Дүрт-биш ел элек социаль челтәрләрдә аралашып киткән бер дустым бар минем (социаль челтәрләрдә «дуслыкка алган» бөтен кеше «дус» дип атала бит). Башкортстан татары, тарих укытучысы, үзе теләп, СВОга чыгып китте, инде өч елга якын Каховка тирәләрендә. Аның белән ара-тирә язышабыз яки аудиохәбәрләр алышабыз, сирәк кенә сөйләшеп тә алабыз.
Фикерләр, карашлар бу кадәр туры килмәгән башка бер генә танышым да юк, аралашуны дәвам итүемнең сәбәбе каршылыклар йомгагы булган ул «дус»ны шәхес буларак күзәтәм. Узган атнада миңа бер кызык кына видео җибәргән иделәр. Анда Минсәйдә әби Америка журналистына кыстыбый пешереп күрсәтә. Сөйләшүе безнеңчә инде – русчасы «татарча»: «яичка кладим, мука кладим, менә, бәрәңге кыстыбые, урысчасын низнаю, бар әле, бар-бар, комачаулап торма...» Минем өчен ул әби шулкадәр үз булып китте, яулыгын дә нәкъ мәрхүмә әбием кебек аркасына җәеп салган, сөйләшү рәвеше дә шул чама. Түзмәдем, теге дустыма җибәрдем – туган телебезнең җылысын юллыйм, янәсе.
Реакция болайрак булды: «Позорище этой бабке! Как будто она в Союзе в космос вылетала и не учила русский».
Үзем дә юләр инде! Әйтерсең безнең бу темага сөйләшү булмаган да мин аның милли карашларын белмим. Берәр ел элек булган сөйләшүне китерим әле.
«... – Менә мин үзебезнең информатика укытучысына рәхмәтле. Сезнең ул ана телегез ишектән чыгуга кирәкми башлый, кешечә яшисегез килсә, зуррак шәһәрләргә китегез, Мәскәүгә, Питерга яки бөтенләй чит илгә, ди иде. Күп укучылар шулай эшләде, мин генә вакытында аңламаганмын. Әллә кайчан берәр илдә кешечә яшәп ятар идем. Английскийны яхшы белә идем мин заманында, профессияне генә дөрес сайламаганмын.
– Сине тыңласаң, кешечә яшәмәүдә татар теле гаепле булып чыгамы инде? Бер чиктән икенче чиккә сикерәсең.
– Дөрес түгелмени? Нәрсәгә кирәк соң ул телләр? Яшәргә генә комачаулыйлар. Никадәр чыгым китә ул китапларны тәрҗемә итәргә. Ә бер тел булса, мәсәлән, английский яки эсперанто кебегрәк тел, дөньядагы бөтен яңалыкны бөтен халык белер иде. Ә монда кечкенә халыкларга ул яңалык килеп җиткәнче, күпме артка калып бетә алар...
– Мин сезне төрлеләр итеп яраттым, дигәнме әле?
– Ул бит Вавилон башнясын төзеп, масаеп, үзләрен Алла белән тиңләштерә башлаганга шулай аерган Ходай. Аңа кадәр бер тел булган.
– Чып-чын шовинист кебек сөйләшәсең. Үзең үк шул системага каршы. Прагматиклык белән генә бармый бит дөнья. Ә җан? Ә рух? Минем җаным, мәсәлән, үз телендә сөйләшергә тели, үз көен көйләргә тели. Уйлаганың бармы, ни өчен син шулай саныйсың икән?
– Мин бит мари авылында үстем. Русча сөйләшеп үстем, татарлар татарча, марилар марича сөйләшергә ояла иде. Русификация аркасында инде бу.
– Шуны белгәч, нигә татарлыгыңа кайтырга тырышмыйсың соң?
– Ә нигә?! Мин русификациягә нормаль карыйм. Төрле телләр өйрәнеп вакыт әрәм иткәнче, тормыш өчен кирәген бер телдә өйрәнергә кирәк. Безнең илдә рус телендә, мәсәлән.
– Маңкорт инде син, чып-чын...
– Алай түбәнсеткән тон белән әйтмә әле, яме. Телләр электән юкка чыга бара, бер телгә калачак барыбер. Әнә латин телен ал. Әллә татар теле синнән соң килгәннәргә, кызыңа, мәсәлән, сиңа кирәк кадәр кирәкме ул? Тагын берничә буын һәм ул тарихта гына калачак. Юк-бар белән баш катырганчы, космосны өйрәнер өчен тотарга кирәк ул энергияне. Акчаны да! Алайса төрле эпидемияләр, ковидлар, сугышлар белән халык санын киметергә телиләр, ә иң нәтиҗәле юлны сайламыйлар. Сугышлар һаман да җирнең ресурслары азлыктан бит инде. Ә син тел дисең, синең ул телең кешегә тамагын туйдырырга ярдәм итәме соң? Бердәм тел булса, уртак максатлар булса, кешенең проблемалары азрак булыр иде. Беләсеңме соң бу гаджетларның сугыш өчен чыгарылганын. Сугышта җиңелрәк аралашыр өчен чыгарыла ул. Интернет та шул ук максатларда булдырыла. Беләсеңме, иң күп соралган тема интернетта нинди? Порнуха!
– Зур күпчелекнең ихтыяҗы шул дәрәҗәдә генә булганда, син нинди космик ачышлар һәм яңа планеталар үзләштерү турында хыялланасың ул...
Шуннан соң озак кына аралашмадык. Дөресен әйтим, минем телемә кимсетеп караган кеше белән аралаша алмыйм мин. Эчтә яшеренеп яткан бөтен җеннәрем уптым илаһи котыра башлыйлар.
«Кыстыбый пешерү тарихы»ннан соң тагын элемтә өзелде. Минем җаныма якын әбекәйләрне «бабка» ди ич ул! Ул «бабка», «дәваника»лар башка төрле була ул, алар хәзер адым саен, ә Минсәйдә әби кебек чын татар әбиләре күзгә кырып салырлык кына калып бара.
Нигә язаммы бу турыда? Бала вакытыннан татарлык орлыгы баланың күңеленә салынмаса, аның өчен милләт тә, тел дә – буш аваз гына. Ул татарча яңгыраган сүзнең аһәңен тоймый, татар моңы аның бәгырьләрен актарып сулкылдатмый, ул – космополит, ул – маңкорт. Һәм иң аянычы: халкының рухы аның таянычы була алмый. Менә бу егет мисалын гына алсак та, бер чиктән икенче чиккә бәрелүенең сәбәбен мин шуннан күрәм. Үзе намаз укый, үзе атасын-анасын искә алып сүгенә, үзе шундагы балаларны баскетболга өйрәтә, ял вакытын волонтер булып үткәрә, үзе тормышымда бер максатым да юк, ди...
Дүңгәләк хәлендә ул ана теленнән мәхрүм калганнар. Һәм шунысы да бар: алар бу хәлгә гаепле дә түгел, алар, киресенчә, кызганыч корбаннар ич.
Лилия Фәттахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез