Марат Кәбиров: "Элек кемебез кем булуга карамастан, хәзер барыбыз да бабайлар"

Бер мәлне чордаш бабайлар капка төбенә җыелышып алдык та гәпләшеп утырабыз. Законный бабайлар инде, кемнең – бер, кемнең икешәр оныгы бар. Гомер буена бер-беребезне хөрмәт итеп яшәгән кешеләр. Азмы-күпме дан да бар, яшь чагында барыбыз да диярлек спорт белән шөгыльләнгән, мактаулы исемнәр алган картларбыз. Менә шул вакытларны искә төшереп, бер-беребезне дәртләндереп утырабыз.

– Менә, Айрат, мин гомерем буена көрәш яраттым, – дигән була йөгерү буенча республика чемпионы булган ябык кына иптәшебез Кәрим. – Тик синең кебек көрәшкән адәмне күргәнем булмады. Әллә ничек кенә бөтереп аласың да биегән кебек кенә илтеп саласың.

– Шамил абыйдан өйрәндем, – дип элеп ала көрәшче бабай. – Аңа әтисе өйрәткән. Бу алымны бик сирәкләр генә белә. Борынгы көрәшчеләрдән калган ул.

Үзенең шәп чакларын хәтерләүдән күңеле булган Айрат җавапсыз калмый:

– Син үзең дә бик җитез идең бит, Кәрим, бөтен йөгерешчеләрне бер тотамга артта калдырып чаба идең...

– Булды инде, – дип канәгать елмая йөгерешче Кәрим. – Үзебезнең тауга каршы йөгерә идем бит. Аякларга бишәр килолы гер бәйләп, аркага капчык асып. Ничә менсәм дә, Хәйдәр тау башында касимсот тәгәрмәче тукмап ятар иде.

Көлешеп алабыз. Хәйдәр – боксер. Чемпион. Күп сөйләшергә яратмый, күңеле булып баш кагып кына куя.

– Хәйдәр ул әле дә бер сугуда үгезне аударырлык, – дип тегенең күңеленә бал яга Кәрим. – Яшьтән өйрәнгән шөгыль гомерлеккә кала бит ул.

Шул рәвешле һәрберебезгә мактау сүзләре әйтешеп алабыз. Салпы якка салам кыстыру гына дип әйтеп булмый инде моны, үткәннәрне искә төшерү дияргә кирәктер, чөнки уйлап чыгарылган берни дә юк, барысы да дөрес: Айрат – искиткеч көрәшче, Кәрим – шәп йөгерешче, Хәйдәр – бер сугуда аудара торган чемпион. Шуңа бер-береңнең уңышларын искә төшерү дә рәхәт. Үз тиңдәшләрең арасында бит инде. Булмаганны сөйләп мактанышып утыру түгел.

Менә шулай матур гына гәпләшеп утырган вакытта якында гына бала тавышы ишетелә:

– Дәү әти!

Барыбыз да шунда борылып кайсыбызның оныгы икәнен аңларга тырышып текәлеп тынып калабыз. Күреп бетермибез инде ерактан. Үз сөягең якын, диләр бит, беренче булып көрәшче Айрат торып баса:

– Әй, кызкаем минем! – дип колачларын җәеп каршы атлый да бар көченә йөгереп килгән кечкенә кызчыкны күтәреп ала, аны күккә чөяргә итә... Тик шунда нәрсәдер була да кинәт кычкырып җибәрә: – Алла-алла...

Йөгерешче Кәрим аңа ярдәмгә ташланырга теләп утырган җиреннән сикереп тора, тик тез буыннары тотмыйча кабат эскәмиягә ава. Айрат оныгын акырын гына җиргә төшерә дә билен уаларга керешә:

– Өзелә дә китә инде шушы, – ди ул акланырга теләгәндәй һәм оныгының башыннан сыйпап ала.

Йөгерешче Кәрим тезләрен ышкып бертын утыра да акрын гына торып баса. Без дә ипләп кенә урыныбыздан кузгалабыз. Озаграк утырсаң, бөтен тәнең укмашып каткан сыман тоела бит, шуңа тәннәрне язарга тырышып, сизелер-сизелмәс хәрәкәтләр ясап алабыз. Көрәшче Айратны оныгы җитәкләп читкәрәк алып китә, уйнарга чакыра инде.

– Ярый, минем дә бәләкәч уянгандыр, – дип баш кагып саубуллаша Хәйдәр һәм алпан-тилпән атлап өенә юнәлә.

– Дару эчәр вакыт җитте бугай, тез буыны сызларга тотынды, – ди йөгерешче Кәрим, аклангандай итеп. – Мин дә кереп чыгыйм әле.

Шул рәвешле акрын гына таралышабыз. Мин боларны читтән генә күзәтеп торам. Читтән караганда, кайсы көрәшче, кайсы йөгерешче, я боксер икәнен чамаларлык та түгел. Шулай булырга тиештер дә инде ул. Элек кемебез кем булуга карамастан, хәзер барыбыз да бабайлар бит инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре