Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы МАХ мессенджерында рәсми каналын булдырган.
«Хәзер мәгариф, фән, инновацияләрне үстерү, шулай ук илкүләм проектлар һәм республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында кирәкле барлык мәгълүматлар белән уңайлы цифрлы форматта танышып булачак», – дип билгеләп үтелгән ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Каналга язылучылар мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, талантлы яшьләргә ярдәм итү программалары, бәйгеләр турында беренчеләрдән булып беләчәк. Моннан тыш анда уку һәм һөнәри яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр, чаралар турында мәгълүматлар урнаштырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез