Газетага язылу

Марат Җәббаров: Сөт тармагына бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру өчен комплекслы ярдәм каралган

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үсеше турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.

Эшләүче кооперативлар саны 2020 елдан бирле бер ярым тапкырга арткан - бүгенге көндә аларның саны 215 берәмлек тәшкил итә. Кооперациягә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җәлеп ителгән. Күрсәтелә торган хезмәтләр һәм эшкәртелә торган продукция күләме 18,5 млрд сумга җиткән - бу 2020 елга караганда 3 мәртәбә артык. 2025 ел нәтиҗәләре буенча планлаштырылган табыш 22,5 млрд сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләргә максатчан һәм системалы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә ирешеленгән.

2025 елда турыдан-туры финанс ярдәме күләме 504 млн сум тәшкил иткән. Шуның нәтиҗәсендә 12 кооператив яңа проектларны гамәлгә ашыра башлаган, 2 кооператив җитештерү күләмнәрен арттырган, 59 кооператив тотылган чыгымнарны каплауга субсидияләр алган, 2 кооператив мини-сөт парклары территориясендә кооператив әгъзалары өчен 5 сөтчелек фермасы төзегән.

Мәсәлән, Арча районының сәнәгать паркында өч кооператив, үз эшкәртү линияләрен төзеп, уңышлы эшчәнлек алып баралар. Дүртенче кооператив грант алган һәм 2025 елда цех төзи башлаган.

Республикада 105 сәнәгать паркы бар, алар резидентларга преференцияләр, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын тәкъдим итә. Бу кооперативларга проектны башлап җибәргәндә документлар рәсмиләштерүгә өстәмә чыгымнар һәм вакыт чыгымнарын булдырмаска мөмкинлек бирә.

Үз эшчәнлегенең башлангыч этабында грантлар алган кооперативлар нәтиҗәле үсә. 2025 елдан грантның максималь күләме, катнашучыларның үз акчалары хисабына 10%тан да ким булмаган финанслау шарты белән, 15 млн сумга кадәр арттырылган. 2023 елдан 2025 елга кадәр мондый грантларны 29 кооператив 316 млн сумга алган. Проект куәтенә чыкканнан соң, 2026 елда әлеге кооперативлар ел саен 12,8 мең тонна продукция җитештерәчәк, аларның гомуми табышы 4,8 млрд сум һәм чиста табышы 420 млн сум булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук сөткә сатып алу бәяләренең 2025 елның декабреннән төшүенә тукталды. Төп сәбәп - Татарстанда һәм тулаем ил буенча сөт продукциясе запасларының сизелерлек артуы. Республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе запасы 8780 тоннадан артып киткән, шул исәптән ак май - 2020 тонна, сыр - 4957 тонна, коры сөт - 1158 тонна. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Запасларның артуы җирле сөт продукциясенә бәяләрнең югары булуы һәм Беларусь Республикасыннан сөт продукциясен түбәнрәк бәяләрдән сату күләмнәренең артуы белән аңлатыла.

Бүген авыл хуҗалыгы оешмаларында сөтнең уртача бәясе 1 кг өчен 38 сум 70 тиен тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 20%ка түбәнрәк. Асылда бу 2023 елгы вәзгыятьнең кабатлануы, 2022 ел йомгаклары буенча сөт җитештерү күләмнәренең үсеше һәм әзер продукциянең күчмә запаслары куллану дәрәҗәсеннән артып киткән. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар секторында сөтнең уртача сатып алу бәясе килограммы 32 сум 90 тиен тәшкил итә.

Эшкәртелмәгән сөткә бәяләрне һәм сөт тармагына бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру өчен Татарстан Республикасы һәм федераль үзәк бюджетында җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә комплекслы ярдәм каралган: сөт заводларына - сөт эшкәртүгә - 177,7 млн сум, кече һәм урта хуҗалыкларга - сөт җитештерүгә - 505 млн сум, нәселле терлекчелеккә - 1 млрд 140 млн сум, 185 млн сум - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә сөт сатып алу өчен. Быел 2023-2025 елларда сатып алынган техникага чыгымнарның бер өлешен субсидияләү өчен техник һәм технологик модернизацияләү маддәсенә 4 млрд сумнан артык акча каралган. Әлеге чаралар төшеп калучы керемнәрнең бер өлешен компенсацияләүгә һәм җитештерүнең рентабельлелеген саклап калуга юнәлдерелгән.

Министр шулай ук ассызыклаганча, хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә технологик процессларны оптимальләштерү һәм рационнарны яңадан карау мөһим. Төп бурыч - уңай динамика һәм икътисадый нәтиҗәлелекне саклап, үзкыйммәтне киметү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре