«Ул китә инде Донбасска, сүз бирдек ташлашмаска...» Марсель Вәгыйзов шушы көйне сузуга, бөтен зал тынып калды. Татарның канына сеңгән көйләрнең берсе шул ул. Ваһапов фондының Донбасс халкына гуманитар ярдәм йөзеннән уздырган хәйрия концертының да нәкъ шул җырдан башлануы очраклы түгел.
Донбасс – татар халкы өчен чит җир түгел. Бу турыда концерт дәвамында да кат-кат әйттеләр. Татарлар арасында XIX йөз ахырында ук андагы шахталарга эш эзләп китүчеләр аз булмаган. Татар җырын, татар моңын да яраткан Донбасс халкы. Рәшит Ваһаповның ул якларда куйган концертларыннан алып кайткан хатлары әнә шул турыда сөйли. Мәшһүр җырчыга карата ихтирам, соклану хисләре кушып язылган хатларны сәхнәдән дә яңгыраттылар.
Ләкин әлеге концертның төп максаты хатирәләр яңарту, тарих битләрен актару гына түгел, ә Донецк һәм Луганск халкына мөмкин булганча ярдәм күрсәтү иде. Бу идеяне хуплаучыларның күп булуы бик сөендерә, ди Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
– Әлеге чараны оештырырга безне берәү дә мәҗбүр итмәде. Бу концерт – җан авазы, йөрәк кушуы. Безнең тәкъдимне беренче көннән үк хуплап, күтәреп алучыларның күп булуы бик сөендерә, әлбәттә, – дип сөйләде ул. – Бүгенге концертта катнашучы татар артистларына да зур рәхмәт. Без аларны сүгәргә, тәнкыйтьләргә гадәтләнгән инде. Ләкин бу концертка әзерләнгән вакытта, минем аларга карата ихтирамым, горурлык хисем артты. Бүгенге авыр шартларда кайбер Россия йолдызларының чит илләргә качкан мәлендә, безнең татар артистлары Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтү идеясе тирәсендә тупланды. Һәм бу бик табигый дә, чөнки татар халкында электән патриотизм, туган илгә мәхәббәт хисе бик көчле булган һәм булачак та.
Рифат Фәттахов килгән тамашачыга да рәхмәтен җиткерде. Бу концертта барлыгы 619 мең сумнан артык акча җыелган. «Бу акчаларның соңгы тиененә кадәр «Ак Барс – Созидание» ярдәм фондына күчердек», – диде Рифат әфәнде. Аның сүзләренчә, бу сумманың яртысы Донецк шәһәрендә урнашкан татар мөселман җәмгыятенә тапшырылачак.
«Бу очрашу – бердәмлекнең бер билгесе»
Мәрхәмәтлек – инде күптән татар халкының канына сеңгән һәм буыннан-буынга күчеп килә торган хис. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шулай ди.

– Соңгы елларда Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы гаять авыр шартларда яши. Аларның күбесе бүген мәҗбүри рәвештә эвакуацияләнде. Россия, аерым алганда, Татарстан исә әлеге республикалардан килгән кешеләрне сыендырып, аларга ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтте. Республиканың бик күп зур оешмалары гуманитар ярдәм җыйды. Шул рәвешле без кабат үзебезнең бердәм булуыбызны, башкаларга кайгы килгәндә читтә кала алмавыбызны расладык. Бу очрашу да – шушы бердәмлекнең бер билгесе, – дип сөйләде ул кичәдә.
Хәйрия концертының үзенчәлекле кунаклары – «Донбасс» дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Коллективның концерт эшчәнлеге буенча генераль директор урынбасары Николай Захаров сүзләренчә, Татарстан тамашачысы – алар өчен күптәнге дуслары кебек. «Без татар тамашачысын бик яратабыз, инде менә өченче тапкыр очрашуыбыз. Быел безнең ансамбльнең матур юбилее, аны да бергә-бергә уздырырбыз дип өметләнәм», – диде ул.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова ерак араны якын итеп килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. «Мәрхәмәтлек – безнең өчен буш сүз түгел. Бүгенге күркәм чарага үз өлеше кергән һәркемгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә», – диде ул.

Концерт кунаклары арасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да бар иде. «Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәм фонды нәкъ менә сезнең үтенеч белән ачылды. Беренче көннән үк Иҗтимагый палата Татарстан халкыннан «Мин ничек ярдәм итә алам?» кебек мөрәҗәгатьләр кабул итә башлады. Фонд ачылгач, кемдер пенсиясеннән өлеш чыгарды, кемдер хезмәт хакын җибәрде. 18 апрельдә бу фондка үз өлешен Президентыбыз да кертте. Без – «Шахта» көен тыңлап үскән буын. Аның һәр сүзе халык хәтерендә уелып калган. Донбасс халкы безгә чит түгел. Алар авырлык кичергәндә, без берничек тә тыныч йөри алмыйбыз», – диде ул.
Концертта катнашучы татар җырчылары арасында исә Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов һәм башкалар бар иде.
Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез