Күрелгән чаралар ярдәмендә 30дан артыграк кеше мошенниклар тозагына эләкмичә калган.
Үзәк белгечләре бер ай эчендә 132 мең шикле аккаунтны япкан һәм 100 меңнән артыграк вируслы файлны юкка чыгарган. Мессенджердан файдаланучылар “Пожаловаться” төймәсе аша 88 мең мөрәҗәгать юллаган. Аларны карап тикшерү вакыты уртача 3 минуттан кимрәк вакытны тәшкил иткән.
МАХның Иминлек үзәге мессенджердан файдаланучыларның мөрәҗәгатьләрен тәүлек әйләнәсе карап тикшерә, автоматлаштырылган системалар ярдәмендә мошенникларның юлына аркылы төшә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, МАХтан файдаланучылар саны 55 миллионнан арткан. Татарстанда өй чатларының 61 проценттан артыграгы шушы мессенджерга күчерелгән.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез