Мамадыш шәһәрендә фаҗига: 3 ир-ат коега төшеп үлгән

Мамадыш шәһәрендә Һади Такташ белән Маннур урамнары киселешендә канализация коесында 3 кешенең үлгән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итте. 

Урынга янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, җирле янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәч, канализация коесында (шәхси йортта) 3 ир-атның һәлак булуын ачыклаган. Алар, мәгълүматлар буенча, бер-бер артлы төшкән.

Шулай ук полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре дә урында эшли.
Вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре