Җыр яшәтә дә, яшәртә дә аны, диләр Мәсгут абый Имашев турында. Быел 95 яшен тутырган композитор, җырчының, чыннан да, мәңге картаймас, үлемсез җырлары бихисап. «Саубуллашу вальсы»н гына алыйк. Моннан шактый еллар элек бу җыр безне «тормыш» дигән дәрьяга очырган иде. Хәзер инде оныкларыбыз, шушы җырга вальс әйләнә-әйләнә, мәктәп белән саубуллаша. Ак канатлы алъяпкычлар да юкка чыгып бара кебек. Ә җыр һаман яши...
– Мәсгут абый, бу сүзләр белән үзегез дә килешәсездер, мөгаен. Җырларыгызның озын гомерле булуының сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Әллә ни сере юк кебек. Җыр ул – минем рухи кыйблам, илһам чишмәсе, җан азыгы, яшәешем, язмышым. Шуңа күрә мин үземне җыр иҗат итәр өчен туганмындыр дип уйлыйм. Чөнки бөтен уйларым, омтылышларым, хис-кичерешләрем, хыялларым җыр-моң белән үрелеп бара.
– Димәк, сез җыр иҗат итеп, җырлап кына да менә дигән итеп яши алган булыр идегез. Әмма мәдәният, сәнгать өлкәсенә киң колач белән килеп кердегез. Сез – җырчы, композитор булу өстенә мөгаллим дә, җитәкче дә, оештыручы да... Бер генә эштән дә читләшмәдегез. Иҗат итәргә комачауламадымы болар?
– Мине халык үстерде. Кайда гына эшләсәм дә, тамашачымның мәхәббәтен бөтен барлыгым белән тоеп тордым. Димәк, булдыра алган кадәр халыкка хезмәт итеп яшәргә тиешмен дип фикер йөртәм. Шуңа күрә үземне барлык өлкәләрдә дә сынап карыйсым килгәндер. Казан консерваториясен тәмамлагач, юллама белән Әлмәт шәһәренә җибәрделәр. Шунда музыка училищесы оештырдым, күп еллар директор вазыйфасын алып бардым. Аннан-моннан эшләргә күнекмәгән бит инде. Шуңа күрә бик күп көч куярга туры килде. Аннары, Казанга кайткач, башкаладагы 1 нче балалар музыка мәктәбе директоры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып эшләдем. Әмма административ эшләр башкаруым һич кенә дә иҗатым тукталды дигән сүз түгел. Мин җырлар язу гына түгел, хәтта театрларыбызда куелган спектакльләргә музыка иҗат итү белән мавыгып киттем. Театрда Хәй Вахит әсәре буенча «Рәхим итегез!» дигән спектакль әзерләнеп яткан көннәр иде. Шул спектакльгә музыка кирәк булгач, Рифкать Бикчәнтәев чакырды да: «Синең көйләр язгалаганыңны беләбез. Уйнап күрсәт әле шуларны», – диде. Шушы спектакльгә язылган «Көймәдә» җыры шундук халык арасына таралды. Бүген дә популяр әле ул. Гомумән, җырларның күбесе, театр залларыннан чыгып, киң яңгыраш алдылар. «Кайда соң син?» (Хәй Вахит), «Кыр казлары артыннан» (Илдар Юзеев), «Ай булмаса, йолдыз бар» (Туфан Миңнуллин) спектакльләрендәге җырлар да – шундыйлардан. Заманында 50 дән артык спектакльне музыка белән бизәдем.
– Җыр дөньясына сез бик урау юллар аша килгәнсез. Әмма күңелегездә булган моң дулкыннары сезне барыбер шушы ярга чыгарган. Бу очракта халыкның, ятим бала моңлы була, дигәне дөреслеккә туры килгән кебек.
– Мин Пермь өлкәсе Барда районының исеме дә җырлап торган Каенавыл авылында туганмын. Өч яшь тулганда – әтием Габдрахман, 9 яшь тулганда, әнием Газимә үлеп китте. Шулай дөм ятим калдым. Башта әнием ягыннан туган тиешле Тәүфикъ абый тәрбиягә алды. Әмма ул сугышка китте һәм беренче көннәрдә үк һәлак булды. Шулай итеп, әни ягыннан әби белән бабай кулына калдым. Сугыш беткәндә, мин җиденчене тәмамлаган идем инде. Бабам: «Балакаем, минем инде көчем юк, үз көнеңне үзең күрерсең инде, тамагыңны үзең туйдыр», – диде. Ул вакытта 15 яшь иде миңа. Авылда җиденче сыйныфны бетерүчеләр бик сирәк. Белемле дип саналганмындыр инде, Иске Чат авылына секретарь итеп чакырдылар. Бер елдан Каенавылга күчерделәр, аннан клуб мөдире итеп куйдылар. Әмма мин гел каядыр китәргә ашкынып яшәдем. Техникумга керә алмадым. Рус телендә имтиханнарны биреп булмады. Шул елларда авыл егетләрен берәм-берәм ФЗӨгә җибәрә башладылар. Минем дә башка чарам калмаган иде: киттем дә металлург булырга укыдым. Биш ел заводта эшләдем. Ә сәхнә барыбер ымсындыра. Беренче сыйныфтан сәхнә түренә менеп баскан малай бит мин. Җырлый да, бии дә, шигырь дә сөйли идем. Җитмәсә, ничә еллар клуб мөдире булып эшләдем. Шул завод каршында клуб бар иде. Түзмәдем, шунда килеп, һәвәскәрләр коллективына кушылып киттем. Шуны гына көткән кебек көйләр дә языла башлады. Бер-ике елдан, русча сөйләшергә тел чарлангач, техникумны да тәмамладым.
– Казанга килү сезнең хыялыгыз идеме?
– Бәлки кайчагында тормышка ашмаслык хыял дип уйланганмындыр. Ә беренче тапкыр Казанга килеп чыгуым очраклы гына булды. 1957 елны Татарстанда яшьләр фестивале үткәрелде. Мине шунда делегат итеп җибәрделәр. Казанга аяк баскач, мин бөтенләй икенче халәт кичердем. Ничектер, күптән бөреләнгән хыялларыма канат үскәндәй булды миңа бу борынгы, тарихи шәһәрдә. Бөтен батырлыгымны җыеп, консерваториягә килдем. Тыңлап карадылар да: «Тавышың бар, чиста түгел», – дип җибәрделәр. Чиста түгел дигәнен эшкәртергә була бит инде. Шушы: «Тавышың бар», – дигән сүзләр Пермьгә кайткач, һич кенә дә тынгылык бирмәде. Бер ел уйланып йөрдем дә Казанга киттем. Бу юлы инде: «Композитор булам, үз сәнгатемне булдырам», – дип, ныклы бер фикергә килеп киттем. Имтиханнар вакыты иде. Тыңладылар. «Яхшы җырлыйсың, әмма музыка буенча белемең юк», – дип, әзерлек төркеменә кабул иттеләр. Мин монысына да бик шат идем. Әзерлек төркеменә ике ел йөрерсең, дигәннәр иде. Бик тырышкач, бер елдан студент булу бәхетенә ирештем.
– Ул вакытта гаиләгез дә булган бит инде. Алар турында да кайгыртырга кирәк. Ә сез һаман җырлау мәшәкатьләре белән йөргәнсез...
– Бу очракта әнә шул сез әйткән мәшәкатьләрнең күп булуы мине көчлерәк иткәндер дип уйлыйм. Көндез укыйм, кичләрен акча эшлим: опера театрында сүзсез рольләрдә уйныйм. Я мылтык тотып сакта торам, я король булып кукыраеп утырам. Әмма бер генә сүз дә әйттермиләр. Тора-бара, тамак туйдыру өчен генә эшләүдән җаным арыды. Шулай беркөнне Камал театрына килдем дә: «Мине бер-ике елга эшкә алыгыз әле», – дидем. Алдылар. Хәтта «Зәңгәр шәл»дәге Булат ролен дә ышанып тапшырдылар. Театрда эшләү минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Мин монда җыр белән тамашачының очрашканын сиздем. Тормыш белән музыканың ни дәрәҗәдә бәйле икәнлеген күрдем. Музыка ул – гомер, музыка ул – үлем, музыка ул – мәхәббәт, күңел газаплары, табигать белән кешенең бербөтен булып кушылуы икәнлеген аңладым. Ахыр чиктә музыка ул – кешенең тау булып күтәрелүе. Бу ачышны миңа Сәйдәш музыкасы алып килде. Шундый халәттән соң музыка минем өчен аерылгысыз бер дөньяга әйләнде.
– Кайда яшәвегезгә, ниләр эшләвегезгә карамастан, сез һәрвакыт җыр сәнгатенә тугрылыклы булып яшисез. «Туган ягым каеннары», «Кукмара», «Туй күлмәге», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырларыгыз алтын фондка кергән. «Җырлыйк әле» тапшыруында бәя биреп утыруыгыз да әле генә кебек. Бүгенге җыр сәнгате турында нәрсә әйтер идегез?
– Гомумән алганда, тулаем канәгатьләнү хисе бар, дип әйтә алмыйм. Коммерциягә корылу, ротация ясау – бер көнлек җырлар басып алуның төп сәбәбе шул бугай. Икенче яктан караганда, андый җырлар тиз генә төшеп кала да юкка чыга. Ә күңелгә тигәннәренең гомере озын була. Димәк, табигый сайланыш бара дигән сүз. Монысы да – әйбәт күренеш. Әмма ничек кенә булмасын, элеккеге худсовет кебек берәр оешма кирәк дип саныйм. Тик хәзер инде худсовет үткәрмәсә, җырчылар барыбер үзләренә юлны үзенчә ярачаклар. Шуңа күрә элеккечә калдыру да – бик бәхәсле мәсьәлә.
– Җырларыгызны эфирдан еш яңгыраталармы?
– Сирәк кенә. Ешрак ишетелсә, сүз дә юк, күңеллерәк булыр иде. Артыннан йөргәнем юк. Ә менә «Тәртип» радиосына рәхмәтем зур. Эфирдан төшермиләр. Шушы радионы тыңлаганда, акны карадан аера белүчеләр бар әле, дип сөенәм,
– Якташларыгыз сезнең иҗатыгыз турында «Моң канатында» дип аталган бик саллы китап нәшер иткән иде. Шунда Рәшит абый Ягъфәров: «Мин кайчак уйга калам: каян килә иҗат кешесенә илһам, каян килә аның үзенә генә хас аһәңнәр, хисләр, тойгылар? Һәм шунда ук Мәсгут Имашевның якташы буларак әйтә алам: туган туфрагыннан», – дип язган. Бу сүзләр белән килешәсезме?
– Әлбәттә, хәзер инде сәламәтлек азрак какшады. Ә болай елына берничә тапкыр әйләнеп кайта идек Барда якларыннан. Чыннан да, туган ягымнан мин көч алып килә идем. Бу җирнең һәр карышында якташларымның хөрмәтен тоям. Моннан да зуррак бәхет буладыр дип уйламыйм. Авылга керә торган юлда: «Туган ягым каеннары, кайталмыйча, кайталмыйча калалмам инде...» – дигән җыр сүзләре язылган һәм минем портретым ясалган стела тора. Каенавыл мәктәбе минем исемне йөртә.
– Ел саен үткәрелгән чаралардан чыгып, «Барда якташлары» оешмасы Казандагы якташларын онытмый, берәмтекләп җыя дип беләм...
– Бу оешма 1972 елдан бирле эшләп килә инде. Аның белән күп еллар шагыйрь, язучы, фольклорчы Рәшит Ягъфәров җитәкчелек иткән иде. Аннан мин алып бардым. Хәзер инде бу эш – яшьләр кулында. Җыелышабыз, киңәшләшәбез, проблемаларны хәл итәбез. Безнең кавем Татарстанда шактый. Тарихи ватан барыбер үзенә тарта. Казандагы уку йортларына килүчеләр күп. Музыка, театр училищеларын, университетның журналистика бүлеген сайлыйлар. Без шул дәрәҗәдә бердәм: арабыздан җил дә үтмәс кебек тоела. Шунысын да әйтим: якташларым мине йортлы да иттеләр. «Мәсгут абый, рәхәтләнеп табигать кочагында яшә әле», – диделәр. Бик рәхмәтле мин аларга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез