Бүген Анатолий Иванов бишенче мәртәбә бабай булган. Улының өченче сабые дөньяга килгән.
Малайның авырлыгы 4675 грамм. Бәхетле сабый булсын! Әти-әнисен котлыйбыз!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бүген Анатолий Иванов бишенче мәртәбә бабай булган. Улының өченче сабые дөньяга килгән.
Малайның авырлыгы 4675 грамм. Бәхетле сабый булсын! Әти-әнисен котлыйбыз!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Уңайлы кунакханәне – фатирга, очкыч, поездларны автомобильгә алыштырабыз. Быел Татарстанга килүче туристлар уңайлылык урынына акчаны янда калдыру яклы. 7 ай нәтиҗәләре республикага килүче туристлар саны кимү хакында сөйли. Моны беренче чиратта илдәге вазгыять, ягулык мәсьәләсе һәм еш кына аэропортларның ябылып торуы белән аңлаталар.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча, җыелма команда составының иң көчлеләре СИБУР данын 9–13 ноябрьдә Екатеринбургта узачак «Хайтек – 2026» Халыкара чемпионатында яклаячак. «НефтеХимНавыки»ның Түбән Кама этабы нәрсә белән истә калды? Кем барысыннан да ныграк әзерләнде? Ә кем әзерләнеп тә тормыйча алтын отты? Барысын да бәйнә-бәйнә сөйлибез.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Тукай районына эшлекле сәфәре барышында Яңа Бүләк авылында урнашкан Иҗат йортына килде. Биредә ул күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗатына багышланган экспозиция белән танышты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ШОС әгъзалары булган дәүләтләрнең генераль прокурорлары утырышында катнашу өчен килгән делегацияләр башлыкларын Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан сәламләвендә катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.
Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның «Кеше приюты» дип аталган халыкка социаль хезмәт күрсәтү пунктында узган хәйрия акциясендә катнашты. Акция волонтерларны, яшьләр оешмалары вәкилләрен һәм авыр тормыш хәлендә калган 250дән артык кешене берләштерде.
Әлеге авыру елдан-ел яшәрә, аннан интегүчеләрнең 30 проценты – яше әле 40 ка җитмәгән кешеләр. Бу чир Россиядә ел саен 500 меңләп кешенең тормышын боза. Аны кичерүчеләрнең нибары 8–20 проценты гына элекке халәтләренә кайта, 31 проценты калган гомерләрен һәрдаим кемнеңдер ярдәменә мохтаҗлыкта кичерә. Сүзебез – инсульт турында. Замана афәтенә әверелеп барган чир турында без ниләр белеп торырга тиеш?
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, без бер үк сорауны дистәләрчә ел гомерен һөнәренә багышлаган мөхтәрәм ветераннарыбызга һәм эшне яңа гына башлап җибәргән яшь белгечләргә бирдек. Аларның җавапларында буыннар чылбыры, тәҗрибә, һөнәргә тугрылык чагыла.
30 сентябрьдә Казанда Иран мәдәнияте көннәре ачылды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Аның барышы турында журналистларга сөйләделәр.
Түбән Камада 22–24 сентябрь көннәрендә «Яшел линейкалар» һөнәри юнәлеш бирү программасы узды. Үсмерләргә һөнәр сайлау һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгырту арасындагы бәйләнешне күрергә ярдәм итә торган масштаблы проект ул. Бу юлы чараларда шәһәрнең 12 уку йортыннан 6–11 нче сыйныфта укучы 450 бала катнашты. Араларында мәктәп, гимназия һәм лицей укучылары бар иде.
Фикер өстәү
Фикерегез