маркетплейсларда сатыла торган әйберләрне ачып карау һәм шулай ук бәя бирү. Кайберләрен тамашачыларга бүләк итәбез, бу юлы да шулай. Тапшыруны кунагыбызның иҗатына бәйле уен белән тәмамлыйбыз.

– Мәскәү татарлары белән уртак милли чаралар уздырганың юкмы?

– Алар белән элемтә тотмыйм. Әмма Мәскәүдә татар артистларының концертларын күрсәгез сез! Зур «Космос», Кремль концерт сарайларын тутырып киләләр! Сабан туена исә бөтен Мәскәү җыела диярсең... Коломенское музей-тыюлыгы уза торган иксез-чиксез бәйрәм мәйданы иртә таңнан кара төнгә чаклы татар, башкорт һәм башка халыклар белән гөж килә.

Татарлар Мәскәүдә нык актив! Башка милләтләрнең, башлыча русларның безгә карата хөрмәте зур. Җитәкчеләр тарафыннан да, гади халыктан да сизелә андый мөгамәлә.

– Ике ел элек Мәскәүгә дуслар белән килгәч, метрода гел татарча сөйләшеп бардык. Мәскәүлеләр моңа сәер реакция күрсәтте, кыен булып китте. Мондый проблема бар, димәк?

– Урта Азия халыклары Мәскәүгә килеп, метрода булсынмы ул, кибет ише җәмәгать урыннарындамы, беркемнән оялмыйча, видеоэлемтә аша туган-тумачасы белән рәхәтләнеп сөйләшә бит әле. Ә мин – бөек татар халкының улы, Россиядә халык саны ягыннан икенче урындагы милләт баласы була торып, нишләп әле үз илемдә татарча сөйләшүдән кыенсынып торырга тиеш?! Ахмаклык түгелме соң бу?! Күңелемә әле күптән түгел генә иңгән шушы хакыйкать белән яшәп йөреш. Тыныч, матур гына сөйләшсәң, беркем кырын карамый. Әйтик, метрога кереп, кычкырып, ямьсез сөйләшкән кешегә мин дә кырын карыйм. Үзбәк булсынмы ул, таҗикмы, русмы... Һәр нәрсәдә әдәп сакларга кирәк – шул гына. Татарча сөйләшкәнемә Мәскәүдә әле бер тапкыр да дәгъва белдергәннәре, кырын караш ташлаганнары юк. Ташлап карасыннар гына... Киресенчә, роликларны татарча төшерә башлагач, башка милләттән булган дусларым: «Кызганыч, видеоларыңны аңламыйбыз, ә аңлыйсы килә – субтитрлар белән булса да биреп бар инде», – диделәр. Берара татарлар турында русча да төшергән идем, әмма рилсларны татарча төшерү бермә-бер күбрәк рәхәтлек бирә миңа.

– Татар халкының рухын әсәрдән яки цитатадан нинди юл тасвирлый алыр иде?

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән әсәре бар. Татарларны исә мин төрледән-төрле җилләрдә сынала торган җилкән белән чагыштырыр идем. Күпме генә сынасалар да, безнең җилкән, канатларын нык кына киереп, һәрчак алга омтыла. Казанда узган БРИКС саммиты да – гаять зур сынау. Дөньякүләм сәяси чарада Кытай, Һиндстан кебек бөек илләрнең җитәкчеләре авызыннан мәркәзебез турында инде күпме мактау сүзе ишеттек.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре