Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Милли электрон китапханәсенең чат-ботында Бердәм укучы билетының штрих-кодын булдырырга мөмкин.
«Чат-бот Татарстан Республикасы китапханәләре укучыларына китапханә хезмәтләрен алуда ярдәм итәчәк, мәсәлән, МАХ мессенджерында Бердәм укучы билетының индивидуаль штрих-кодын булдыру аша Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә китапларны бирү-кайтару, компьютер куллану кебек хезмәтләрне алуда», – диелә ведомство хәбәрендә.
Яңа хезмәтне 1505 китапханәдә һәм аларның филиалларында алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез