Шапкин әйтүенчә, укучылар беренче сыйныфтан ук һәр көн саен дәреслекләр белән шыплап тутырылган авыр рюкзаклар күтәреп йөрергә мәҗбүр. Бу хәл баланың умырткалыгына, буыннары һәм мускулларына, шул исәптән муен мускулларына зыян салып, баш авыртуга, тиз алҗуга китерә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, хәзер асылда һәр баланың гаджеты бар, һәм алар аннан бик оста файдалана. Кәгазьгә һәм дәреслекне басып чыгаруга һәр ел саен дистәләрчә миллиард сум тотканчы, сыйныфларны планшетлар белән тәэмин итү күпкә арзанга төшәчәк.
Офтальмолог, профессор, медицина фәннәре докторы Татьяна Шилова үз чиратында кисәтеп әйткәнчә, балаларның ерактан начар күрә башлавының төп сәбәпләре – озак текәлеп утыру һәм саф һавада аз булу. Шул ук вакытта кәгазь дәреслекнең күзгә тәэсире экрандагысыннан ким түгел. Барысы да текстны күзләргә ни дәрәҗәдә якын китереп укуга, дәреснең озынлыгына һәм баланың көн тәртибенә бәйле.
Табиб билгеләп үткәнчә, уку өчен зур экранлы планшет яки монитор кирәк булачак: смартфон озак уку өчен кулай түгел.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез