Эндокрин алмашы бозылу, симерү һәм сөяк-мускул системасы авырулары артуда бераз үсеш күзәтелә. Ә менә кан авырулары, ашказаны-эчәк һәм тире авыруының 17% ка кимүен әйткән министр.
Аның сүзләренчә, психик тайпылышлар, җәрәхәтләр саны кимү күзәтелә.
"Бүген телгә алынган миопия барлык яшь категорияләрендә диярлек үсешкә ия. Хәзерге шартларда компьютер техникасын һәм башка бик күп әйберләрне кулланудан котыла алмаячагыбыз аңлашыла", - ди Мурашко. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шуңа күрә алда торган бурычларның берсе - озак вакыт эшләгәндә йөкләнешне киметергә мөмкин булган заманча экраннарны куллану һәм эшләү.
Мәктәп укучылары арасында сулыш органнары авырулары артуын истә тотып, иммунопрофилактиканы үз вакытында үткәреп, авыруның таралуын киметүгә игътибар бирү кирәклеген искәрткән министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез