Газетага язылу

Май бәйрәмнәре өчен хезмәт хакы ничек түләнергә тиешлеген әйттеләр

Май аенда, бәйрәм көннәре күп булу сәбәпле, күпме продукция җитештерүгә карап яки ничә сәгать эшләгәнгә карап хезмәт хакы алучыларга азрак түләнергә мөмкин.

Әмма эш бирүчеләр аларга, бу көннәрдә эшкә чакырылмасалар, бәйрәм көннәре өчен өстәмә түләргә тиеш. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Ә инде оклад нигезендә эшләүчеләргә, гамәлдәге хезмәт законында, бәйрәм көннәрендә хезмәт хакын саклап калу гарантияләнгән, дип өстәгән депутат.

Аның сүзләренә караганда, күпме эшләгәнгә карап яки сәгатьләп хезмәт хакы алучыларның эш хакы күпме продукция җитештергәнгә яки ничә сәгать эшләгәнгә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә, бәйрәм көннәре күп булу сәбәпле, мондый хезмәткәрләрнең кереме кимергә мөмкин. Ләкин хезмәт законы окладтагы хезмәткәрнеке белән чагыштыргандагы аерманы өлешчә компенсацияләүне күздә тота.

Стенякина аңлатып үткәнчә, эш бирүчеләр окладта утырмаучыларга бәйрәм көннәре өчен, бу көннәрдә эшләмәгән очракта, өстәмә түләргә бурычлы. Эш бирүче бу түләү күләмен Россия Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә мөстәкыйль билгели. Шулай ук, депутат искәртеп үткәнчә, хезмәткәрне бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп иткәндә, аңа икеләтә түләнергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре