МАХта төрле чараларга билетлар сатып алырга мөмкин

Мәдәният министрлыгы белән Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы МАХ мессенджерында төрле чараларга билетлар эзләү һәм сатып алу өчен сервис эшләтеп җибәрде.

 Бу хакта мессенджерның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер «Госуслуги Культура» мини-кушымтасы ярдәмендә афишалар белән танышырга, кино, музей, концертларга һәм күргәзмәләргә билетлар сатып алырга мөмкин. Сервис Россиянең барлык төбәкләрендә дә бар, шул исәптән «Пушкин картасы»программасы буенча файдаланырга да була.
Мини-кушымтаны сылтама буенча яки «Мәдәният» сүзе буенча мессенджер эзләгәндә табарга мөмкин. Билет сатып алу өчен кулланучыга сервисны эшләтеп җибәрергә, шәһәрне сайларга, дата буенча кирәкле чараны табарга, «Пушкин картасы» белән түләп, сатып алуны оешма сайтында тәмамларга кирәк.

«Пушкин картасы» 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге россиялеләргә федераль бюджет акчалары хисабына мәдәни чараларга йөрергә мөмкинлек бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре