Узган уку елында республиканың 1500 мәктәбендә 1870 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Бу башлангыч мәктәпләргә кагыла. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина матбугат очрашуында мәктәп ашханәләрендәге кимчелекләргә тукталды. Казан мәктәпләрендә ата-аналар көн саен ашханәгә ризыктан авыз итәргә йөри икән.
– Мәктәпләрдә туклану буенча бик уңай үзгәрешләр күрәбез. Кайнар ризык температурасының түбәнәюе ачыкланган мәктәпләр саны кимеде. Моннан дүрт ел элек бу күрсәткеч 5 процент иде. Балалар, ата-аналар ризыкны салкын, диләр. Мондый сыйны балалар ашыймы? Әлбәттә, юк. Без мәктәпләрдә 1 проценттан артык салкын яки суына башлаган ризык таптык, – дип сөйләде Марина Патяшина.
Бала өлешенә керергә ярамый. Пешекчеләр тәлинкәгә ботка яки ашны да юмартрак сала хәзер. Марина Патяшина белдергәнчә, ризыкның күләмен киметү очраклары 8 проценттан 1 гә төшкән. Таләбе бар: сабыйлар өчен порция – 200, зурларга 250 граммнан ким булмаска тиеш.
Марина Патяшина мәктәп ашханәләрендәге җитешсезлекләрнең тиз арада хәл ителүен дә әйтте. Шөкер, узган уку елында ашханәләрдә туклану тәртибен тупас бозу очраклары булмаган. Шулай да кайбер кисәтүләргә аерым тукталды ул. Әйтик, кухня җиһазларындагы маркировканың сөртелүе. СанПиН буенча пешкән һәм чи ризыклар өчен аерым такта булырга тиеш. Чит ит тураган пычак белән пешкәнен кисәргә ярамый. Лаборатор тикшерүләргә килгәндә, 13 мәктәптә эчәк таякчыгы бактерияләре табылган. Кыскасы, гел тикшереп торгач, вазгыять яхшыра бара. Бер мәктәпкә 1–2 кагыйдә бозу очрагы туры килә.
Марина Патяшина укучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә дә тукталды. Анда 3 меңнән артык бала катнашкан. Татарстанда һәр бишенче укучының көн саен коры-сары ашавын әйтте. Балалар тозлы һәм баллы ашарга да ярата. Әйтик, респондентларның 9 проценты бер чынаяк чәйгә 3–4 кашык шикәр комы сала. Укучыларның 24 проценты өстәмә пешкән ризыклар ала.
– Балаларны мәктәп ашханәләрендә тукланырга бергәләп өйрәтергә кирәк. Тикшерү органы буларак, без бер генә очракны да игътибарсыз калдырмыйбыз, – ди Марина Патяшина.
Һәр балага – аерым игътибар. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, туклануга мохтаҗ булганнарга ике атналык махсус меню төзелә. Бүген шундый 1189 укучы бар, шуларның 500гә якыны башлангыч сыйныфта белем ала. Республикада 785 укучы шикәр чире белән авырый, 341 е аллергиядән интегә.
Билгеле булганча, барлык башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана. Шулай ук 5–11 сыйныфта укучылары арасында да ташламалы категориягә керүчеләр бар. Әлеге мөмкинлекне район башкарма комитетлары билгели. Шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы да бушлай ашый.
Мәктәпләргә китерелгән товарның сыйфаты да мөһим. Татарстанда Сатып алуларны үстерү үзәгенең генераль директоры Нияз Газеев әйтүенчә, төп максат – заказ бирүчеләрне, ягъни башкарма комитет, мәктәп вәкилләрен укыту, продукция, документларны дөрес итеп кабул итәргә өйрәтү.
– Таләпләр күп. Болар – маркировка, температура, ветеринария документлары һәм башка шартлар. Белемнәр өч елга бер мәртәбә яңартылып торырга тиеш. Район башлыкларының бу өлкәгә күбрәк игътибар бирүен сорыйбыз, – диде Нияз Газеев.
Сүз уңаеннан, узган шимбәдә республика мәктәпләре, урта һөнәри уку йортлары башкалага ярминкәгә килде. Алар шәһәр халкына мәктәп яны бакчасында үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Ниләр генә юк иде. Кишер, кәбестә, кыяр, помидордан ясалган салат, консервлар, җиләк-җимештән ясалган кайнатмалар... Болар барысы да – бакча җимеше. Тик әлеге ризыкларны ашханәдә балаларга тәкъдим итәргә ярамый. Сатарга ярый, ә ашарга ярамый, кыскасы.
– «Татпотребсоюз» оешмасы язын мәктәпләргә кишер, чөгендер, суган орлыклары, кәбестә үсентеләре таратты. Һәр мәктәпнең үз бакчасы бар. Без орлыкларны бүлеп бирдек. Җәй буе шуны үстерделәр. Укучылар кечкенәдән эшләп үсә. Ярминкәгә продукциянең бер өлешен алып килдек. Калганын Актанышта узачак ярминкәдә сатачакбыз. Кызганыч, бакчада үстергән нигъмәтләрне кулланырга ярамый. Алар тикшерү үтәргә тиеш, – диде Актаныш мәгариф бүлеге башлыгы Раниза Шакирова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез