МАХны кулланучылар саны 40 миллионнан артып киткән. Мессенджерны эшләтеп җибәргәннән соң кулланучылар 500 миллион тапкыр шалтыраткан һәм ике миллиардтан артык хәбәр җибәргән.
МАХ каналларын сынауга Вконтакте, Дзен, Telegram һәм ОКдан 8000нән артык автор кушылганы. Яңа кушылучы блогерлар арасында - актерлар Сергей Безруков һәм Дмитрий Певцов, җырчылар Анна Семенович һәм Валерия, психолог һәм китаплар авторы Татьяна Мужицкая, актрисалар Ольга Дроздова һәм Зоя Бербер, продюсер Иосиф Пригожин бар.
15 сентябрьдә МАХ сынау режимында кәгазь документларның цифрлы ID аналогын булдыру мөмкинлеген башлап җибәрде, ул 18+категорияле товарлар сатып алганда студент, күп балалы ата-ана статусын, шулай ук яшен расларга мөмкинлек бирә.
Цифрлы ID үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында Россиянең иң эре ритейлерлары: «Пятерочка», «Магнит» һәм «Перекресток»ка да керә башлады. Сентябрьдә Россиянең 39 төбәге мессенджерда МФЦ чат-ботларын эшләтеп җибәрде. Чат-бот ярдәмендә мөрәҗәгатьнең статусын белергә, кабул итүгә язылырга яки адреслар, кабул итү статистикасы һәм бүлекчә чираты торышы турында өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез