Газетага язылу

Майдан ваз кичеп, гомерне кыскарталар: табиб 4 хәтәр ризыкны атап үткән

Кардиолог, медицина фәннәре докторы Ольга Бокерия организмга зыян салмыйчагына холестеринны ничек төшерергә икәнен аңлаткан.

“Беренчедән, холестеринны төшерергә кирәкме, дигәне сорауга төгәл генә җаваптабу мөһим. Ник дигәндә, кешедә йөрәк-кан тамырларында авыру килеп чыгу куркынычы булмаса, холестеринны киметү, әйтик, депрессиягә китерергә мөмкин”, –дип билгеләп үткән табиб.

Аның әйтүенчә, моны раслаган тикшеренүләр бар. Кардиолог сүзләренә караганда, холестеринны, чыннан да, төшерергә кирәк икән, күп хәрәкәтләнү һәм чистартылган углеводларны (сәнәгатьтә нык эшкәртелү сәбәпле, клетчаткасыннан,витаминнары һәм минералларыннан мәхрүм калган углеводлар) киметүнең мөһим роль уйнавын истә тотарга кирәк.

“Углевод лары эшкәртелгән барлык продуктлардан: ак икмәктән, ак дөге, шикәр,тоздан ваз кичәргә яки бик аз кулланырга кирәк”, – дигән фикердә Ольга Бокерия. Шул ук вак ытта ул рационда майның гомуми күләменең ашалган ризыкның гомуми күләменең 15 проценты чамасы тәшкил итәргә тиешлеген искәрткән. Майдан тулысынча баш тартырга ярамый, әмма терлек аксымы һәм терлек майларын мөмкинлеккә карап киметергә кирәк, дигән белгеч.

Кардиолог шул ай ук стрессның аерым әһәмиятен күрсәтеп үткән.“Стрессны кон трольдә тоту – мөһим факторларның берсе. Бу очракта инсулин бүленеп чыгуга китерердәй кортизол эшләнеп чыга чөнки. Ә ул, үз чиратында, төрле ялкынсынуларга китерә”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре