Сынау, хәсрәт килгәндә генә түгел, шатлыкларны да уртаклашырдай авылдашлар бармы? Шул турыда белештек.
Бер йодрык
Быелның 10 сентябрендә Балтач районының Сосна авылында Таҗетдиновларның гаиләсенә сынау килә. Зурлап башлаган ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә дигәндә, яңа җиһазлар сатып алынган йортлары санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнә. Биш кешелек гаилә бернисез урамда кала.
– Мин ул көнне авылдашларыбызда үрдәк өмәсендә идем. Кайтырга дип чыккач, безнең тирәдән күтәрелгән кара төтенгә игътибар иттем. Башта күршеләр буржуйка ягалар икән, дип уйладым. Аңышкач, ничек кайтып җиткәнне дә сизми калдым. Йорт эченә керә алмадык. Янгын бик тиз арада камап алган иде. Күршеләр, авылдашлар йөгерешеп килеп җитеп, янгын сүндерүчеләрне чакырдылар. Кызганыч, алары тиз генә килеп җитә алмады, – ди Гөлфинә Таҗетдинова.
Мондый бәла килмәсә, кешеләрнең шулкадәр дә ярдәмчел икәнлекләрен белми калган булыр идек, ди ул бүген.
– Авылдашлар да, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә, әллә кайлардагы кешеләр дә бик нык булышты. Саба районында яшәүче бер гаилә: «Үзебез дә шушындый хәлдә калган идек. Хәлегезне бик аңлыйбыз», – дип иремә акча китереп киткән. Балтачка баргач та, урамда танып алып, акча биреп китүчеләр булды. Кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер төзелеш материаллары, хезмәте белән булышты. Авылыбызда төзелеш бригадасы бар. Йортның стенасын алар өеп бирде. Колхоз рәисе эшчеләр табып, түбә яптырды. Бик булыштылар, бөтен кешегә рәхмәттән башка сүз юк, – ди Гөлфинә апа.
Шулай итеп, бар халык бердәмләшеп, тиз арада Таҗетдиновлар йортларын җиткезеп чыкканнар. Әлеге вакытта өй эчендәге эшләрне башкаралар. Салкын кышларга үз куышлары, ә иң мөһиме рәхмәтле күңел белән керәчәк алар.
Сүз дә юк, халыкны зират чистарту, бәйрәмнәр уздыру, ниндидер зур эшләр башкару берләштерә. Авылдашының капкасын кайгы җиле какканда да берләшә кешеләр.
– Бездә халык бердәм. Үлем-китем булса да, шунда ук ярәмгә ашыга, кабер казый, хатын-кызлар кайгы килгән йортка бара. Әле менә кичә генә шәһәрдә яшәгән авылдашыбызны җирләдек. Авылда тормаса да, бөтен ир-ат кабер казырга барды. Май бәйрәмнәрендә авылдашлар да, читтә яшәүчеләр дә берләшеп, зиратта өмә уздырабыз. Бер генә йортта яшәүче дә читтә калмый. Эш беткәч, чәй табыны янында дога кылына. Бер-беребез белән күрешү, очрашу урыны да ул. Шуңа күрә халык бик теләп катнаша мондый чараларда. Армиягә китүче егеткә күчтәнәч, сәдака бирү, теләкләр теләү, догалар кылу гадәте дә бар. Бәби тугач та, куаныч уртаклашырга барабыз, – ди Тәтеш районының Алабирде авылында яшәүче Гөлсинә Габбасова.
Уртак эш
Соңгы елларда авыл халкының бердәмлеге махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм әзерләүдә дә күренә. Бөтен Татарстан буенча диярлек егетләргә кирәк-яраклар җыючы Йолдыз Җәләева сүзләренчә, ярдәм кулы сузучылар күп.
– Шулай да иң ярдәмчел, бердәм халык үзебезнең Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яши, – ди ул. – Күптән түгел СВОдагы бер егетнең баласы туды. Бәхетле көннәрендә солдатны да гаиләсе янына кайтардылар. Аларны бар халык дәррәү кубып котлады. Һәлак булган солдатыбызның гаиләсенә дә булышлык күрсәттеләр. Токмач кисү, киптерер өчен ит пешереп бирү, яшелчәләр киптерү, маскировка челтәре үрү турында әйтеп тә тормыйм. Бердәмлек, якын итү гуманитар ярдәм җыйганда гына түгел, көндәлек тормышта да бик нык сизелә. Безнең авылда Гөлназ Шәрипова исемле укытучы бар. Ул туган көне булган кешеләрне шигырь язып котлый. Беркемне дә калдырмый һәм һәр кешенең бары тик үзенә генә атап яза. Авылыбызда ифтар ашлары мәчетләрдә уза. Кем генә үткәрсә дә, берничә апабыз әйткәнне дә көтеп тормыйча, табын корышырга булыша. Мин дә әтинең ашын мәчеттә 70 кеше җыеп уздырган идем. Бер көндә ике аш уздырырга туры килде. Безгә дә бик нык булыштылар. Бу күренешкә читтән кайтучылар, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр шакката инде. Без инде үзебез моңа ияләшкән. Рамазан ае башланган көннәрдә мәчетнең тәрәзә пәрдәләрен яңартырга уйладым. Кичен бу турыда хәзрәткә әйттем һәм: «Ярдәм итәргә бер-ике ир-ат килмәс микән?» – дидем. Икенче көнне иртән ирләр дә, хатыннар да мәчет янында иде инде. Бик күп җирләрдә йөрим. Безнең кебек яшәгәннәре дә бар, бердәм булмаган авылларны да бик күп күрәм.
Бүленгәнне бүре ашар
Әлеге язманы әзерләгәндә шактый кешеләр белән аралашырга туры килде. Шунысына инандым: бердәм авыллар күп, бердәм булмаганнары тагын да күбрәк. Һәрхәлдә, без аралашкан кешеләрнең тел төбеннән шуны аңларга була иде. Тик берләшү мәсьәләсендә сынатсалар да, беркемнең дә үз авылларын начар яктан күрсәтәселәре, сөйлиселәре килмәде. Монысы да аңлашыла.
– Без башка районда торабыз, тик туган авылыбызга гел кайтып йөрибез. Әлеге вакытта да авылга кереп барам: каршыга ник бер кеше очрасын? Капкалар бикле, – диде исем-фамилиясен дә, авылын да күрсәтмәүне сораган әңгәмәдәшем. – Элеккеге авылны искә төшерик әле: гөж килә идек бит. Көтү каршы алулар, көнбагыш чиертеп кич утырулар, сериаллар турында сөйләшүләр. Бер очрашу мәйданчыгы булсын дип, берничә ел элек чишмә янына ял итү урыны ясап куйган идем. Шунда бераз төшеп утыра башладылар. Сүз дә юк, кешене соңгы юлга озатканда җыелабыз әле. Гает намазлары, өмәләр дә халыкны берләштерә, тик аларга да һаман да шул ук бер кешеләр йөри. Бердәмлек юк диярлек. Социаль челтәрләрдәге авыл төркеменә беркем берни язмый. Язучыларның да бер-икесе авылдан читтә яшәүчеләр. Ни өчен? Бер-береңнән курку, оялу, кыенсынумы бу? Хәзер кеше үз эченә бикләнгән, төркемдә кызык көтеп утыручылар да күп. Шул авыл төркемендә барысы да күренә инде.
Ә нишләргә? Әңгәмәдәшебез фикеренчә, халыкны дин һәм мәдәни чаралар берләштерә ала.
– Җирлек башлыклары да тырышмый түгел, тырыша. Аларны артларыннан сөйләп йөргәнче, кылган яхшылыкларын күбрәк күрсәләр, бәяләсәләр дә яхшы булыр иде. Без ничек берләшә алабыз? Барысы да – үз кулыбызда. Авылны, кешеләрен чын күңелдән яраткан кеше аның тормышына битараф кала алмый. Булдыра алганча көчен куярга тиеш. Матди ярдәмме ул, хезмәте беләнме, догасы беләнме... Мин үзем авылны бик яратам, тик бердәмлек булмау борчуга сала, – диде ул.
Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Гомәр Хәялиев фикеренчә, бердәмлек югалуга авылларның картаюы сәбәпче.
– Хәзер күпчелек авылларда әби-бабайлар гына калып бара. Алардан нинди активлык көтәргә инде? Теләкләре булса да, дәрманнары юк. Безнең авылда бераз көрәк тотып эшли алырдай кешеләр бар әле, шөкер. Шуңа күрә зиратка кабер казырга да үзебез барабыз. Гәрчә үзем дә инде 70 не куам. Таркалу юк. Әйтик, күрше Татар Танае авылында 6 ел элек дустым үлеп китте. Бу хәбәрне ишетүгә үк гаиләсе янына бардым. Кызы шәһәрдән кабер казытырга кешеләр чакырырга теләвен әйтте. «Син нәрсә сөйлисең? Барысын да үзебез эшлибез», – дип, иптәш егетләргә эндәштем. Ике авылдан бергә эшләгән хезмәттәшләр җыелып, дустыбызны җиргә иңдердек. Шундый чакта да булышмагач, авылдаш, дус ник кирәк инде? Беркемне дә кайгысы, мәшәкате белән ялгызын гына калдырганыбыз юк, – диде Гомәр Хәялиев.
Актаныш районының Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева фикеренчә, акыллы җитәкче халыкны берләштерү җаен карарга тиеш.
– Авыл советында эшли башлавыма 20 ел була. Шуның 18 елын секретарь булып эшләдем. Мине башлык итеп билгеләп куйган елларда җирлектәге бер авыл халкы берничә төркемгә бүленеп алды. Югыйсә заманында иң бердәм, дус халык шунда яши иде. Берара өмәгә дә чыкмыйлар, чыкканыннан гаеп табалар, күмәк бәйрәмнәрдән дә читтә кала башладылар. Әшәке, явыз тарткалашу булмаса да, астыртын бер каршы килү, үзара килешмәүчәнлек иде ул күбрәк. Акрынлап аларны да берләштереп киләбез. Моңа җыелышлар уздырып, аерым бер кешеләр белән кичләрен барып сөйләшеп ирештек, – диде Дилбәр ханым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез