Көндәлек тормышыбызда дингә кагылышлы сораулар әледән-әле туып тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны борчыган сорауларга ачыклык кертергә булдык.
Сорауларга Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.
– Йөкле хатын-кызга муллага өшкертергә барырга ярыймы? Соңгы арада гел саташып уянам, җаныма урын таба алмыйм.
– Ярый, әлбәттә. Әмма өшкерә торган кеше Аллаһтан курка торган, белемле булырга, дингә туры килә торган догалар белән өшкерергә тиеш. Кызганыч, өшкерүчеләр еш кына диннән ерак тора. Аннары без үзебезне үзебез дә өшкерә алабыз. Алай эшләгәндә дә Аллаһы Тәгалә безне саклаячак.
– Исемемне үзгәртергә телим. Шуннан соң тормышымдагы барлык борчулар юкка чыгар төсле. Тик торганда исем үзгәртергә ярыймы? Паспорттагы исемең – бер, мулла кушканы икенче булса, бозым тимәячәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?
– Әгәр исемнең мәгънәсе, яңгырашы начар икән, ул вакытта исемне үзгәртергә кирәк. Әгәр ул матур, мәгънәле икән, аны үзгәртергә кирәкми. Тормышыбыз, язмышыбыз үзгәрсен өчен без намаз укып, дога кылып, күбрәк игелекләр эшләргә тиеш. Исем алыштырып кына барлык проблемаларым югалыр, тормышым яхшы якка үзгәрер дип өметләнсәк, ялгышабыз. «Жигули» машинасына «Мерседес» дип язып элеп куйсак, ул «Жигули» булудан туктамый. Сезнең очракта да исемне үзгәртергә түгел, үзегезгә үзгәрергә кирәк. Икенче соравыгызга килгәндә, сихер тимәсен өчен ике исем белән йөрү дигән нәрсә динебездә юк. Без үзебезне бозымнан бары тик тәһарәтле булып, догалар укып кына саклый алабыз.
– Мин хәзрәт рөхсәте белән еш кына аның телефонына хәер акчасы салып, үлгәннәр рухына, үземә һәм якыннарыма исәнлек-саулык сорап, дога укытам. Болай эшләү дөресме? «Ни өчен кулына бирмисең?» – дип сорасагыз, ул мин яши торган җирдән еракта яши, ә күңелем нәкъ менә шул хәзрәткә ята, аңа ышанам.
– Әлбәттә, хәерне кешенең кулына бирсәң, хәерлерәк. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, телефон аша җибәреп, счетларга салып та сәдака бирә алабыз. Иң мөһиме – Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Гомумән, сәдака акчасын белгән кешеләргә генә юлларга кирәк. Шуңа күрә телефоннан акча җибәрер алдыннан аның кайда, кемгә китәчәген яхшылап тикшерергә кирәк. Берәр секта-мазар ише шикле оешмаларга китеп, кыек юлга кереп китүең дә бар.
– Корбанны гает көнне чалдырырга өлгермәсәң, аны ел дәвамында да чалдырсаң буламы? Ул корбан кабул булырмы?
– Динебездә күп гыйбадәтләрнең вакыты бар. Корбанның да аерым билгеләнгән махсус вакыты бар. Безнең мәзһәб буенча Зөлхиҗҗә аеның унынчы, унберенче, уникенче көннәрендә, ягъни елга өч көн генә корбан чалып була. Бу көннәрдә өлгермәсәң, ул вәҗеб корбаны булмаячак. Шуңа күрә вакытның кадерен белик. Һәр нәрсәне үз вакытында эшләргә тырышыйк.
– Мәетнең йөзенә каплаган яулыкны ни эшләтергә икән? Аны өйдә сакларга ярыймы?
– Бу әйбердән артык зур проблема, йола ясарга кирәкми. Гадәттә, мәетнең йөзен каплаган яулыкны якыннарына бирәләр. Алар аны, нигездә, өйләрендә саклый. Әмма бу нәкъ менә шулай гына эшләргә кирәк дигән сүз түгел. Аны эшләсәң, яхшы, эшләмәсәң дә, гөнаһы юк. Әмма мәеткә бәйле әйберләрне чит кешеләргә тапшырмасак иде. Бу барыннан да бигрәк сихердән саклану өчен кирәк.
– Намаз укымаучы кеше мөһим эш алдыннан теләге кабул булсын өчен генә тәһәҗҗүд намазы укыса, бу икейөзлелек, гөнаһ саналамы?
– Теләгең кабул булсын өчен генә тәһәҗҗүд намазы укуның бер гөнаһы да юк. Ләкин намазны да укырга кирәк. Кызганыч, без Аллаһы Тәгаләне күбрәк үзебезгә кирәк вакытта, авыр чакта гына искә төшерәбез. Ләкин теләгән теләгебез тормышка ашса, Аллаһка шөкер дип, «Шөкер» намазын, башка намазларны да укырга кирәк. Пәйгамбәребезнең хәдисләреннән аңлашылганча, әгәр без Аллаһы Тәгаләне үзебезгә рәхәт, җиңел вакытта искә алсак, Аллаһы Тәгалә безне авырлык, кыенлык килгән вакытта искә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез