Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли башлады инде. Тик күпләр кибеткә барырга ашыкмый әле, башкаларның ашыкканын да аңламый. Кибеттә әйбер бетмәгән, җитешербез әле, диләр. Бер баланы киендерү өчен уртача 25–30 мең сум акча кирәк. «ВТ» хәбәрчесе базарга чыгып, сатучылар, әти-әниләр белән аралашты, бәяләр белән кызыксынды, халыкның кая ашыкканын аңларга тырышты.
Кая ашыгасыз?
Элек кытлык заманда әти-әниләрнең итәк-җиңен алдан җыюына берәү дә аптырамый иде. Кибетләрдә әйбер калмас дип курыктык чөнки. Күпләребез хәтерли: әле булганын да таба белергә кирәк иде. Хәзер инде киштәләрнең бушап торганы юк. Кирәк-яракны уку елы дәвамында да сатып алырга була. Тик кайберәүләр барыбер алдан хәстәрен күрергә тырыша.
– Уку кирәк-яракларын июльдә үк ала башладым. Әйбер бетүдән курку түгел бу. Хәзер бит кибет, базарларда җаның ни тели – шул бар. Гомер буе запас белән яшәдем. Көне-сәгате җиткәч, эзләп йөргәнче, өеңдә әзер булса яхшырак. Киемнәрнең бер үлчәмгә зуррагын алам. Балалар гел үсә тора. Безнең психология шундый. Аны үзгәртеп булмый. Сентябрь аенда чыгымнар болай да күп. Шуңа күрә аз-азлап алам. Аннан бәянең дә артуы бар. Акча юклыктан әйтмим. Балаларга әйбәт кенә субсидия алабыз. Үзләренә җитә, – ди Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан Ләйсән Мингарипова.
Теләче районында яшәүче Лилия Кыямова да күпчелек кирәк-яракны алып куйган инде. Соңгы сәгатькә кадәр сузу гадәте юк аның. Бәлки укытучылык та үзенекен итәдер.
– Сеңлемнең алдан хәстәрен күрү гадәте бар. Мин дә аннан калышмадым. Бездә мәктәп кирәк-яраклары сата торган кибет бар. Кесәдә акча бар иде, кердем дә җыйдым. Җитмәсә, кибетче дә, август башында бәяләр үзгәрәчәк, диде. Уйлап эш итсәң, акча да янга кала. Канцелярия товарлары исемлеген укытучы алдан җибәргән иде. Барысы 4064 сумга чыкты. Портфельнең дә яңасы кирәк, ди улым. Әле узган ел гына алган идек югыйсә. Без үскәндә шул бер сумка белән йөрдек. Хәзер балаларны әллә үзебез өйрәтәбез шунда. Киемнәрдән быел әллә ни артык әйбер кирәкми. Ике чалбар, күлмәкләргә интернеттан заказ бирдек. Алай бик җайлы, эзләп йөрисе юк. Олысы гел шуннан гына киенә. Анысы техникумга бара, төпчегебез 3 нче сыйныфка җыена, – ди Лилия Кыямова.
Казанда яшәүче Камалиевлар мәктәп кирәк-ярагын уку беткәч ук кайгырта башлаган. Кызлары Азалия быел 5 нче сыйныфка бара.
– Май ахырында ук онлайн кибеттән дәфтәр, ручка, гуаш, фломастер, җилем сатып алып куйдык. Кичә кибеттән итәк, галстук, эмблема алдык. Барлыгы 4 мең сумга төште. Жилеты узган елгысы ярый. Әле спорт киемнәре, кроссовки кирәк. Берьюлы бар әйберне сатып алу авырга туры килә. Ә болай әкренләп алгач, акчаның күпме киткәне сизелми. Шуңа күрә чыгымнарны да әйтә алмыйм, – ди Рәзинә.
Уйларга вакыт юк
Мәктәпкә җыенырга ашыкмаучыларның исә – үз җавабы. «Бу вакытта кеше әйбер аламыни?», «Акча юк заман түгел бит!», «Алдан алып кую – искелек калдыгы», «Без әле ял итеп туймадык, уку турында бөтенләй уйлыйсы килми», «Кибеткә барырга вакыт юк».
– Алдан әйбер алып куючыларны бөтенләй аңламыйм. Без үскәндә әти-әниләр, мәктәп кирәк-яраклары бетмәсен дип, алдан сатып алып куйган. Җилем булмагач, кәгазьне пешкән бәрәңге белән ябыштыра идек бит. Кем беренче кибеткә бара, шул барысын да эләктереп калган. Хәзер ел дәвамында сатып алырга мөмкин. Сентябрь аенда, киресенчә, ташламалар күп. Әти-әниләрнең ашыгуы акчага бәйле түгел. Минем хатын кибетләргә 1 сентябрь җиткәндә генә йөри башлый. Балалар исә әйберне үзләре онлайн кибетләрдән сайлап ала, – ди хезмәттәшебез, ике бала атасы Илнар Хөснуллин.
Балтач районының Норма авылында өч бала тәрбияләүче Гарәпшиннар да укырга барырга ашыкмый әле.
– Кибеткә мәктәп киемнәре алырга барырга вакыт юк. Акча булса, теләсә кайчан алырга була бит аны. Бердәм кием булгач та җайлы. Август уртасында мәктәпкә махсус форма сатарга киләчәкләр. Шуңа күрә алдан борчылу юк. Җитешербез әле, – ди Райлә Гарәпшина.
Гөрләми базар
Кичке якта гына башкаладагы кием-салым базарына сугылдык. Без инде соңга калганбыз, шуңа күрә халык әллә ни күренмидер, дип уйлаган идек. Сатучылар исә, көн саен шундыйрак хәл, ди. Беренчедән – халык август уртасын көтсә, икенчедән онлайн кибетләрдән сатып алуны кулайрак күрәләр.
– Көнгә уртача 5–6 портфель сатам. Киләләр, карыйлар, китәләр... Сатып алучыдан бигрәк, кызыксынучылар күбрәк. Бәяләре – 1–2,5 мең сум тирәсе. Аркага уңайлы булганнары кыйммәтрәк. Узган ел да бәяләр шулай иде, – ди җәйге каникулда сату итүче 8 нчы сыйныф укучысы Давыт.
Мәктәп киемнәре сатучы Гөлшат Дмитриева да август уртасын көтә. Аның сатуы да әллә ни гөрләми. Тик бөтенләй алмыйлар да түгел. Әти-әниләр күбрәк ял көннәрендә килергә тырыша.
– Хәзер күпләр онлайн кибетләрдән генә сатып ала. Еракка барасы юк бит. Әмма базарда бәяләр күпкә арзанрак. Ташламалар да ясыйм, бүләкләр дә бирәм. Авылдан да, шәһәрдән дә киләләр. Мин өс-башны ел буе сатарлык итеп әзерләп куям, – ди Гөлшат Дмитриева. – Быел мәктәп формасына бердәм стандартлар кертелә дигәч, тәртибе белән танышып чыктым. Әллә ни үзгәрми, артык-портык әйбер булмасын, тукыма һава үткәрсен, диелгән. Әти-әниләр иң беренче чиратта тукыма сыйфаты белән кызыксына. Яхшы модельләрне бик тиз алып бетерәләр. Күп мәктәпләрнең – үз формасы. Бар таләпләргә дә җавап биреп бетереп булмый. Әйтик, миннән шакмаклы кием сорыйлар. Ә мин аны алып кайтмыйм да. Ни өчен дигәндә, бер мәктәптә шакмагы сары төстә, икенчесендә кызыл яки ал була. Шуңа күрә зәңгәр, көлсу, кара төслесен генә сатам.
Сатучы ханым балаларның кием сайлавына да игътибар итәргә ярата. Аптыраган чаклары да булгалый. «1 нче сыйныфка баручы балаларның көйсезлегенә шаккатам. Тегесе ошамый, монысы. Хәзер яшьләр моданы белә. Без Совет заманында бер күлмәкне өч ел кидек. Хәзер теләсә ничек төрләндереп була. Өчәр блузка, икешәр күлмәк, әллә ничә итәк алучылар да бар», – ди ул.
Альбина Фәттахова кызын ияртеп килгән әнә. Аңа чалбар сатып алдылар. 3 нче сыйныфка баручы Әминә бер дә көйсезләнеп тормады. Теләгәнен тиз сайлады.
– Киемне ике елга бер мәртәбә алыштырабыз. Башта кибетләрдән алдык. Мәктәпкә дә заказ бирдек. Бер өлешен базардан алабыз. 15 мең сум акча тоттык инде. Әле аяк киеме, мәктәп формасы алмаган. Бер баланы киендерү өчен 25 мең сум китәчәк. Олысына быел форма алмыйбыз. Аяк киеме, күлмәк һәм дәфтәр, ручка, башка вак-төяк кирәк. Чыгымнар икесенә 50 мең сум тирәсе булыр, – ди Альбина.
Бәясе күпме? (Сумнарда)
Сарафан – 1000–2500
Күлмәк – 800–2300
Водолазка – 1000–1700
Итәк – 700–3000
Пиджак – 2000–5000
Костюм – 2500–6000
Аяк киеме – 1200–5000
Көндәлек – 69–450
Дәфтәр – 5–60
Төсле карандаш – 110–250
Ручка – 15–30
Җилем – 60–99
Ак кәгазь – 319–550
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез