Искегә кайту: торак базарын ни көтә?

Гаилә ипотекасын икенчел торак базарына да җәелдермәкчеләр. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасында күтәргәннәр. Әйтүләренә караганда, яңа йортларда төзелә торган фатирлар бик кыйммәт. Шуңа күрә әле буяу исе дә кипмәгән торакны никадәр зур ташлама белән алсаң да, иске йорттагысы арзангаракка төшә. Ул арада гаилә ипотекасының процент ставкасы үзгәреп куймагае. Торак базарын ни көтә?

Искегә кайту: торак базарын ни көтә?
«Татар-информ»

Россия Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрнең хәленә кергән. Аның әйтүенчә, бүген гаилә ипотекасы программасыннан файдалана алмаучылар бурычларын коточкыч процент белән түләргә мәҗбүр. «Уртача хезмәт хакы 65 мең сум тәшкил иткән Киров өлкәсендә халык ипотека өчен 90 мең сумлык түләүне ничек күтәрә алсын? Берничек тә», – дип белдергән ул.

Рәсми саннардан күренгәнчә, бу елның апрель–июль айларында беренчел һәм икенчел торак базарындагы бәяләрнең аермасы 60 процентка җиткән. Иске йортта торакның бер квадрат метры 128 мең сум тәшкил итсә, яңа йортларда ул – 205 мең сум.

Шуңа күрә дә депутатлар ташламалы ипотека программасы ярдәмендә иске йорттан фатир сатып алырга мөмкин булган шәһәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иткән.

Бу урында ачыклык та кертик: билгеле булганча, бу елның 1 апреленнән илнең 900 дән артык шәһәрендә гаилә ипотекасы ярдәмендә икенчел торак базарыннан фатир сатып алырга рөхсәт иттеләр. Исемлектә барлыгы 901 торак пункт, шул исәптән Татарстандагы 18 шәһәр бар. Болар – төзелеш күрсәткечләре түбән булган шәһәрләр. Тәгаен әйтсәк, берүк вакытта ике йорттан да күбрәк төзелеш алып бармаган торак пунктларны исәпкә алганнар. Сүз район үзәкләре һәм кечкенә шәһәрләр турында бара.

*Алты процентлы гаилә ипотекасы ярдәмендә икенчел торак базарыннан фатир сатып алу хокукы алты яшькә кадәр (алты яшьне дә кертеп) бала тәрбияли торган гаиләләргә биреләчәк һәм аннан бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.

* Гаилә ипотекасы буенча кулдан сатып алыначак фатир урнашкан йортның «яше» егермедән артмаска һәм ул авария хәлендә булмаска тиеш;

* Бер-берсенә бәйле булган затлардан (ир-хатын, әти-әниләр, балалар, опекуннар, туганнар, оешма, аның директоры) торак сатып алырга ярамый.

2025 елның мартына алынган мәгълүматларга караганда, илдә 20 миллионга якын кеше яшәгән 750 шәһәрдә яңа төзелә торган йортлар саны икедән артмый, йә алар, гомумән дә, юк. Шуңа күрә ташламалы ипотека программасының шартлары үзгәрү моңа кадәр аннан файдалана алмаучыларга ишекләрне ачачак, дип фаразладылар. Яңалыкны республика районнарында да хупладылар. «Кукмарада торак күп төзелә. Әмма икенчел торак базарына да ихтыяҗ зур. Хәзер ипотека кыйммәт. Гаилә ипотекасын икенчел торак базарына җәелдерү бала тәрбияли торган гаиләләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук, районга яшьләрне җәлеп итәргә дә булышачак», – дип белдергән иде бу уңайдан Кукмара районы башлыгы урынбасары Резеда Гаянова.

Тик берәүләр ташламалы торак көткәндә, икенчеләр өчен аның процент ставкасы үзгәреп куймагае. Россия Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков әйтүенчә, киләсе елдан гаилә ипотекасының процент ставкасы бала санына карап бүленә башларга мөмкин. Ягъни бер бала үстерүчеләр – 12, ике бала үстерүчеләр – 6, ә өч бала әти-әниләре 4 процентлы ипотекага өмет итә ала. Бу хактагы закон проектын быел ук карап тикшермәкчеләр.

Сан

Татарстанда 3 миллион 144 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу – еллык планың 96 проценты. Барлык төзелгән торакның 2 миллион 298 мең квадрат метры – шәхси йортлар. Ел башыннан бирле гомуми торак мәйданы 695 мең квадрат метр тәшкил иткән 88 күпфатирлы йорт кулланышка тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 150 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре