Ике арада меңләгән чакрым юл, алты сәгать аерма бар. Әмма анда да үзебезнекеләрнең күп икәнен күрдек. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, бер үк сорауларга җавап эзләвебезне аңладык. Якутлар белән безне нәрсә берләштерә дә ниләр аера? Безнең халык котып иленә кайчан һәм нишләп чыгып киткән?
7513 чакрым
Навигатордан сорасаң, Казаннан Саха (Якутия) Республикасы башкаласының үзәк мәйданына кадәр 7513 чакрым араны 4 тәүлек һәм 23 сәгать эчендә барып җитәсеңне әйтеп бирә. Бертуктамый барсаң. Без, әлбәттә, башка юлны сайладык һәм Федераль Сабан туе буласы шәһәргә очкычка утырып 6 сәгатьтә барып җиттек. Казаннан кичке 8 дә күтәрелдек, Якутскига җирле сәгать белән иртәнге 8 дә төшеп кунакладык. Математикадан гади генә мәсьәлә: әнә шул 12 сәгатьтән очкычта утырган 6 ны алсак, ике арада 6 сәгатьлек аерма килеп чыга инде. Бик рәхәт нәрсә түгел ул сәгать аермасы, әмма түзәрлек. Якутлар үзләре дә: «Мәскәүгә барганда җиңелрәк», – дип әйтә. Хәер, безнең сәфәр ике тәүлеккә дә сузылмады. Күрдек, карадык һәм рәхмәт әйтеп кайтып та киттек.
Татарлар
Аэропорт хезмәткәрләрен исәпкә алмасак, Саха җирендә безне иң беренче булып татарлар каршы алды. Әлбәттә, гармун белән. Гармунчысы Таһир абый Хөснетдинов булып чыкты. Тумышы белән Чиләбедән, әмма кечкенәдән үк Якутиядә яши. Язмыш җилләре еракларга алып киткән милләттәшләребез күп биредә. Яшьлектә бәхет эзләп чыгып киткәннәр дә төпләнеп шунда калганнар. Бер ишләре олыгайгач, җылы эзләп, туган якка кайту ягын караса, икенчеләре картлыгын үзенекенә әверелгән чит җирдә каршылый.
Әмма кендек каны биредә аккан, нәсел җепләре бу җирләргә инде берничә гасыр элек үк тамыр җәйгәннәре дә күп. Тарихи чыганакларда безнең халыкның котып иленә ничек килеп чыгуы турында төрле мәгълүматлар бар. Иң еш телгә алынганы Пугачев восстаниесеннән соң сөрелгән кешеләр турында. Якут җиренә килеп чыккач та татар үзенекен итәргә тырыша, тормышын көйли, хуҗалыгын кора. «Иң беренче татарлар Олекминск районында яши башлый дип сөйлиләр. Бу якларда алар беренче булып игенен игә, бәрәңгесен утырта, терлеген тота. Тирә-як белән сәүдә итәргә тотына. Сабан туйлары уздыра башлыйлар. Безнең шәһәрдә Якутиядәге беренче татар мәктәбе ачыла. Татар театры башка районнарга да чыгып йөри», – дип сөйли Олекминск районының татар оешмасы җитәкчесе, бирегә 40 ел элек Башкортстаннан күченеп килгән Рита Имаева.
ВРЕЗКА
2020 елда узган җанисәп мәгълүматларына ышансаң, Якутиядә 4262 татар яши. 1989 елда бу күрсәткеч 17 478 булган. Якутск һәм Олекминскидан тыш, алар Алданск, Амгинк, Мирнинск районнарында көн күрә.
Якутлар
Сабан туе алдыннан Якутскида ике милләт, ике республика арасындагы җепләрне ныгытырга тиешле күп чаралар узды. Барысын да санап чыгу озакка китәр иде, берсенә генә бераз тукталабыз. Татарстан һәм Якутия журналистлары катнашында узган «түгәрәк өстәл» утырышында туган телдә иҗат итә торган матбугат чаралары турында сөйләштеләр. Телне саклау мәсьәләсендә проблемалар уртак, аларны бергә хәл итәргә, милләтне дә, мәдәниятне дә бергә сакларга кирәк дип килештеләр. Үрнәк алырлык яклар җитәрлек, диделәр. Татарныкы ни хәлдә икәнен үзебез дә беләбез, ә менә якутлар кебек кино төшерергә өйрәнәсе бар әле. Алар бу эшкә остарып бетте һәм халык та егылып карый, диләр. Якут телендә, иң мөһиме, үзләре турында.
Үзләре димәктән, бик горурлана бу халык үз тарихы, риваятьләре, гореф-гадәтләре белән. Геройларын хөрмәтли беләләр. Республика Хәзинәсендәге күргәзмәдә СВОда батырлык күрсәтеп, Россия Герое исеменә лаек булган һәр егетнең исеме бирелгән эре-эре алмазлар саклана. Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое булган кыю бабаларының да шундый ук кыйммәтле ташлары бар.
Якут теле димәктән, без бит инде биш татар янына башка милләттән бер кеше килсә, русчага күчәргә ияләшкән. Хөрмәт билгесе, имеш. Ә хөрмәт йөзеннән теге кешегә дә безнеңчә берничә кәлимә кыстырып куярга ярый дип башка да китерә алмыйбыз. Якутлар исә башкача уйлый. Бергә сөйләшеп утырганда аларның вакыт-вакыт үз телләренә күчүләре беркемнең дә ачуын китермәде, киресенчә, үзебезгә таныш сүзләрне ишетеп калырга тырыштык. Алар безнең турыда сөйлиме әллә дигән шикнең эзе дә булмады.
Безнең халык бәйрәмнәргә милли кием кияргә өйрәнеп кенә килә әле. Ә Якутскида безгә очраган ике кешенең берсендә милли бизәк күрдек. Сабан туе бит, бәйрәмгә шулай киенгәннәрдер диярсез. Анысы да бардыр, әмма... Сабан туе узган мәйдан читендәге гади генә сәүдә үзәгенә сугылдык. Туристларны тарту урыны түгел, ә гади халык көн дә йөри торган үзәк ул. Менә шуның бер ягында ысланган балык саталар, икенче ягы милли бизәкле кием белән тулган. Һәм һәрберсендә диярлек чират.
Анда ниләр бар икән?
Тел, милли хисләр турында сөйләшкән, уйланган арада, тирә-якка күз салырга да онытмадык, билгеле. Көнкүрешләре бездән әллә ни аерылмый үзе – шундый ук кешеләр. Дөрес, тормыш рәвеше салмаграк. Юк, боланга утырып йөрмиләр шәһәрләрендә, әмма башкаладан берничә чакрым чыгып китүгә ат көтүләре очрады. Машинаның исә руле уң якта булганын якын итәләр. Владивосток ерак түгел – шуннан япон автомобиле ташыйлар. Ниндие генә булмасын, кышын машиналарны юрган ябып саклыйлар. Сүз уңаеннан, 92 ле бензинның бер литры 70 сум тора.
Машина димәктән, юллары белән мактана алмый бу яклар. Кәефләрен төшереп сорап тормадык. Әмма күзгә күренгән ике сәбәбе бар. Беренчедән, төзеп бетерерлек түгел. Икенчедән, мондый шартларда аларны төзек хәлдә тоту – үзе бер сынау. 400 мең кеше яшәгән Якутск – мәңгелек туң өстендә салынган шәһәрләрнең дөньяда иң зурысы. Аның тирәнлеге 300 метрга җитә. Без барган көннәрдә Якутскида 15–20 градус чамасы җылы иде. Казаннан әллә ни аерма сизелмәде. Кышын исә уртача температура –40, –60 ка кадәр төшә. Табигый шартлар йортларны да күп дигәндә 16 катлы итеп кенә төзергә мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, шәһәрдә 9 катлы тәүге йорт 1976 елда гына калкып чыга. Аның каравы Лена аша күпер сала башлаганнар. Үзләре әйтүенчә, гасыр төзелеше булачак бу.
Якутларның кунакларга бик теләп күрсәтә торган урыны – «Мәңгелек туң патшалыгы» музее. Без дә булдык анда. Чочур-Муран тавы эченә тишеп ясалган әлеге корылманы совет заманында табигый туңдыргыч итеп файдаланганнар: биредә азык-төлек саклаганнар. Уңайлы бит: ут та сузарга кирәкми, ватылу куркынычы да юк. Салкынны табигать көйли. Әмма еллар узып, замана җиһазлары барлыкка килгәч, мондый туңдыргычның кирәге калмый. 2005 елда туристик комплекс ачалар. Биредә җәй көне дә температура –5 градустан ары күтәрелми. Боз сыннары һәм бу як халкы үз итә торган риваятьләр белән тулган әлеге комплекс, әйтүләренә караганда, Якутскида туристлар иң күп йөри торган урынга әверелгән.
Турист димәктән, алар бирегә ял итүдән бигрәк, табигать белән хозурланырга, җирле халыкның гореф-гадәтен күрергә дип килә. Ниндидер заманча шартлар белән түгел, якутлар үзләренең әле дә исән калган йолаларын тормышның бер өлеше итеп саклаулары, шулар аша табигатькә мөнәсәбәте белән гаҗәпләндерә. Бүгенге мәгълүмат заманында булганны саклап кала алырлармы? Үзәктән ерак булу гына ярдәм итәрме? Юктан гына барлыкка килгән сораулар түгел бу. Без аралашкан хезмәттәшләребезнең берничәсе балаларының Мәскәүгә, Казанга киткәнен, кечерәкләренең дә читкә чыгып китәргә ашкынуын яшермәде.
Аерманың ни дәрәҗәдә зур булганын үзебезнең җиргә төшеп кунаклагач тагын бер кат инандык.
Белешмә
Якутиянең мәйданы 3,1 млн кв. метр чамасы, ул Россиянең 5 тән 1 өлешен биләп тора. Шуның кадәр территориядә 1 млн чамасы кеше яши. Чагыштыру өчен: Татарстанның мәйданы 68 мең кв. метрны тәшкил итә. Якутиянең бер башыннан икенчесенә кадәр 2 сәгать аерма бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез