Тәгәри китте... машина. Дөресрәге, машина базары. Быелның тугыз аенда илдә 890 мең яңа автомобиль сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка (!) кимрәк бу. Үлчәүнең бер ягы төшсә, икенче ягы өскә күтәрелә бит аның: яңа машиналарның уртача бәясе 3,34 миллион сумга җиткән. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, машина сатучылар бәяләр тагын кыйммәтләнәчәк дип кисәтә. Автомобиль базары ни хәлдә? Рульдәгеләрне ни көтә? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Бәясе куркыта
Булганның кадерле чагы. Һәрхәлдә, машина йөртүчеләр өчен. Илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы китергән саннардан күренгәнчә, 2025 елның гыйнвар–сентябрь айларында илдә 890,3 мең яңа машина сатылган. Узган елның шушы ук чорына караганда, завод капкасыннан чыккан өр-яңа машина хуҗалары 22 процентка кимрәк. Ә соңгы өч елда җитештерелгән автомобильләрне сатып алучылар саны исә тагын да күбрәккә – 25 процентка азайган.
Иң күп сатылган маркалар (гыйнвар–сентябрь айлары буенча)
| 2024 елда | 2025 елда | |
| LADA | 319 091 | 238 098 |
| Haval | 137 268 | 109 850 |
| Chery | 119 180 | 88 005 |
| Geely | 113 571 | 62 380 |
| Changan | 84 467 | 50 611 |
«Автостат» мәгълүматлары
Яңа машина сатып алучылар ник кими? «Автостат» аналитика агентлыгы җитәкчесе Сергей Целиков бу уңайдан үзенең телеграм-каналында сораштыру үткәргән. Респондентларның 63 проценты әйтүенчә, аларны югары банк ставкалары куркыта. Икенче урында – илдәге икътисадый вазгыять. Сораштыруда катнашучыларның 43 проценты шулай дип җавап биргән. Өметсез шайтан ди, илдә яшәүчеләрнең 25 проценты бездән киткән чит ил брендлары кире әйләнеп кайтуын, ә сораштыруда катнашкан һәр дүртенче кеше «зур ташламалар» чоры башлануын көтә. Шуңа күрә яңа автомобиль сатып алуны кичектереп торалар.
«Автостат» мәгълүматларына караганда, 2025 елның тугыз аенда Татарстанда 41,7 мең яңа машина сатылган. Бу – узган елның шушы ук чорына караганда 25,7 процентка кимрәк.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, моңа кадәр рульдәгеләр, автомобильнең гарантия вакыты чыкканчы дип, өч-биш ел саен машинасын яңартып торырга тырышса, хәзер күпчелек яхшырак вакыт җиткәнне көтә.
– Илдән танылган брендларның китүе, кредитлар буенча югары ставкалар, кесә хәленең тотрыксызлыгы автомобиль базарын шактый катлаулы хәлдә калдырды. Сатып алучыларга гына түгел, җитештерүчеләргә дә кыен. «АВТОВАЗ» яңа елга кадәр кыскартылган эш атнасына күчте. Бүген рульдәгеләрнең һәр унынчысы гына машинасын өч-биш ел саен алмаштыра, – ди ул.
Иске яңадан саклый
Кулда булган машина базарында хәлләр күпкә яхшырак. Ел башыннан бирле илдә 4,4 миллион йөрелгән машина сатылган. Узган ел дәрәҗәсендә диярлек бу. Кешенеке дә ярый дип фикер йөртүчеләр Lada хуҗалары арасында күбрәк. 2025 елның тугыз аенда Россиядә үзебездә җитештерелгән 1,1 миллион кулда булган автомобиль сатылган. Икенче урында – Toyota (441 мең). Иске «Kia»ларга да ихтыяҗ зур (250 мең). Гыйнвар–сентябрь айларында илдә иң күп сатылган кулда булган машиналарның беренче бишлегендә Hyundai (240 мең) һәм Nissan (194 мең) маркалары да бар.
Йөрелгән автомобильләр сату белән шөгыльләнүче Ленар Газизов әйтүенчә, соңгы арада читтән кайтарылган иске «иномарка»ларга ихтыяҗ арткан да әле.
– Җәй айлары белән чагыштырганда, сентябрьдә 20 процентка күбрәк машина саттык. Белүебезчә, бу елның 1 ноябреннән читтән кайтарылган машиналарга утильләштерү җыемы артырга тиеш иде. Шуңа күрә автомобилен яңартырга теләүчеләр, бәяләр кыйммәтләнгәнче дип, сату-алуны тизләтте дип уйлыйбыз. Тагын да уйларга вакыт бар әле: шушы көннәрдә генә 1 ноябрьгә билгеләнгән утильләштерү җыемын арттыруны бер айга кичектерүләре билгеле булды. Ул двигательнең күләменә түгел, ә аның куәтенә бәйле булачак. Сүз иң беренче чиратта ат көче зур булган машиналар турында бара. Мәсәлән, двигателе 2 литрлы Toyota RAV4 машинасы якынча 700 мең сумга кыйммәтләнәчәк дип фаразлана, – ди сатучы.
Бу урында ачыклык та кертик: утильләштерү җыемы ул – машинаны ил чигенә алып кергәч тә, бер тапкыр түләнә торган акча. Ул дәүләт казнасына китә һәм киләчәктә автомобильне юкка чыгару өчен тотылачак дип фаразлана. Утильләштерү җыемы 2030 елга кадәр артачак.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүген рульдәгеләр машинаны уртача 7,5 ел саен алмаштыра. Ә автомобильләрнең уртача «яше» 15,5 ел тәшкил итә. Соңгы дүрт елда гына да машиналар 4 яшькә диярлек «картайган». Быел автомобиль паркында 10 «яшь»тән өлкәнрәк машиналар саны 78 процентка җиткән. Чагыштыру өчен: 2015 елда әлеге күрсәткеч 48 процент булган.
Кытайныкы шикләндерә
Машиналар сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов әйтүенчә, рульдәгеләр барыбер машинадан баш тартмаячак.
– Узып бара торган елны начар димәс идем. Сату бара. Машина сатып алырга теләүчеләр күп. Кеше кулда булганыннан яхшыракка күчеп утырырга тели. Яңа автомобильләрне дә, кулда булганнарын да карыйлар. Яңалары күбрәк кызыктыра, әлбәттә. Тик финанс мөмкинлек җитмәү яки LADA һәм Кытай маркаларына күчеп утырырга теләмәү аркасында, ә бүген яңа автомобиль базарында алар өстенлек итә, кулда булган Европа машиналарына тукталалар, – ди ул.
Зөлфәт Галимов фикеренчә, сату-алуга дәүләт программасы да ярдәм итә. – Ташламалы программа буенча машина сатып алучылар күп. Өстәвенә хәзер Solaris та аңа керә. Шуңа күрә сайлау мөмкинлеге бар. Барыбер күбрәк LADA сатыла инде. Беренчедән, ул күпкә арзанрак – «буш» машинаның бәясе 800 мең сумнан башлана. Икенчедән, машина сатып алучылар алга таба аны карап тоту турында да уйлый. «LADA»га запас частьлар табу – иң җиңеле. Хезмәт күрсәтү ягыннан да очсызрак. Ни генә булмасын, үзебезнең илдә җитештерелгән машиналар барыбер беренчелекне бирмәячәк, минемчә. Бигрәк тә хәзерге дөньяда, – ди сатучы. – Ел ахырына кадәр нәрсә көтәчәген төгәл әйтеп булмый. Һәрхәлдә, бәяләр төшү көтелми, киресенчә, алар артып кына бара. Бүген автомобиль сатып алу – бик яхшы кертем. Моңа кадәр фатир, җир кебек күчемсез милек кулдагы акчаны эшкә җигү өчен яхшы мөмкинлек булып саналса, хәзер машина сатып алучылар да ота.
Фикер
Фәнис Хөсәенов, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече:
– Бүген машинаны кулдагы акчага сатып алучылар аз. Күпчелек кредит рәсмиләштерә. Ә банклар акчаны бурычка бик зур процент белән бирә. Шуңа күрә автокредит бәясе машина бәясеннән дә артып китәргә мөмкин. Якын арада автомобиль сатып алырга телисез икән, беренчел кертем итеп аның 50 процентыннан да ким булмаган өлешен түләргә киңәш итәм. Башта җитәрлек күләмдә акча җыегыз, ә аннары яңа машина турында уйлансагыз да була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез