Табибларның тырышлыгына карамастан, баланы коткарып калуга ирешелмәгән. Төбәкнең мәгариф министры Михаил Пучков шул хакта хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.
“Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала физкультура дәресендә җиңелчә генә йөгергәндә кинәт аңын җуйган. Реанимация чаралары таләп ителгән. Кызганычка, аларның нәтиҗәсе булмаган”, – дип язган Пучков МАХ платформасында. Шәфкать туташы беренче ярдәм күрсәткән, директор урынбасары “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Медиклар 7 минуттан килеп җиткән. “Педагоглар профессиональ эшләде”, – дип билгеләп үткән министр һәм гүр иясе булган баланың гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашкан.
Пучков килеп туган хәлнең сәбәпләре турында нәтиҗә чыгарырга ашыкмаска чакырган. “Сәбәпләре турында сөйләргә иртә әле, әмма алар, һичшиксез, билгеләнәчәк”, – дип язган ул. Төбәк хакимияте мәктәп, шәһәр җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары белән элемтәдә тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез