Мәдәният өлкәсендә камиллекнең чиге бармы? Ирада Әюпова журналистлар алдында хисап тотты

Без мәдәни инфраструктурага миллиардлаган сум акча сарыф итә алабыз, әмма алар буш торса, аларда сәләтле кешеләр эшләмәсә – бар да мәгънәсен югалта. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда бу фикерне янә кабатлады. Мәдәният тармагында эшләүчеләрнең санын арттыру өчен нәрсәләр эшләнә? Ни өчен «сувенир халык»ка әйләнү куркыныч? Татарстан театрларындагы үзгәрешләр нәрсәгә китерер?

«Без сувенир халык түгел»

Очрашу башында Ирада Әюпова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткән сүзләрне искә төшерде:

«Без үзебезне «сувенир халык» итеп күрмибез – монысы һичшиксез. Онытмыйк: милләт бер сәгать эчендә юкка чыкмый, ләкин юкка чыкса, аны берничек тә торгызып булмаячак».

Мәдәният министры «сувенир халык» төшенчәсенә аңлатма бирергә тырышты. Аның фикеренчә, күпләп җитештерелә һәм таратыла торган сувенирларны асыл сәнгатьтән аера белергә кирәк.

– Массакүләм мәдәният мәсьәләсендә сорауларыбыз бар – анда менә шул сувенир төшенчәсенә туры килә торган әйберләр азрак булсын иде. Әйтик, татар милли киеме дип атала торган күпчелек костюмнар чынлыкта безнең кием түгел. Без чын татар милли киеме, театраль костюм һәм стилизацияне аера белергә тиеш, – дип фикерләре белән уртаклашты Әюпова. – Киләчәккә таба атлар өчен, безнең асыл кыйммәтләребезнең нәрсә булуын ачыкларга һәм бернинди шартларда да аларны үзгәртмәскә, сувенир халыкка әверелмәскә кирәк булуын аңлау зарур.

«Дәүләт акчасына куелган әсәр дәүләткә каршы була алмый»

Ирада Әюпова Президент Владимир Путинның 2022 елда имзалаган 809 нчы боерыгын да искә төшерде. Министр сүзләренчә, әлеге документ мәдәниятне илнең идеологиясе дип таный.

– Дәүләт ярдәме белән, дәүләт акчасына куелган әсәрләр дәүләткә каршы яки кешеләрне илдән китәргә этәрә торган була алмый – бу дөрес түгел, – диде Ирада Әюпова. – Гомумән, иҗат кешеләре сүзләре, гамәлләре өчен җаваплылык тоярга тиеш. Аларны бит башка кешеләр тыңлый, карый.

Санап ачыла күңел

Җиргә төшик. Мәдәният министры журналистлар белән очрашкан саен мәдәният турында саннар телендә сөйләшүнең дөрес булмавын әйтергә яратса да, һәр тармакта саннарның бәяләү күрсәткече булуын онытмыйк. Хәер, бу очрашуда ул үзе дә берничә күрсәткечкә аерым тукталды. Әйтик, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылган «Мәдәният» илкүләм проекты кысасындагы эшләрне санады. Без дә кайберләренә тукталыйк.

– Алабуга һәм Яшел Үзәндә мәдәни үсеш үзәкләре ачылган.

– 18 модель китапханә эшли башлаган.

– 7 театр төзекләндерелгән һәм төзелгән.

– Авыллардагы 54 мәдәният учагында ремонт булган.

«Иҗади кешеләр» төбәк проекты исә 5,5 мең кешегә белемнәрен арттырырга ярдәм иткән. «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысасында 10 виртуаль зал булдырылган.

– Быелдан бу эшләрнең күпчелеге «Гаилә» илкүләм проекты кысасында дәвам итәчәк, – дип аңлатты Ирада Әюпова.

«Эш мөмкинлекләрдә түгел...»

Әллә нинди матур, купшы сарайлар төзеп куярга була. Әмма аның эчендә тормыш кайнамаса, профессиональ һәм талантлы кешеләр булмаса, ул фәкать матур «картинка» булып кына калачак. Мәдәният министры сүзләре бу. Аңлагансыздыр, очрашуда кадрлар мәсьәләсе янә күтәрелде. Хәзерге вакытта мәдәният өлкәсендә 24 меңгә якын кеше эшли, алар уртача 63,8 мең сум хезмәт хакы ала. Моңа өстәп, грантлар һәм премия системасы да эшли. Әмма, министр сүзләре белән әйтсәк, бюджет өлкәсендә хезмәткәрләрне саклап калу – аерым мәсьәлә. Авылларда һәм кечкенә шәһәрләрдә ул тагын да кискенрәк тора.

– Быел «Земский работник культуры» программасы (аның нигезендә, кечкенә шәһәр яки авылга кайткан яшьләргә 1 миллион сум акча түләячәкләр. – Авт.) эшли башлады. Аның буенча без 41 гариза кабул иттек, 20 кешене сайлап алдык. Быелга шулай, ә киләсе елга урыннар санын 40 яки 50 гә кадәр җиткерәчәкбез, – дип сөйләде Ирада Әюпова бу җәһәттән. – Безнең республикада мәдәният тармагында эшләр өчен мөмкинлекләр бар. Алай гына да түгел, авылга кайтып яшәү өчен мөмкинлекләр бик күп. Өр-яңа мәдәният йортлары, мәктәпләр, асфальт юллар... Әмма эш мөмкинлекләрдә генә түгел. Эш мохиттә. Әйтик, 5 ел шәһәрдә яшәгән кешегә авылга кайту бик авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә безгә, гомумән, кешеләрне авылга кайтару турында сөйләшергә кирәк. Бу очракта аларның теләге зуррак роль уйный. Шуңа да без эшне агитация форматында дәвам итәбез.

Яткылыкка, нурга илтә

Авылдан кире шәһәргә китсәк, мәдәният министры Татарстанның театр-тамаша оешмаларының эшчәнлегенә аерым тукталды. Республикадагы 19 театр, 19 концерт залы һәм циркка 2024 елда 1,56 млн кеше килгән. 2023 ел белән чагыштырсак, 15 процентка зуррак бу сан.

– Залларның 81 процентына билетлар сатылып бетә. Калган 19 проценты – льготалы билетлар. Театрларга йөрүчеләр саны соңгы елда 1,5 тапкырга артты, – дип горурланып әйтте Ирада Әюпова.

Саннан янә кешеләргә әйләнеп кайтсак, Татарстан театрларындагы үзгәрешләрне дә шәрехләде министр. Билгеле булганча, сентябрь башыннан Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасына Камал театрында эшләгән Айдар Җаббаров билгеләнде. Тинчуринда дүрт ел баш режиссер булган Туфан Имаметдинов театрдан китте. Үзгәрешләр башкаладан читтә дә булды: Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев вазыйфасыннан китте, хәзер ул театрда актер булып хезмәт куя.

– Мондый рухтагы үзгәрешләр – табигый күренеш, – дип шәрехләде министр. – Рөстәм Галиевка килгәндә, ул озак вакыт театрның директоры һәм баш режиссеры булды. Закон буенча бу хәзер мөмкин түгел. Шуңа күрә аңа бер вазыйфаны гына сайларга туры килде – ул директор гына булып калды. Контракт вакыты тәмамлануга, Рөстәм әфәнде актер булып калырга карар кылды. Ни өченме? Чөнки театрның күрсәткечләре канәгатьләндерерлек түгел иде.

Тавышсыз бәйрәм

Ахырдан милли бәйрәмнәр турында да сүз куертылды. Министр фикеренчә, без әле дә аларны ничек дөрес, шулай уздырмыйбыз.

– Бәйрәмнәрнең асылын күрсәтүгә «тренд» бар, әмма без әлегә кадәр бар яктан да камил концепциягә барып җитә алмадык. Миңа калса, безгә галимнәр белән күбрәк эшләргә кирәк, – диде бу җәһәттән Әюпова. – Шулай ук мине бәйрәмнәрнең артык тавышлы булуы борчый. Көчле колонкалар, көчле тавыш милли бәйрәмнәрнең асылына берничек тә туры килми. Алга таба бу юнәлештә дә эшләп бетерәсе бар.

Татарстан мәдәнияте – саннарда

Әлеге тармакта 24 меңгә якын кеше хезмәт куя.

Мәдәният учакларына елына 103 млн кеше килә.

Татарстанда ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 4 мәдәни мирас объекты бар.

Республикада 100 дән артык халыкара фестиваль-форумнар узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре